Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташның юбилеена багышланган әдәби кичә үтә

0

30 март көнне 19:00 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрның Көнчыгыш залында Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташның 85 яшьлек юбилеена багышланган әдәби кичә үтә. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма теарты артистлары Рәзилә Муллина, Хафиз Хамматуллин, Илдар Халиков, Ильяс Закиров, Нәфис Гайфуллин, Илмир Кашапов, Диләрә Зиннурова катнашында шигъри спектакль күрсәтеләчәк.

Кичәдә шулай ук остазның шәкертләре − төрле буын татар шагыйрьләре дә катнаша.

Кичәнең режиссеры − Нәфисә Исмәгыйлева. Музыкаль бизәлеш − Динә Закирова. Сценарий авторы − Лилия Гыйбадуллина.

«Ярату − яшәү ул. Яратып, янып яшәгән һәм иҗат иткән олпат шагыйрьнең язганнары вакытлардан, ваклыклардан өстен. Сөю шигъриятенә рәхим итегез», диелә хәбәрдә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *