Ульяновскида берничә китап авторы Динә Сафинаның иҗат кичәсе узган
Ульяновскиның 17 нче милли китапханәсендә өлкә татар язучылары берләшмәсе әгъзасы, җирле шагыйрә, берничә китап авторы Динә Сафинаның иҗат кичәсе узган. Бу хакта «Өмет» газетасы телеграм-каналы хәбәр итә.
Кичәдә мөхтәрәм кунаклар, авторның иҗатташ дуслары катнашкан. Динә Камил кызы үзенең тәүге адымнарын «Өмет» газетасында башлап җибәрә. Аның иҗаты белән газета укучылары даими рәвештә танышып бара. Элегрәк Динә ханым күбрәк рус телендә иҗат иткән булса, соңгы араларда шигърият сөючеләр аның татар телендәге шигырьләре белән таныша башлаган.
Кичәне Динәнең әнисе Равия ханым Коръән сүрәсен укудан башлап җибәрә. Өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, өлкә татар язучылары берләшмәсе рәисе Шәфикъ Иматдинов, «Өмет» газетасы редакциясе җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова, Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина Динә ханымның иҗатына соклануларын белдерделәр һәм яңа иҗат уңышлары теләделәр, диелә хәбәрдә.
