Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Татар теле – халкым теле» бәйгесе һәм семинарына гаризалар бирү 23 мартка кадәр озайтыла

0

«Татар теле – халкым теле» конкурсы һәм семинарына гаризалар бирү 23 мартка кадәр озайтыла. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында әлеге чараларның координаторы Ләйлә Алембикова әйтте.

«Татар теле – халкым теле» конкурсы һәм семинарының икенче этабы быел 10-12 апрель көннәрендә Чувашиянең Батыр районында «Сәләт-Батыр» үзәгендә узачак.

«Безнең беренче юнәлеш татар телен укытканда туган телнең бай мирасын куллану белән бәйле булса, икенче этапта төрле фәннәрне укытканда заманча технологияләр куллану темасын сайладык. Бүген татар телен социаль челтәрләрдә куллану да активлаша бара. Балалар белән бер дулкында булу бик мөһим. Төрле фәннәрне татар телендә укытканда, компьютер технологияләрен, ясалма фәһем, онлайн платформалар, блогерлык технологияләрен куллану мөһим», – диде Ләйлә Алембикова.

Хәзерге вакытта катнашучылардан гаризалар кабул ителә. «Күпсанлы сораулар буенча гариза бирү кампаниясен 23 мартка кадәр озайтабыз. Читтән торып ярышу этабында укытучылар үзләренең резюмеларын, компьютер технологияләрен кулланып төзелгән дәрес сценарийларын җибәрергә тиешләр. Читтән торып ярышу этабы нәтиҗәләре буенча 4 җиңүче билгеләнә. Алар 10-12 апрельдә семинарга чакырылачак. Анда 50 укытучы, 40 лап бала катнашуы көтелә», – диде Ләйлә Алембикова.

Конкурста һәм семинарда катнашучы укытучылар өчен истәлекле бүләкләр каралган.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *