Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Тукай рухы

0

Тукай рухы

Габдулла Тукай музее

Белем бирә һәркемгә.

Шагыйрьнең шәхси әйбере

Кереп калган хәтергә.

Камыштан үрелгән кәрзин

Истәлеккә сакланган.

Композитор Мансур абый

Югалтмыйча тапшырган.

Тукай абый аның белән

Узган тормыш юлыннан.

Якын дустына әйләнеп,

Төшмермәгән кулыннан.

Нәшир Гыйльметдин Шәрәф

Бүләк иткән түбәтәй.

Язучының озын чәчен

Каплап торган түбәтәй.

Кара бәрхеттән сырылган

Бик матур баш киеме.

Фотосурәткә күз салыйк,

Тукай үзе түгелме?!

Фаянстан ясалган

Нәни генә тартмачык.

Күз явын алырдай матур

Истәлекле тартмачык!

Газизә апасына дип

Алган аны язучы.

Хөсәен Зәбиров була

Музейга тапшыручы.

Көмеш җиң каптырмалар

Һәр егетнең хыялы.

Әхмәтгәрәй Хәсәнинең

Тукайга ул бүләге.

Аккургаштан ясалган

Нинди затлы бу савыт!

Карандашлары шигырьләр

Калдырган безгә язып.

Укучылар бүләк иткән

Бакыр кара савыты.

Аучы әйберләрен саклый

Аслыгында ау эте.

Бөек шагыйрь күңелләрдә,

Милләтемне яклаучы.

Борынгыдан килгән ядкәр

Тукай рухын саклаучы!

Казанның 20 нче гимназиясеннән Закирҗанов Данияр Динар улы, 2025 ел.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *