Ренат Харис: Татарстан халкы Фәрит Мөхәммәтшинның эшен озак еллар истә тотачак
Татарстанның халык шагыйре, ТР Дәүләт Советының өч чакырылыш депутаты Ренат Харис «Татар-информ» агентлыгына Фәрит Мөхәммәтшин белән бергә эшләгән еллары турында сөйләде.
Аның сүзләренчә, алар озак еллар бергә эшләгән. Шагыйрь Мөхәммәтшинны ул КПССның Әлмәт шәһәр комитеты секретаре булган вакытыннан бирле белә.
«Ул бик аралашучан, компетентлы, теләсә нинди шартларда мәсьәләнең иң кулай чишелешен таба белә торган кеше. Бик тәвәккәл», - дип бәяләде ТР Дәүләт Советының элеккеге Рәисен агентлык әңгәмәдәше.
Ренат Харис Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев командасы белән узган гасыр ахырында үзгәртеп кору елларын бергәләп үтүләрен, һәм Фәрит Мөхәммәтшинның һәрвакыт дөрес карарлар табуын билгеләп үтте.
Шагыйрь шулай ук сәясәтченең сәнгатькә мәхәббәтенә һәм аның талантларына да игътибар итте: ул оста баянчы, музыканы яхшы белә һәм ике телдә дә иркен сөйләшә.
«Минем уйлавымча, Татарстан халкы Фәрит Мөхәммәтшинны, законнар чыгаручы буларак аның эшен озак еллар истә тотачак. Без аңа бик тә рәхмәтле», - дип сүзен төгәлләде Ренат Харис.
