Фәрит Мөхәммәтшин сайлаучыларга: Сезнең ышанычыгыз миңа төп терәк булды
Бүген Татарстан Дәүләт Советы утырышында Фәрит Мөхәммәтшин, вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул итүен әйткәч, парламент каршында чыгыш ясады.
Аерым рәхмәтен ул сайлаучыларга җиткерде.
«Сезнең ышанычыгыз бу елларда минем өчен төп терәк һәм кабул ителә торган карарларның иң кырыс бизмәне булды. Минем тормышымда яңа этап башлана, ләкин иҗтимагый тормыш белән саубуллашмыйм – алга таба да аның үсешенә үз өлешемне кертергә әзер торган Татарстан патриоты булып калам!» – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул Дәүләт Советы үзе алган курсын саклап калуына, шундый ук фидакарьлек белән нәтиҗәле эшчәнлеген дәвам итәчәгенә ышанычын белдерде. «Республиканың алда бурычлары күп, депутатларның профессиональлеге – аларны уңышлы хәл итүенең алшарты булып тора», – диде ул.
