Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Руслан Йосыпов: Фәрит Мөхәммәтшин - көчле, бөек сәясәтче

0

Фәрит Мөхәммәтшин – «иң көчле, бөек сәясәтче». Депутат Руслан Йосыпов бүген җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 19нчы утырышында парламент спикеры вәкаләтләрен вакытыннан алда туктаткан ТР Дәүләт Советының элеккеге Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны шулай бәяләде.

«Аның бүлмәсендә беренче очрашуыбыз искә төшә. Мин Дәүләт Советына яшь депутат булып килдем, борчылдым. Фәрит Хәйрулла улы мине ачык йөз белән каршы алды, озак кына сөйләшеп утырдык, мин бик күп теләктәшлек сүзләрен ишеттем. Бу очрашу бик нык исемдә калды. Аның турында җылы сүзләр генә әйтә алам», - дип белдерде парламентарий журналистлар белән аралашканда.

Фәрит Мөхәммәтшин беренче тапкыр ТР Дәүләт Советы Рәисе итеп 1998 елда сайланды, ул бу вазифаны бүгенге көнгә кадәр башкарды. Җиденче чакырылыш республика парламентының 19нчы утырышында ул ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе итеп сайланды.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *