Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Ел башыннан алып Татарстан юлларындагы аварияләрдә 57 кешенең гомере өзелгән

0

Быел Татарстан юлларындагы аварияләрдә 57 кеше һәлак булган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.

«Оператив мәгълүматлар буенча, 16 мартка 463 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 57 кеше һәлак булган, 581 кеше зыян күргән. Юл-транспорт һәлакәтләре һәм зыян күрүчеләр саны кимегән шартларда һәлак булучыларның артуы күзәтелә», - диде ул.

Аварияләрдә һәлак булучылар саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда 19 кешегә күбрәк, дип белдерде ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы.

«Иң еш теркәлгән кагыйдә бозу очраклары - тизлек режимын арттыру, каршы як полосага чыгу һәм җәяүлеләрне бәрдерү», – дип өстәде Рөстәм Гарипов.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *