Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Язгы ташу чорында Татарстанда 218 торак пунктта су басу куркынычы туарга мөмкин

0

Язгы ташу бик көчле булган очракта Татарстанда 13 меңнән артык кеше су басу зонасында калырга мөмкин. Бу хакта бүген Татарстанның Хөкүмәт йортында брифингта ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин әйтте.

Ул быелгы ташуның көчле булачагы фаразланганын әйтте. «Явым-төшем климатик күрсәткечләрне узып киткәнлектән ташу көчле булуының ихтималлыгы зур», – диде Рөстәм Нигъмәтуллин.

«Язгы ташу көчле булса, республиканың 39 муниципаль берәмлегендә 218 торак пунктка, 13 409 кеше яши торган 5700 торак йортка, 55 автомобиль юллары участокларына, 28 машина күперенә су басу куркынычы яный. Әгәр фаразлар чынга ашса, муниципаль районнарга югары дәрәҗәдәге әзерлек режимына күчәргә, ә су баса башласа, кичекмәстән гадәттән тыш хәл режимына күчәргә кирәк», – диде Рөстәм Нигъмәтуллин.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *