Главные новости Канска
Канск
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5
6
7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21 22 23 24 25 26
27
28
29
30

Өч баласын балта белән чабып үтергән ана үз-үзен белештерми торган хәлдә булган

0

Красноярск краеның Канск шәһәрендә 3 баласын балта белән чабып үтергән хатын-кыз җинаять кылган вакытта үз-үзен белештерми торган хәлдә булган. Бу хакта Тикшерү комитетының төбәк идарәсе телеграм-каналында хәбәр ителә, дип яза «Рен-ТВ».

14 апрельдә Канск шәһәрендәге шәхси йортларның берсендә балта белән чабылган 3 бала мәете табылган. Бу – 4 яшьлек кыз һәм 7 айлык һәм 8 яшьлек ике малай бала булган.

Балаларның әнисен, үтерүдә шикләнү сәбәпле, кулга алганнар. Хатын-кызга карата җинаять эше ачылган.

Тикшерү комитетының төбәк идарәсендә хәбәр итүләренчә, хатын-кызның хроник психик тайпылышлары булуы ачыкланган.

Җинаять турындагы эш материаллары судка юлланган. Анда хатын-кызны мәҗбүри дәвалануга җибәрү мәсьәләсе хәл ителәчәк. Моңарчы суд хатынны сак астында калдырган булган, диелә хәбәрдә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *