Главные новости Казани
Казань
Октябрь
2022

Илнат Фәрхуллин концерты: «Аралашасылары килмәүчеләрне җәфаламыйм да, азапламыйм да»

0
Илнат Фәрхуллин концерты: «Аралашасылары килмәүчеләрне җәфаламыйм да, азапламыйм да»

Илнат Фәрхуллинның концертыннан «Интертат» репортажы. Концертның исеме – «Бу мин». Илнат концертта үзе турында сөйләде, бары тик үзе язган җырларны гына башкарды.

Илнат Фәрхуллин бер мәлне җырчы Иркә белән бик дус иде. Казанның бер кафесында гел күрә идем мин аларны: Иркә, Илнат үзе, Динә Гәрәева һәм музыкант Марсель Шәмсетдинов. Матур гына чәйләп, кальян тартып, планнар төзеп утыра иде алар. Исегезгә төшерәм: Марсель Шәмсетдинов – Хәния Фәрхи белән бергә чыгыш ясаган «Бәйрәм» төркеменең сәнгать җитәкчесе. Хәния апабыз вафат булгач, Иркә Марсельне дә, үзе белән эшләргә ризалашкан калган «Бәйрәм» ансамбле солистларын да «үз канаты астына алды». Марсельнең хатыны Лилия Иркәнең администраторы иде.

Хәзер исә хәлләр башкача: Марсель белән Лилия икесе дә, Иркәдән китеп, Илнат Фәрхуллинның төркемендә эшли. Марсель – шулай ук музыкант, Лилия – концертлар директоры. Динәне дә хәзер, Иркә белән аралаша, дип ишеткәнем юк. Һәм, гомумән, теге кафеда башка күренми алар… Марсель әфәнде минем Иркә турындагы соравымны, ник аның төркеменнән китүен «комментировать итәргә» теләмәде. Ә Илнат үз сүзен әйтте, тик бу темага мин язмам ахырында кире әйләнеп кайтырмын.

Илнатның концертына күчик, Чаллыда концерт куйды ул.

Илнатка кул чабарга 300-350ләп тамашачы килгән иде. 800 кешелек зал өчен бу – аз. Тик кешенең күп булмавын мин бары тик концертның икенче өлешендә генә аңлап алдым, чөнки арткы рәтләргә күзем төште. Моңа кадәр кешенең әз булуы сизелми иде, чөнки алкышлар, Илнатка кушылып җырлаучы тавышлар тулы залны хәтерләтте. Кайбер җырчылар тулы зал җыя, тик тамашачы белән контакт урнаштыра алмый. Илнат исә беренче җырын башкарганда ук бар игътибарны үзенә җәлеп итте. Энергетикасы көчле. Әллә бер дә каушамый инде ул? Сәхнәдә «кайфует» кебек. Янымда утыручы Баулыдан килгән бер абзый: «Энекәшемнең туен алып барган иде, бер җырын өстәлгә менеп җырлады», – диде Илнат турында. Мин ул туйда булмадым, тик абзыйның бу сүзләренә ышана алам. Ярый, сәхнәдә өстәл юк иде...

Илнатның тембры матур – аңа бу яктан уңыш елмайган. Ул төрле итеп җырлый: Рөстәм абый Асаев кебек «однотонно» түгел. Аннан соң, менә Римма Никитинаның җырлавын нигә яратмыйлар? Чөнки моңлы, безгә ошый торган «чишмә кебек аккан» тавышы юк. Югыйсә, ноталарны ала бит ул. Ә Илнатның тавышы матур. Сөйли дә белә. Бу арада Марат Яруллин белән Ильмира Нәгыймова концертларында булырга туры килде. Аларның сәхнәдә сөйләмнәре белән чагыштырсаң, Илнатныкы һичшиксез өстә торачак. Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкләгән Татарстан республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамблендә 5 ел эшләп алуы нәтиҗәседер бу. Татарча сөйли ул. Җырлаганда гына, кылтаеп: «Пошумим!», «Танцуют все!» – ди. «Тавышланып алыйк» фразасы «Пошумим»га караганда сүлпәнрәк яңгырый шул.

Концертта сәхнә бизәлеше юк иде. Мин бу ситуацияне аңлата алам инде: акча бит ул… Ничә дистә меңгә сәхнә бизәлеше куйдыртып, 300 кешегә концерт кую кесәгә бәрәдер шул. Әле бит төркемгә дә эшләгәннәре өчен түләргә кирәк: баянист Рүзәл Зыятдиновка, гитарист Марсельгә, Чаллы кияве булган (шул мәгълүмат кенә истә калды, исемен хәтерләмим) бәрмә уен коралларында уйнаучыга, администраторга да кирәктер. Һәм арендага, әлбәттә. Бизәлеш булмаса да, утлары йолтыр-йолтыр килде инде. Әле мин нәкъ менә шушы ут төшә торган урынга утырганмын. Илнатка карыйм гына дим, юк инде: теге ут күземә төшә дә, карый алмыйм. Шушы утның төшүен тамашачыларның берсе хат язып та әйтте инде, юк, утны киметмәделәр. 

«Кешелекле ул»

Илнатның баянистына да кызыгып килүчеләр булды. Бер кыз сәхнәгә менеп, Рүзәлнең колагына нидер пышылдады да пакет сузды. Күчтәнәчне Рүзәл куанып кабул итте. «Илнатны мин күптәннән беләм. Без бер-беребезне бер караштан аңлыйбыз. Популярлаша башласа да, үзгәрмәде ул. Командасы өчен җанатып тора, кешелекле. Аның белән эшләргә дә тиз арада ризалаштым. Баянчылар күп бит ул хәзер. Әмма безнең арада конкуренция юк, һәр баянчы үз җырчысын таба. Баянда, гармунда уйнаучылар күбәйсен», – ди ул.

Концерт тәмамлангач, бер яшь кенә кыз Рүзәлнең фамилиясен миннән кабат килеп сорады. Әйттем! Номеры да бар иде миндә, ярый әле сорамады. Рүзәл өйләнмәгән булса да, сөйгән яры бар аның, кызлар, бигайбә.

Реклама җитеп бетмәгән микән? 

Аннан соң тагын бер нәрсәгә игътибар иттем һәм шуңа басым ясыйсым килә: җырчылар җыр авторларын әйтми! Илнат – автор-башкаручы бит ул. Концертта яңгыраган, ялгышмасам, 18 җыр да – аныкы. Аның җырларын татар эстрадасында күпләр башкара. Мәсәлән, Данир Сабировның «Талларым» җыры аныкы. Данирның: «Илнат бер матур җыр язып бирде», – дип әйткәнен ишеткәнем бар. Тик менә Айгөл – Эльмир Җиһангироваларның «Без Ходай кулында» җырының авторы ул икәнен белми идем. Бу парның чыгышларын «Татар җыры»мы, шул типтагы бер «мөһим» концертта гына күргәнем бар. Аның ише концертларда җырчыларның күбесе сүз әйтми. Игорь Дмитриевның «Тургайлар» җыры да аныкы икән. Яратып җыңлыйм бу җырны. 

Алга таба Илшат Сафинның «Гомер» җыры да аныкы икәнен белдем. Илшатның тиздән концерты булырга тора, тикшереп кайтам әле: әйтә микән авторларны, юк микән?! Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар да Илнатның җырын башкара икән. Бу җырлы гаилә бер мәлне популярлашуга таба зур атлап килә башлаган иде, теләкләре сүрелде бугай: теге популярлашкан челтәрле сату бизнесына кереп китте алар.

Илнат – яхшы композитор, җырлары матур, бер типлы түгел. Композитор буларак сәләтле булгач, ул үзе дә җырлар сайлый белә. Репертуарында бер уңышсыз җыр юк дип уйлыйм мин.

Күпләрегезнең Илнатның сәхнәдә болгануын, үзенчә басып торуларын күргәнегез бардыр. Әйләнә дә кулын өскә куеп баса ул. Чын әйтәм: концерттан чыккач, шулай эшләп карадым, аннан соң, өйгә кайткач, көзге каршында берничә тапкыр кат-кат бөтерелдем – миннән чыкмады. Шулай бөтерелеп, итальян биюендәге кебек, кулны өскә куя белү дә талант икән, минәйтәм. Ярый, кешене кабатламый бит. Минемчә, ул шушы юл белән үз образын тудыра. 

4-5 җыр русча җырлады. Аңламыйм җырчыларның бу алымнарын. Җырласыннар, хет немецча җырласыннар – тик мин генә аңлап җиткермим.

Тамашачының ник килмәвен дә аңлап бетерә алмадым. Популяр түгел дисәм – дөрес булмас. Сәхнәгә 4-5 яшьлек бала чыккач, Илнат аннан: «Минем исемемне беләсеңме?» – дип сорады. «Күбәләк», – ди бәләкәч. Күзәтеп барганым юк, тик Илнатның нәкъ менә шушы җыры бу арада популярлашып китте, дип беләм. Димәк, аны тыңлыйлар. Реклама җитеп бетмәгән микән?! Илнат үзе: «1 ел эчендә 2нче концерт икән монысы...» – ди. Әле яз айларында гына Чаллыда булып киткән икән. Ярый, концертын кичектермәгән. Җырчылар интервьюда: «20 кешегә, 50 кешегә концертлар куеп йөрдек», – дип сөйләргә ярата бит, Илнат та сөйләр.  

Әле концертның тагын бер мизгеле искә төште. Илнат әле җырлар туплап йөргәндә, язмыш аны ул вакытта «Барс Медиа» компаниясендә соңгы кеше булмаган Динә Гәрәева белән очраштыра. Илнатның бүгенге көндә артист буларак формалашуында Динәнең роле бар. Концерт программасын да бергә төземәде микән алар?! Динә хәзер Мәдәният министрлыгында эшли. Бу тормышта бернәрсә дә юкка булмаган кебек, теге очрашулары да юкка булмаган, күрәсең. 

...Илнатның концерты биографиясе белән бәйле булды. Мин каты бәгырьле түгел, аңлыйм: Илнат әтисез үскән, аңа авыр булган, акча җитмәгән, аны да, калган җырчыларның күбесен кебек, Казанда берәү дә көтеп тормаган. Аңа калса, мине дә көтмәделәр монда… Илнат «Казанга укырга керәм» дип килгәч, мунчада 2 атна яшәгән. Зарланды ул. Әтисез үсүен, акчага кытлык булуын әйтергә була, тик, минемчә, концерт башында ук түгел. (Илнатның әтисе белән әнисе аңа 5 яшьтә аерылышкан, Илнат 7нче сыйныфларда булганда, әтисе үлгән. – авт.). Башта шуны сөйләде. Аннан соң 2 пакет белән генә басып калуын искә алды. Аңа иң якын кешесе (ул бу соравыма җавап бирмәсә дә, мин никтер хатыны дип уйлыйм): «Синең беркайчан да акчаң булмаячак, син колхозник булдың һәм колхозник булып калачаксың», – дигән. «Жалкы»… Әле әнисе дә яман шеш белән көрәшкән икән.

Аңлавымча, Аллаһка мең шөкер, әнисе белән хәзер бар да яхшы. «Әни» темасы – минем өчен бик четерекле… Әле Илнатның биографиясендә «Казан егетләре» төркеме дә үз урынын алып тора бит, тик җырчы: «Теге төркемдә эшләдем», – дип әйтеп китү белән генә чикләнде. Нигә микән? Алай ук кирәкмәс иде дип уйлыйм. Һәрнәрсә тәҗрибәне арттыра бит ул.

Мин артистның ни сөйләгәнен җырларына караганда ныграк тыңлыйм. Һәм, бәлки, әле күптән түгел әни булу сәбәпле, әле һаман да бала табудан соң була торган депрессия белән тәмам саубуллашмаганга, аның шушы сүзләреннән тиз генә арына алмадым. Хәтта кайткач та «И, сыный шул адәм баласын Аллаһ!» дип уйландым. Аннан соң Илнат иң яраткан җырларым исемлегенә кергән, Фидан Гаффаров репертуарыннан «Адаштым» җырын башкарды. «Үкенечләр – урман, урманнарда – буран. Көлә-көлә кереп адаштым»… Теге «иләләй дә итәтәй» җырлары бер читтә торсын. Әмма концерт ахырында барыбер чыктым мин бу халәттән. Алтын балык кебек киенгән бер тамашачы шикелле басып биемәсәм дә, урынымда булса да селкенгәләдем. Ә тамашачы биеде, рәхәтләнде. Хәзер татар эстрадасы концертларының икенче өлеше еш кына дискәтүккә кайтып кала. 

Тик кайтыр юлга чыккач, концерт программасын барлап, анализ ясый башлагач, кабат шул «адашуга» кереп киттем. Рәхмәт, Илнат, димәк, концерттан мин «буш килеш» кайтмыйча, үземә ниндидер рухи азык алганмын.

«Бүгенгә кадәр эчеп яткан булыр идем...»

Илнат белән корган өч сорауга өч җаваплы кечкенә әңгәмәбезне язып үтәм.

Иркә белән сез хәзер нинди мөнәсәбәттә? Аның администраторы – синеке, гитаристын да алгансың.

Минем белән яхшы итеп аралашучылар белән мин яхшы мөнәсәбәттә. Аралашасылары килмәүчеләрне җәфаламыйм да, азапламыйм да. Без сөйләшмибез, Иркә белән без бүген элемтәдә түгел. Үткәндә-киткәндә, мин аның белән исәнләшәм. Лилия белән Марсель үзләре минем белән эшләргә теләк белдерде. Мин аларны каерып алмадым. Без – бүгенге көнне яхшы команда.

Бернәрсәсез калдым, дигән идең. Гаилә, балалар? Әллә син аерылганмы?

Кызыма 10 яшь, ул нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Улыма – 6.  Игътибар итсәң, мин шәхси тормышым турында бик сөйләргә яратмыйм...

Авыр чакта эчтеңме?

Юк, эчсәм, 2 ел эчендә мондый концертлар белән йөри алмас идем, ә бүгенгә кадәр эчеп яткан булыр идем.







Директор Росгвардии генерал армии Виктор Золотов принял участие в посвященных 100-летию дивизии имени Ф.Э. Дзержинского торжественных мероприятиях

Директор Росгвардии генерал армии Виктор Золотов принял участие в посвященных 100-летию дивизии имени Ф.Э. Дзержинского торжественных мероприятиях

СЕНСАЦИОННЫЙ ДОКЛАД ПРО ДЕЛО СКРИПАЛЕЙ, САФРОНОВА, ГОЛУНОВА.

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Отделение СФР по Москве и Московской области выплатило единовременное пособие при передаче ребенка на воспитание в семью 474 семьям региона


Gucci, коллекция menswear весна-лето 2025

Доктор Кутушов: не стоит носить кроссовки в жару

Работники сервисного локомотивного депо (СЛД) «Боготол-Сибирский» филиала «Красноярский» ООО «ЛокоТех-Сервис» приняли участие в соревнованиях Роспрофжел «Мы вместе»

Инструкция по Душанбе


PGA Tour Commissioner Jay Monahan shuts down Saudi agreement rumors: “complex scenario”

Inside wicked world of ‘skinny scams’ as Ozempic and weight loss drug fraud attempts rise into the hundreds of thousands

'Hum bhi insaan hain': Pakistan allrounder Imad urges calm

Bradley Wiggins accused of ‘trashing’ posh VW campervan as pals say bankrupt cyclist has sold his medals and shirts


Axenix поддержит Беляевскую премию в популяризации ИИ

Портативный сканер штрих-кодов Heroje C1271 промышленного класса

Mishel Dar и его главный хит лета: «Лети»

Кураторам платных парковок Екатеринбурга пригрозили уголовным делом


Для Summoners Kingdom: Goddess проходит пробный запуск на Android

Embracer has closed Alone in the Dark studio Pieces Interactive

To create its cast of Baldur's Gate 3 companions, Larian came up with 'hundreds and hundreds' of character concepts: 'It was a huge, huge list'

Мафия-НН: С юных ногтей будем учиться вгрызаться в двери, закрывающие ментальные миры.


Відомий аграрій Кормишкін, складає свої депутатські повноваження


18 человек попали в больницы с ботулизмом в Казани и Нижнем Новгороде

Подмосковные бадминтонисты выиграли шесть медалей Игр БРИКС

В Казани на региональном конкурсе «Педагог-психолог 2024» работал эксперт из ФКЦ МГППУ

За первые три дня Игр БРИКС сборная России завоевала 160 медалей


В столице республики — новый градоначальник

Загородные трассы серийно перекроют в Марий Эл

1,5 тонны корма. Россияне помогли бездомным животным

Правило четырёх "Д": Как распознать симптомы ботулизма


Сборная России по фиджитал-футболу вышла в четвертьфинал Игр БРИКС

Белорусы завоевали 26 наград в восьмой день Игр БРИКС

Звезды помогут установить рекорд и обрести гармонию

Комментатор Иваницкий извинился за оскорбительные слова в ходе Игр БРИКС


Овечкин, Яковлев, Фридзон и Мыскина сыграли в падел-теннис в Турции: «Победила дружба»

Курникова показала трогательные фото Энрике Иглесиаса

Кирилл Скачков из Новокузнецка стал победителем Игр стран БРИКС-2024

Рублёв и еще два российских теннисиста не сыграют на Олимпиаде в Париже


Пострадавшая от ботулизма заявила, что симптомы возникли через 30 часов

Звезды помогут установить рекорд и обрести гармонию

Нюша, Ева Польна, Ирина Нельсон и другие звезды высказались о пользе медитации

Белорусы завоевали 26 наград в восьмой день Игр БРИКС


Музыкальные новости

Моргенштерн* жестко ответил хейтерам и защитникам Дилары

Театр и Цирк, Культура и Концерт, Россия и Дети: Учащиеся Гурульбинской школы восхитились мастерством жонглирования, игрой с хула-хупами, иллюзионистами цирка Бурятии

"7Дней": певицу Бабкину заметили с молодым помощником после разрыва с мужем

«Всю жизнь я зарабатывал пением и… легким аферизмом». Прохор Шаляпин раскрыл источники дохода в шоу «Вкусно с Анфисой Чеховой» на ТВ-3    


Фестиваль уличных театров в Муроме привлек внимание более 13 тысяч зрителей

За первые три дня Игр БРИКС сборная России завоевала 160 медалей

В Казани на региональном конкурсе «Педагог-психолог 2024» работал эксперт из ФКЦ МГППУ

Сборная России завоевала 38 золотых наград в третий день Игр БРИКС


Кинопродюсер.

Сергей Собянин. Главное за день

Первый Международный фестиваль «Мир классического романса»

Звезды оперной сцены представят I Международный фестиваль «Мир классического романса»!


Страшное ДТП на трассе в Новомалыклинском районе: пострадала женщина

В Приволжском районе Казани ограничат движение на двух улицах

В Воронеже мужчина получил 16 лет строго режима за двойное убийство на пляже летом 2003 года

Фестиваль барханов в Калмыкии собрал сотни профессиональных спортсменов


Путин заявил, что ждет президента ЮАР Рамапосу на саммите БРИКС в Казани

Школьники Ставропольского края держат курс к новым вершинам!

Владимир Путин: Россия будет содействовать интеграции новых участников БРИКС

«Благодаря вам в хоккей начал играть»: Абдразаков обратился к Путину


ПМЭФ-2024: премиальный бренд HONGQI представил на Форуме свои флагманские и новые модели

ПМЭФ-2024: премиальный бренд HONGQI представил на Форуме свои флагманские и новые модели

Зачем Марина Александрова уехала из Москвы в сибирскую глушь

Зачем Марина Александрова уехала из Москвы в сибирскую глушь



В Набережных Челнах врачи достали из головы мужчины наконечник ружья

«Здравница-2024»: золотой «урожай» профсоюзных санаториев Татарстана

Дроны-камикадзе, стройматериалы и медикаменты доставили лаишевцы в ДНР и ЛНР

18 человек попали в больницы с ботулизмом в Казани и Нижнем Новгороде



Подмосковные бадминтонисты выиграли шесть медалей Игр БРИКС

Подмосковные каратисты завоевали две медали на играх БРИКС

Ставропольский дискобол не смог получить в Казани награду Игр БРИКС 

Три дня звезды в прыжках в воду будут биться за медали Игр БРИКС в Казани



Минниханов: Обновленная мечеть Альметьевска — пример для всей России

Минниханов назначил Зиатдинова главой Госкомитета РТ по закупкам

Минниханов опубликовал видео, посвященное Дню медицинского работника

Минниханов о празднике Курбан-байрам: Это время нравственного очищения


День в истории 17 июня: основаны Discovery и Татарский оперный театр, запатентован первый Polaroid

Фестиваль барханов в Калмыкии собрал сотни профессиональных спортсменов

Денис Буцаев назвал регионы с датчиками в сфере ТКО

Татарстан признан регионом с самым эффективным лесным хозяйством


Пострадавшая от ботулизма заявила, что симптомы возникли через 30 часов

Комментатор Иваницкий извинился за оскорбительные слова в ходе Игр БРИКС

Сборная России по фиджитал-футболу вышла в четвертьфинал Игр БРИКС

Лучший таксист Тулы представит область на всероссийском конкурсе


Актера Игоря Меркулова похоронят на Николо-Архангельском кладбище

Преподаватель из Архангельска вышла в финал международного конкурса «Педагогическое начало – 2024»

Ниже воды: как идет обновление подводного флота России

Express: АПЛ «Архангельск» представляет большую угрозу инфраструктуре НАТО


В Симферополе пройдёт спектакль-акция «Подаренная жизнь»

Фольклорно-литературная программа «Сказки детства, полные чудес, нас уводят в царство тридесятое»

Футболисты ЮФУ одержали три победы в домашнем турнире

Аварийное отключение электроэнергии произошло почти в тридцати населенных пунктах Крыма


Сборная России по фиджитал-футболу вышла в четвертьфинал Игр БРИКС

Нюша, Ева Польна, Ирина Нельсон и другие звезды высказались о пользе медитации

Белорусы завоевали 26 наград в восьмой день Игр БРИКС

Лучший таксист Тулы представит область на всероссийском конкурсе














СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *