«Габдрахман – Әлмәтнең капкасы, төбәкнең йөзек кашы»
Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшчәнлеген җәелдергән «Ак калфак» хатын-кызларның иҗтимагый оешмасының Әлмәт якларындагы күчмә утырышының беренче көнен алдагы репортажымда язып үткән идем инде. Хәзер «Ак калфак» ханымнары һәм дә туташларының сәяхәтендә икенче көнендә күргәннәремне һәм ишеткәннәремне язып үтәсем килә.
Нефтьчеләрнең бәрәкәтле төбәге бу
Гомумән алганда, Әлмәт – чын-чыннан бәхет шәһәре. Нигә алай, ник бу сүзләрне еш кабатлыйсыз, дисезме? Безнең нефтьчеләр ярдәме белән үскән, даими төстә тулыландырып торган, зур дәрәҗәләргә җиткән шәһәрдә яшәү рәхәт. Парклар, скверлар булдырыла. Әлмәтнең 70 еллык тарихы бар. 1953 елга кадәр Әлмәт авыл булса, нәкъ шушы елның 3 ноябрендә ул шәһәр статусын ала. Бу дата бездә олылап уздырылып килә. Без бик нык горурланабыз данлыклы якташларыбыз белән. Мәсәлән, ТР Дәүләт Советы рәисе, күренекле сәясәт эшлеклесе Фәрит Мөхәммәтшин һәрвакыт әлмәтлеләргә «якташларым» дип җан атып тора, кайнар сәламнәрен җибәрә.
Әлмәтнең инфраструктур үсешенә дә берникадәр игътибарны юнәлтик, әнә автобус тәрәзәсеннән нинди ямьле су буе күренә. Быел, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы белән, анда җаннарны сөендергән үзгәрешләр пәйда булды. Халыкка ял итү урыннары ясалды, павильоннар төзелде. Биредә төрледән-төрле кызыклы һәм мавыктыргыч остаханәләр оештырылып килә, – дип, Әлмәт шәһәре урамнары һәм районның социаль-икътисади үсеше, иҗтимагый яшәеше белән таныштырып бару автобуста дәвам итте.
Әлмәтнең элеккеге урамнарын да үттек. Тарихи урамнар һәм заманча биналар, зур-зур йортлар арасында ниндидер бер контраст сизелеп барды. Әлмәтлеләр үзләренең шундый төзек, замана белән бергә, ә кайчак хәтта ки бер адым алда барган җирдә яшәүләреннән бик нык бәхетле булуларын без дә тойдык шикелле. Нефтьчеләр төбәге булгач, биредәге күп кенә күңелгә ятышлы үзгәрешләргә һәм яңарышларга турыдан-туры «Татнефть» компаниясенә рәхмәтле Әлмәт халкы. Шәһәр Советы, Әлмәт башлыгы Тимур Нагуманов һәм авыл җирлекләре хакимиятләренең тырышлыкларын, булдыклы гамәлләрен ассызыклау монда дөрес һәм урынлы булыр.
Габдрахман авылы мәктәбенә ничек килеп төшкәнебезне дә сизмәдек. Юл ифрат күңелле булды. Җанлы сөйләшүләребез, аралашуларыбыз рәхәт булды.
«Габдрахман исемен яздырам йөзек кашыма» дип җырлана җырларда!
Искиткеч, Татарстанның кайбер районнарын көнләштерерлек яшәештәге авыл икән Габдрахман. Мәктәп бала-чаганың шат авазларыннан шаулап-гөрләп тора. Бинаның тышкы ягы да ялт итеп тора, эчке диварлар, түшәмнәр дә заманча ремонтлы, бик матур. Җылытылып торган кичүдән мәктәп янындагы 2019 елда гына ачылган заманча спорт комплексына үттек. Һәм үз күзләребез белән күрмәсәк, ышанмас та идек, мөгаен. Авыл халкы, яшьләр рәхәтләнеп бассейнда йөзә, бик шәп, әллә нинди яхшы корылмалар белән җиһазландырылган тренажерлар залында саулыкларын ныгыталар. Соклангыч күренеш бит бу. Заманча шундый спорткомплекслы авыллар, булса да, бик сирәктер ул, иптәшләр! Бүгенгесе көнне бу авылда 1600 чамасы кеше яши, дип хәбәрдармын.
Шуннан соң мәктәпнең аллеясенә чыктык. Аллея 2019 елда, уку йортының 100 еллыгы уңаеннан утыртылган. Монда шулай ук Укытучыга һәйкәл куелган. Шаккатмалы күренеш, мөгаллимнәргә мемориал, авыл җирендә! Әле кайсыбер зур-зур шәһәрләрдә укытучыларга кечкенә булса да һәйкәл юк, истәлек такталары да алар эшләгән белем йортларына эленеп бармый. Ә монда зур һәйкәл бит! Мемориалдагы Укытучыга һәйкәлнең прототибы – мәктәптә озак еллар рус телен һәм әдәбиятен укыткан Лена Шәйхи кызы Усманова икән. Ул – җирлекнең бик абруйлы укытучылар династиясеннән, диделәр. Лена апаның әткәсе һәм 6 кыз туганы – мөгаллимнәр, ә гомуми хезмәт стажлары 440 елны тәшкил итә икән.
Аллеядән барышлый сул якка карасак, ачык китап форматында куелган стенд күрдек. Ул мәктәп тарихына багышланган, фоторәсемнәр урнаштырылган. Мәктәп һәм гыйлем йорты янындагы барлык матур үзгәрешләр өчен халык авылның Тәхаветдиновларга һәм Җәләевларга рәхмәтле, дип сөйләделәр. Биредә гүзәл затларга укучылар хезмәт дәресләрендә чиккән сөлгеләр һәм Габдрахман авылындагы Укытучы мемориалы сурәтләнгән магнитик тапшырылды.
Авыл чишмәсе төзек, матур: Су алырга килгән ана белән бала һәйкәле – аеруча бер символ
Арытаба безне «Әниләр утравы» дигән, шөһрәтле тимерче Нури бабай чишмәсенә алып киттеләр. Ул да авылның гаять шәп, габдрахманлыларның яраткан ял урыны икән. Ул кайчандыр бик каты ташландык хәлдә булса да, бүгенге көндә төзекләндерелгән. Тирә-ягы да бик пөхтә. Чишмәнең тирә-юне койма белән уратып алынган. Бу күренеш авыл халкының мал-туары да чишмә буйларын пычратмасын, таптамасын өчен дә бик яхшы бит әле, дигән фикер дә уйга килде. Чишмә янында җыр-моңнар, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Энҗе Мөкминова сүзләренә язылган Габдрахман авылы җыры белән мәдәният ветераны, халык җәүһәре булган оста баянчы Рузалия ханым Галләмова каршылады.
Чишмә янында исә Энҗе апаның улы белән дә күрештек. Ул да очрашу уңаеннан «Ак калфак»лыларга фикерләрен җиткерде. Чишмә янында көянтә-чиләк белән суга килгән әнигә һәм аның нәни улына һәйкәл дә куелган. Бу гүзәл күренеш күпләребездә әниләребезнең колонкалардан, коелардан су ташулары турында истәлекләрне хәтердә яңартты. Әле көянтәләп кенә түгел, фләгеләп су ташыйлар иде бит әниләребез 15-20 ел элек… Ә хәзер сулар краннардан чажлап агып тора, чишмәләрдән су алып кайтырга авыл җирендә дә һәр йортта ким дигәндә икешәр машина! Баксаң, бик җиңеләйде көнкүрешебез. Ә әлеге һәйкәл – барлык әниләр хөрмәтенә дан булсын!
Биредә үк безнең игътибарга Әлмәтнең әдәби-мәдәни тормышында шактый актив булган Гөлия Җәмәлиева хак динебездәге бер гореф-гадәт – Таң суы алу турында бәян итте. Бу күренешне авылның иманлы, намазлы гаиләсе дә күрсәтүе аеруча күңелләргә бал да май булып ятты.
Алга таба юл уңаеннан Габдрахман авылының боз аренасына да кереп чыктык. Ябык боз шугалагы да бик зур, шәһәрчә ясалган. Ә яшьләрнең Вәсилә Фәттахованың популяр «Туган як» җырына фигуралы шуулары һәркайсыбызга хуш килде. Авыл җирендә түгел, шәһәрдә, башкалада да мондый күренешне күргәнебез юк бит әле!
Авыл байлары музей булдырган! Менә бит нинди яхшы үрнәк!
Габдрахман авылы музее территориясенә аяк баскач та, һәркайсыбыз ак көнләшү тойгыларын кичердек. Район, шәһәр музейлары бер читтә торсын! Музей гына да түгел бит бу! Ә тулысынча туган як тарихын өйрәнүгә багышланган музей комплексы. Экспозицияләр, һәйкәлләр белән тулыландырылган, ихатадан ук башланып китә. Музей комплексы нарат агач бураларыннан чагыштырмача күптән түгел тантаналы төстә ачылган булган. Биредә дистәгә якын залны күрдек, авылның данлы үткәне, аның зур-зур дәрәҗәләргә ирешкән шәхесләре турында әллә никадәр мәгълүмат белдек. Күп кенә авыл музейларында булганым бар, өч саргаеп беткән чигүле тастымал белән ватык чүлмәктән башка әйбер юк кайсыбер якларда. Ә монда нәрсә генә юк!!!
Музей 2017 елда төзелә башлаган һәм 2022 елның августында ачылган. Тарих йортын булдыруда алда әйтеп узган изгелекле хезмәтләре белән хөрмәтле Тәхаветдиновлар һәм Җәләевлар гаиләләренең матди ярдәме, авыл халкының тырышлыгы олы. Архитектор Айрат Хәйретдин улы Хәмидуллин проекты буенча төзелгән. Экспонатлар җыюда авылның 7 кешелек инициатив төркеме актив ярдәм күрсәткән. Ачылу тантанасы бәйрәмендә Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Данил улы Натфуллин, Әлмәт мэры Тимур Дмитриевич Нагуманов, ТР Рәисе Нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Фәхрәзи улы Тәхәветдинов һ.б. катнашкан.
- Өстәге фотода сурәтләнгән шкаф-сервантлар һәр авыл йортында булгандыр. Үземнең Айгөл дәү әниемдә дә бар иде ул. Чоланда тора иде, әле аның шулкадәр матур итеп агачтан бизәкләп ясалганын да хәтерлим. Әллә үзе шундый иде, кара булып хәтердә калган ул. Тартмаларында элеккеге фотоальбомнар сакланганы истә. Ә менә өйгә янкорма төзегәндә, бу шкаф юкка чыкты, ни кызганыч…
Фотода: Актаныштагы «Ак калфак» бүлекчәсе рәисе, район башкарма комитетының Архивы җитәкчесе Айгөл ханым Галимҗанова (сулда) сарманлылар белән тәҗрибә уртаклашкан мизгел.
Экспозицияләр, күргәзмәләр 7000 кв. метрга якын мәйданда ачык һавада да бар. Анда тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларына һәйкәл, Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби техника экспозициясе, ретро автомобильләр һәм авыл тормыш-көнкүрешен чагылдыручы макетлар урын алган.
Авылның мәдәният учагында: Заманның соңгы таләпләренә туры килгән җиһазланыш һәм суган турында үзләре уйлап тапкан такмаклар
- Профессиональ татар театры сәхнәсен дә шушы авылда туып-үскән, ТР халык артисткасы Гөлүсә Гайнетдинова кебек сәхнә йолдызы яктыртуына авылдашлары ихлас сөенә. Аның иҗат юлы Казан театр училищесы, Камал театры, Әлмәт һәм Яр Чаллы сәхнә коллективлары аша салынган.
- Җирле сәнгатьтә исә буыннар чылбыры хас икән. Авыл магнатлары Тәхаветдиновлар һәм Җәләевларның матди ярдәме белән авылының мәдәният йорты төп тәрбия учагы булуын дәвам итә. Тәгәрмәчле клуб вазыйфасын үтәүче «Ларгус» автомашинасы, заманча җиһазлар һәм аппаратура, концерт костюмнары, унлаган гармун һәм иганәчеләрнең башка саллы бүләкләре иҗат чараларына камиллек өсти. Мәдәният йортына капиталь ремонт башкарылган. Яңартылган иркен фойены, зәвыклы тамашалар залын һәм уңайлы сәхнәне Башкортстан сәнгатькәрләре катнашындагы сезон ачылу бәйрәмендә авыл халкы хәтта танымыйча торган булган. Менә бит! Мәдәният учагында махсус буфетлы, уңайлыклар белән баетылган бию залы да бар. Өлкән буын вәкилләре бирегә эчкерсез очрашу һәм аралашу өчен җыелса, яшь буын мавыктыргыч чаралар, күмәк уеннар аркылы хезмәттән, укудан тыш вакытларын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрү мөмкинлеген табалар икән.
- «Моңлы Габдрахман», «Уйнагыз, гармуннар», «Авылымның иҗат чишмәләре», «Яшел фитнес», «Наше время – Безнең заман» проектлары биредәге мәдәният йортында уңышлы итеп гамәлгә ашырыла һәм зур кызыксыну уята.
-
Клубның фойесында халкыбызның йолаларын тамаша кылу мөмкинлеге булды. Биредә су юлы, кич утыру, печән өсте, суган үстерү, йон эшкәртү, армиягә озату кебек гореф-гадәтләрне авыл үзешчәннәре күрсәтте. Әлбәттә, иң күңелләргә кереп калганы – суган үстерү йоласы булгандыр. Авылның үзешчәннәре бу җәһәттән үзләре иҗат иткән такмакларга тиклем җырладылар. Монда яшәешебездәге ялкаулык һәм уңганлык кебек күренешләр дә чагылыш тапты. Хәтта күпләп суган үстереп дан тоткан авылдан тамырларым булса да, мондый йоланы тәүге тапкыр күрдем. Бик кызыклы һәм үзенчәлекле булды. Остабикәләр, авылның уңган ханымнары һәм туташлары бик матур, күңел бизәкләрен үз эченә алган күргәзмә дә тәкъдим итте. Анда милли орнаментлы сумка, кошелек кебек әйберләр дә алып була иде. Җирлекнең ансамбльләре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы да җаннарны иркәләрлек булды.
Зур һәм иркен, көчле музыка аппаратуралары белән җиһазландырылган залда күчмә утырышның йомгаклау өлешендә булдык. Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Рәис кызы түбәндәгеләрне бәян итте:
Авылга бик нык сокландык. Чишмә янында гап-гади татар анасының кечкенә улы белән су алырга килүгә багышланган һәйкәл тора. Әйе, бүгенгесе көнне мондый киемнәр белән чишмәгә су алырга төшүчеләр юктыр, мөгаен. Ә бит ул киемнәр үзе җылы да, үзе матур да булган һәм авыл күрке булып ике чиләкле көянтә асып кайткан әни, аның итәгенә тотынып кайткан бала – соклангыч күренеш. Аналар һәм чишмәләр. Ана күкрәге белән бала үстерсә, тәрбия кылса, яшәтсә, гомер бирсә, чишмә үзеннән чыккан суы белән безне тәрбияли, яшәргә дәрт-дәрман өсти. Без сусыз яши алмыйбыз. 75-80 процентка судан тора кеше, моны яхшы беләбез. Ашамыйча тора алабыз, ә сусыз – юк! Без чишмәләребезгә мәдхия укып, ана чишмәсенең исеме үк тәрбияви чыганак ул. Менә авылда халкы бер-берсен яхшы белгән электән үк. Шәһәрдә генә күрше-күршене белми, беркем беркемгә кирәкми. Авылда авылның һәр баласын тәрбия кылу гадәте бар. Мәсәлән, кибет артында малайлар тәмәке пыскытып тора икән, авылның теләсә нинди бабае килеп аның колагын борып китәргә мөмкин, әле күп сорап тормаска, тәмәкесен дә авызына басуы, ирененә тидерүе ихтимал. Чөнки авылның киләчәге өчен элек-электән өлкәннәр борчылып торган, балаларны да тәрбияләгән. Без гаҗәпләнәбез, нигә соң кечкенә авыллардан да шулкадәр күп шәхесләр чыккан? Сере: тәрбия көчле. Шуннан соң әни кеше «кызым, әйдә моны алыйк, күршеләр алды инде яки кызым койманы буярга кирәк, күршеләр буяп куйган» дип әйтә. Күршеләргә карап та тәрбия кылына. Кеше бер-берсенә карап тәрбияләнә.
Бүген байлар күп! Хәтта куркыныч күп, ни өчен алай әйтәм? Ак байлар бик сирәк! Менә бу авылда, җирлектә ак байлар күп. Ак байлар тарихта эзле кала. Музейга кердек, авылның күпме данлыклы шәхесләре хакында истәлекләр саклана. Милләтебез никадәр күп шәхесләр тәрбияли ала, ул шулкадәр баерак та була, алдынгы да була. Шәхесләрне барлаудан курыкмагыз! Исән-сау, рәхәт яшик! Телебез, халкыбыз бетә дип, беркайчан да кычкырып йөрмик, ә матур итеп бердәмлектә эшлик!
Конгрессның Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе, РФ һәм ТР Журналистлар берлеге әгъзасы Ландыш Зарипова:
Хөрмәтле авылдашлар! Кадерле «Ак калфак»лыларым! Мин бүген сезнең барыгызны да туган авылым булган Габдрахманда күрүемә чиксез шатмын. Бик нык горурланып менеп бастым әле сәхнәгә дә, сезнең белән бергәләп горурлык хисләрен тоеп сәяхәт иттем авылкаемда. Габдрахманда ничәмә мәртәбә, нинди генә экскурсияләрдә катнашсам да, беренче тапкыр күргән сыман, авылыма сокланып һәм шатланып йөрим. Кадрия Рәесовна дөрес әйтте, авылның йөзен дә, аның эшчәнлеген һәм киләчәген дә шәхесләр билгели! Үзләренең тырышлыклары һәм шәфкатьле гамәлләре белән авылны балкыткан авылдашларыбызга ихлас рәхмәт әйтәбез. Кемнәр мәрхүмнәр, аларны искә алулар рухларын шатландырсын. Габдрахман – Әлмәтнең капкасы, төбәкнең йөзек кашы, Россиядә дә безнең авылга тиң авыллар юктыр. Авылның алга китүе, матур итеп яшәве сере – бердәмлектән гыйбарәттер.
Алга таба Ландыш Нәгыймулла кызы Әлмәт муниципаль районы Советының һәм Башкарма комитетының Мактау грамотасы белән cоциаль-көнкүреш объектларны сафка бастыру, авылның тулы яшәешен тәэмин итү һәм әдәби-мәдәни тәрбия эшләрендә һәрьяклап булышлык итүче «Туган авылым» фонды җитәкчесе Рәвил Шамил улы Җәләевны бүләкләде. Рәвил әфәнде авыл өчен генә бик күп изге эшләр генә башкарып калмыйча, Әлмәт редакциясе бинасына да ремонтны өч тапкыр ясаткан, диде Ландыш ханым.
Шулай ук йомгаклау чарасы барышында Кадрия Идрисова сәхнә түреннән гаилә кыйммәтләрен саклау турында бәян итте. Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә барган «Гаилә елы» уңаеннан да бу чыгыш аеруча әһәмиятле булды.
Семья – әби-бабай яки дәү әти-дәү әни, әти-әни һәм 3 бала. 7 кешедән торырга тиеш. Менә тулы гаилә шулай булырга тиеш. Нәкъ шулай булганда гына бала тиешле тәрбияне ала. Шуңа күрә, хөрмәтле ханымнар, күпме оныкларыбыз белән күбрәк булабыз, шулкадәр буыннар бәйләнеше булачак. Хәзер шундый яшьләр бар: картлар алар, дип, баланы әби-бабайга күрсәтмиләр, авылга алып кайтмыйлар.
Петергофтан «Ак калфак-Нева» оешмасы җитәкчесе, КФУның Каюм Насыйри институтының Санкт-Петербургтагы мәдәни мәгариф үзәгенең методист-укытучысы Фирая Рәшитова:
Мин Әлмәттә узган утырышта үземә бик күп тәҗрибә дә, мәгълүмат тә алдым. Алай гына да түгел, шушындый чараларга, очрашуларга килгәндә өметем бар. Ул өмет нинди? «Ак калфак» хатын-кызлары оешмасындагы ахирәтләр белән күрешүләр, яңа танышулар. Кадрия Рәесова безне киң күңеле, ихлас йөрәге белән һәрберебезне хөрмәт итеп тора. Безнең эшләрне ул барлап тора, Санкт-Петербургтагы татар халкы яшәеше белән дә кызыксына. Мин шәхсән моннан хисләнеп кайтам, эшләремә нигез салып кайтам. Безнең «Питер татар» порталына 5 ел булды. Ул портал Питерны һәм тулаем Ленинград өлкәсен колачлый.
Ризаэддин Фәхреддин эзләрен саклаган җирлектә
Габдрахман авылыннан әлмәтлеләр белән хушлашып, Ризаэддин Фәхреддиннең мемориаль музеена кузгалдык. Казанга юл тотканда анда кереп чыгу бик тә уңайлы булды.
Музей 1995 елның 25 маенда рәсми рәвештә ачылган. Әлеге зур вакыйга бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең 135 еллыгына багышланган булган икән. Күпсанлы экспозицияләрдә Фәхреддиновлар гаиләсенең документлары, фотосурәтләре, шәхси һәм көнкүрештә кулланылган әйберләре тәкъдим ителгән. Әлеге музейга сәфәребез Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан игълан ителгән «Шәхесләр елы» уңаеннан да бик шәп булды. Менә бит чын һәм даһи шәхес музеенда булырга насыйп итте. Экскурсияне безнең хозурга музей директоры Диләрә ханым Гыймранова һәм аның хезмәттәше тәкъдим итте.
Бу бинада авыл Советы урнашкан була, аннан соң китапханә һәм балалар бакчасы буларак хезмәт иткән чорын да беләбез. Музей ачылышы тантанасында Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрипович Шәймиев та катнаша. Ул вакытта 2 бүлмәле авыл өенә экспонатлар җыела. Бигрәк тә Ризаэддин Фәхреддиновның туганнары экспонатлар белән ярдәм итә. Музей залларында әле 500 якын экспонат күрәсез. Ә калганнары – 4 меңе – саклау бүлмәсендә тора. Күргәзмәләр бездә гел үзгәреп, даими төстә яңартылып һәм тулыландырылып тора. Музейга кергәндә 2 наратны күргәнсездер, аны Р.Фәхреддинның әти-әнисе утырткан булган, ә өйләре берникадәр арттарак булган, – дип бәян иттеләр безгә.
Ризаэддин Фәхреддинның шәҗәрәсе белән дә танышу мөмкинлеге дә булды. Әлбәттә, күренекле дин әһеленең гаиләсен Советлар Союзы дәверләре дә урап узмый. Шул сәбәпле без анда дәвамчыларының рус исемнәрен дә күрәбез. Әйтергә кирәк, әгәр юлыгыз Әлмәт якларына төшә икән, һичшиксез, вакыт табып, бу музейга да кереп чыгыгыз. Биредә бөек мәгърифәтче нәсыйхәтләреннән торган басмалар, аңа багышланган китапларны да сатып алу мөмкинлеге бар.
Ризаэддин Фәхреддин заманаларында ук шахмат популяр уен булган бит! Акыл уенын галим дәрәҗәсендәге шәхесебез юкка гына уйнамагандыр.
Музейдан автобуска чыгуыбызга Кичүчат авылының иман йортыннан моңлы азан яңгырады. Бу күренеш ничектер безнең матур сәяхәткә нокта куйгандай булды.
-
«Ак калфак» татар хатын-кызларының Әлмәттә Ризаэддин Фәхреддин мәчетендәге күчмә утырышыннан фоторепортаж
-
Әлмәт татар дәүләт театрында үткән «Ак калфак»ның пленар утырышыннан фоторепортаж
-
Әлмәт татар дәүләт театры артистлары күрсәткән «Каләмем яз төсле карада» проектыннан фоторепортаж
-
«Ак калфак» татар хатын-кызларының Әлмәтнең Габдрахман авылына сәяхәтеннән фоторепортаж
-
«Ак калфак» татар хатын-кызларының Кичучат авылында Ризаэддин Фәхреддин музеена сәяхәтеннән фоторепортаж