Главные новости Казани
Казань
Март
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Әтнә театрында премьера: күршеләр талаша, ике капчык борчак коела да коела

0

Әтнә театры тәрҗемә әсәрләре белән бик мавыга торган театр түгел. Сирәк куя, куйганын татарча итеп куя белә. Театр репертуарындагы спектакльләрдән Александр Вампиловның «Әтинең өлкән улы», Морис Метерлинкның «Бәхет кошы», мәсәлән. Антон Чеховның бер пәрдәлек «Предложение» пьесасы буенча «Тәкъдим» шаяруы да шундый ук татарча спектакльгә әйләнгән дә куйган.

Спектакльне сәхнәгә театр артисты Дамир Сидеев куйган.

Дамир Сидеев – ГИТИС студенты, Владислав Ветров остаханәсендә читтән торып белем ала. ГИТИСка Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдиновның әзерлек курсларын укып кергән, ягъни, аның кураторлыгындагы студентларның берсе. Хәзерге вакытта Туфан Имаметдинов кураторлыгында, «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә гамәлгә ашырылучы «Аркадаш» фестивале өчен «Бөгелмә. Изгибы. Извилины. Жизни» спектакле эскизын әзерли.

Эскиз март азагында көтелә. Әлегә Дамир тамашачыга Әтнә театрының Кече залында яңа спектакль тәкъдим итте.

Сүз уңаеннан, Әтнә театры ике ел дәвамында ГИТИСның чыгарылыш студентлары өчен диплом спектакле мәйданчыгы булып тора. Студентлар, команда белән килеп, театрның Кече сәхнәсендә спектакль чыгардылар. ГИТИСта Е.Каменькович һәм Д.Крымов остаханәсен тәмамлаган Данна Афаунова да Әтнәдә «Фуня» спектаклен чыгарган иде. Шул вакыт әлеге спектакльне Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев күреп алган да Камал театрына чакырган. Данна хәзер театрда спектакль чыгара.

«Тәкъдим» – Чеховның 3 кешелек пьесасы. Степан Степанович Чубуков, Иван Васильевич Ломов һәм Чубуковның кызы Наталья Степановна тормышыннан күренешләр.

Пьесаны татарчага шагыйрә, Әтнә театры директоры урынбасары Гөлүсә Батталова тәрҗемә иткән. Артык көнкүрешләтеп бетермичә генә Чехов чорындагы затлы сөйләм атмосферасын да бирә торган текст барлыкка килгән.

Сюжеты бик гади: күршеләр башта – җир кишәрлеге, аннары этләренең кәттәлеге өчен талаша. Шуның белән шул – мәңге актуаль тема.

Сценография өчен Дамир «мәңгелек двигатель» уйлап тапкан – 40 минут буе 3 яктагы 3 улактан борчак агым булып дөбердәп тәгәрәп килә дә, уртадагы агач әрҗәгә коела да коела. Ни өчен борчакмы – чөнки рус халык сынамышлары буенча, борчак чәчелү – талашка, дип санала. Шуңа күрә Чубуков, Чубукова һәм Ломов талашканда борчак чәчелүдән дә кулай сынамыш юк инде, әлбәттә. Сикереп-сикереп тәгәрәгән борчак шалтыравын да уздырып кычкырышалар, минсиңайтим.

«Бер спектакльдә 2 капчык борчак әйләнә», – ди Дамир Сидеев.

Чубуков ролендә – Фаяз Хөсәенов белән Айзат Хәйруллин. Ломов ролендә – театрга яңа килгән кызыклы һәм гаҗәеп үзенчәлекле актер Илназ Шакирҗанов. Наталья Степановна ролен, чиратлашып, Алсу Зыятдинова белән Алинә Сидеева башкара.

Миңа Фаяз Хөсәенов, Илназ Шакирҗанов һәм Алсу Зыятдинова уйнаган составны карарга туры килде. Фаяз Хөсәеновны мин болай да иң яхшы татар драма артистларының берсе дип саный идем, хәзер Айсылу Зыятдинова да минем өчен кызыклы актрисалар исемлегенә керде. Ә Илназ Шакирҗановны, әле театрга килүенә бер ел да булмады, бөтен Әтнә ярата. Спектакльдә персонаж үзе бер моноспектакль диярсең. Һәр артистның һәр хәрәкәте игътибарны җәлеп итә. Алар талаша, без көләбез.

Уйлап караганыгыз бармы: ә бит шундый вак-төяк ызгыш-талаш гомернең күпме кадерле мизгелләрен урлый. Үгез болыннары өчен талашып вакыт әрәм иткәнче, бер-берегезне яратыгыз, яшьләр, дигән Чехов бабабыз.

Тиздән бу спектакльне Менделеевск, Әгерҗе, Дүртөйле, Актаныш тамашачысы да карый алачак, чөнки Әтнә театры, Туфан Миңнуллинның «Үзебез сайлаган язмыш» һәм Чеховның «Тәкъдим» спектакльләрен алып Татарстан һәм Башкортстан буйлап зур гына гастрольләргә кузгала. Хәерле сәгатьтә!











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *