Ире рөхсәт итмәгән очракта хатын-кызга ураза тотарга ярыймы?
Татарстан мөфтие, хатын-кыз иренең ризалыгыннан башка ураза тота аламы, дигән сорауга җавап бирде.
Мөфти аңлатканча, әгәр Аллаһы Тәгалә намаз укырга, Рамазан аенда ураза тотарга куша икән, кеше фикере Аллаһы Тәгалә фикереннән югарырак була алмый.
Мөфти җавабы яздырылган видеоролик ТР мөселманнары Диния нәзарәте телеграмм-каналында урнаштырылган.