Туфан Миңнуллин «Нигә кирәк ул татар теле?» дигән сорауга ничек җавап биргән?
- Туфан Миңнуллин – 1935 елның 25 августында Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында туган. 1956-1961 елларда Мәскәүдә М.С. Щепкин исемендәге театр училищесында белем ала. Аны тәмамлап кайткач, башта Минзәлә драма театрында, аннары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист булып эшли. Соңрак драматург буларак таныла. 1970-1983 елларда Татар дәүләт академия театрында 9 пьесасының премьерасы була: «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Ир-егетләр», «Канкай угылы Бәхтияр», «Әлдермештән Әлмәндәр», «Дуслар җыелган җирдә», «Адәм баласына ял кирәк», «Моңлы бер җыр», «Монда тудык, монда үстек», «Әниләр һәм бәбиләр». 1984-2012 елларда депутат булып та эшли. Депутат буларак ул һәрвакыт татар теле, мәдәнияте, милләте язмышы турында чыгышлар ясый. 2012 елның 2 маенда бакыйлыкка күчә.
Туфан Миңнуллин + Марсель Сәлимҗанов: «Бер-берсенә тәңгәл килгән шәхесләр»
Туфан Миңнуллин белән бергә хезмәт куйган, аның спектакльләрендә уйнаган Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллина:
Мин Г.Камал театрына 1966 елны килдем. Ул вакыттагы артистлар һәрберсе үзе бер тарих иде, мин кырыйдан гына аларга карап, сокланып йөри идем. Шул елларны Мәскәүдән бер төркем яшь талантлы артистлар кайткан булган: Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Нәҗибә Ихсанова һәм шулар арасында Туфан Миңнуллин да. Туфан абый актер булып әз генә эшләде, ул талантлы драматург булып китте.
Мин Туфан Миңнуллин белән Марсель Cәлимҗановның (Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының ул вакыттагы баш режиссеры – иск. «Интертат») ничек бәхәсләшүләрен хәтерлим: һәрберсе үзенең юлын тәкъдим итә иде, Туфан абый да – артист, Марсель Хәкимович та – артист. Шул кадәр кызык алып бара иделәр алар репетицияләрне (көлә). Ул ике шәхес үзләренең иҗаты белән безнең театрны шундый биеклеккә күтәрделәр. Алар бер-берсенә тәңгәл киләләр иде: берсе – яза, икенчесе – куя. Нәҗибә Ихсанова хәләл җефете буларак бәхете булса, ә Марсель Хәкимович белән Туфан абый берсен-берсе тулыландырып тордылар.
Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллина
Фото: © «Татар-информ», Камилә Билалова
Туфан абый шул кадәр эчтәлекле, кызыклы, мәгънәле пьесалар китерде, анда уйнамас җиреңнән уйныйсың. «Илгизәр + Вера» әсәрендә мин Дания ролен башкардым. Шунда Туфан абый минем яныма килеп: «Мин синең исемеңне куштым әле, Дания исемле образ була», – ди. Күрәсең, мин үземнең уйнавым, тоташым белән бик хуш килгәнмендер. Шулай мин тормышта да, сәхнәдә дә Дания булдым.
Туфан абый кырыс, усал иттереп әйткән кебек тоела иде, әмма ул дөрес, мәгънәле әйтә иде. Аны тыңламыйча мөмкин түгел иде. Ул театрга керсә, ду килеп, калын тавышы белән яңгыратып йөри башлый иде. «Синең ни хәл? Нәрсәләр уйныйсың?» – дип, бөтен кешене уята иде, – дип искә алды ул.
Туфан Миңнуллин: «Тагын бер тапкыр шулай әйтсәң, син мине бөтенләй Татарстаннан куасың»
Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша:
Туфан абыйның өлешенә тигән зур көмеш ул – Марсель Хәким улы Сәлимҗанов. Аның юлында ул очрамаса, яңгырар идеме икән, юкмы?! Бәлки, яңгыраган булыр иде дә, бәлки, бүтән яссылыкта яңгырар иде.
Үземә килгәндә, «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен 3 нче сыйныфта укыганда, авылдан алып килеп күрсәттеләр. Ул вакыттан минем истә Нәҗибә апа белән Шәүкәт абый һәм фойеда туңдырма сатулары истә калды (көлә).
Без хәзерге вакытта «ялтыравыклы космик тарелкада» төпләнеп маташабыз, әкренләп шунда күчәбез. Әмма инде 30 ел иске бинада Туфан абыйның «Гөргери кияүләре», «Җанкисәккәем» спектаклен уйныйбыз. «Гөргери кияүләре»ндә алыштыргысыз Дания апа Нуруллина гына калса, ә «Җанкисәккәем»дә без бөтенебез дә алыштыргысыз. 18 яшьлек булып ничек сәхнәгә чыктык, һаман, биткә массажлар ясап, «миңа 18, миңа 18» дип йөрибез.
Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша
Фото: © «Татар-информ», архив
Туфан абый кырыс кебек күренсә дә, бик ярдәмчел иде. Ул спектакльләрне килеп карый иде, хәтта мине: «Тагын бер тапкыр шулай әйтсәң, син мине бөтенләй Татарстаннан куасың», – дип кисәткәне дә булды. Бу – «Шәҗәрә» дигән спектакльдә иде. Мин анда: «Мәскәү тулы чиновниклар утыра», – диясе урынга, «Мәскәү тулы яһүдләр утыра», – дип әйткәнмен. Каян килгән ул минем телемә? Антракт вакытында Туфан абый йөгереп килеп ишекне ачты да шул сүзләрне әйтте, – дип сөйләде Фәнис Җиһанша.
«Йомшаграк булган» беренче спектакль кыйссасы
Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов Туфан Миңнуллинның иҗатына кыскача күзәтү ясады.
Туфан Миңнуллинның драматургиягә килүе 1962 елларда ук башлана. Аның истәлекләрендә Минзәләдә эшләгән вакытта булган кызыклы гына бер вакыйга язылган. Сабир абый Өметбаев Минзәләдә баш режиссер була, ул аның беренче әсәрләреннән булган «Безнең авыл кешесе» спектаклен куя. Бу спектакль йомшак чыга. Туфан абый: «Мин Сабир абый янына бардым да «йомшаграк булган икән бу» дидем», – ди. Ул аңа: «Ә мин аның шулай икәнлеген күрдем, белдем, ләкин синең үзеңне, залга утыртып, йомшак әсәреңне күрсәтәсем килде. Мондый йомшак әсәр башка язма», – дип әйтә.
Әдәбият галиме, тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Туфан абыйның татар дөньясында танылуы 1968 елдагы «Нигез ташлары» һәм «Миләүшәнең туган көне» әсәрләреннән башлана.
Аның әсәрләре 1960-2012 еллар аралыгында язылган. Һәм алар, «идеологиягә нисбәтле» дип, сәхнәдән төшми торган әсәрләр. Сер түгел, бүген совет чоры драматургларының әсәрләрен сәхнәдә уйнап булмый, чөнки алар бүгенге тормышка туры килми, анда Ленинны, партияне мактау кебек сүзләр шактый киң урын ала. Ә Туфан абыйның «Дуслар җыелган җирдә», «Хушыгыз», «Миләүшәнең туган көне» әсәрләрен укып чыксагыз, сез тулы бер сәнгать буынының яшь чакта ничек сәнгатькә килүләрен, нинди хыяллар белән яшәүләрен, бәргәләнүләрен күрерсез.
«Әлдермештән Әлмәндәр» ул – татар сәхнәсенең феномены. Карт образы дөнья драматургиясендә үзенчәлекле урын алып тора, ә Туфан Миңнуллин аны нәкъ татар милли образы итеп күтәргән. Хәзерге вакытта Әлмәндәр картны алмаштырырга драматургиядә башка милли образ иҗат ителгәне юк, – дип искәртте әдәбият галиме.
Депутат буларак соңгы чыгышы турында: «Туфан абый ул көнне балкыды»
Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Данил Салихов:
Тинчурин театрында мин аның «Без бит авыл малайлары» спектаклендә уйнадым. Мин анда «салырга» ярата торган сукбай Галимҗанны уйнадым. Спектакльдә Мәүлиянең кызы югала, бу кызны бөтен авыл эзли – таба алмыйлар. Берзаман Галимҗан чыга да әйтә: «Мәүлия, кызыңны таптык. Жива-здорова, как корова». Халык гөр килеп кул чапты. Спектакльдән соң Туфан абый минем яныма килде дә: «Бу сүз минекеме, синекеме?» – ди. «Минеке, – дигәч, Туфан абый: «Алайса, кайткач язып куям мин моны», – ди (көлә).
Аннан соң Туфан абыйның тагын бер генә гыйбарәсен китерәсем килә. Ул сеңдереп әйтә торган кеше иде. Анардан: «Туфан абый, нигә кирәк инде ул татар теле? Институтка кереп булмый, Татарстаннан 1-2 адым атладың да, ул тел кирәкми инде», – дип сорыйлар икән. Ул: «Менә сиңа «дурак» дип әйтер өчен кирәк ул», – дип әйтә. Ул шулкадәр төгәл итеп әйтә иде, аннан соң сөйләрлек сүз калмый, үзеңнең дурак икәнлегеңне аңлыйсың.
Драматург Данил Салихов
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Туфан абый депутат буларак иң соңгы чыгышында (ул 2012 елның 26 апрелендә була. – иск. «Интертат») мондый сүзләрне әйтә: «Стадионнарны тутырып, без футбол, хоккей уеннары үткәрәбез, анда миллионлаган акчаларны бирәбез. Аннан чыгып, урам буенча сугышып йөреп, без нәрсә алдык соң? Нишләп шундый игътибар әдәбияткә, театрга юк?» Шуннан ул күтәренке күңел белән, бик дулкынланып кайтып керә, ул вакытта «Сәхнә» журналының баш мөхәррире иде. Журналның бухгалтеры – минем хәләл җефетем. Ул: «Туфан абый ул көнне балкыды», – диде.
Үзенең чыгышында ул Туфан Миңнуллинның китеп баруы көтелмәгәндә булуын дә искә алды. «Минем хатынга: «Сеңлем, телефоныгызны ерак тотмагыз, мин Кече Битаман авылына (ул безнең ихатада йорт салды) ятаклар, өстәлләр кайтарам. Нагорный поселыгында чәчәкләр генә утыртам да аннары авылга кайтам, сез өйдә булырсыз», –ди. 1 май көнне без аны көттек, ә Туфан абый кайтмады. 2се көнне инде аның безнең арадан китеп баруын хәбәр иттеләр. Аның белән аерылышу шулай булды», – диде Данил Салихов.