«Милләтнең алтын баганасы»: Халыкара олимпиада ничек узды һәм төп бүләккә кем лаек булды?
Апрель аенда Габдула Тукайның туган көне, Туган тел көне белән беррәттә торучы мөһим чараларның берсе ул – Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада. Быел олимпиадада Россиянең 28 төбәгеннән 500дән артык укучы, шулай ук Казахстан, Төркия, Кыргызстан һәм Азәрбайҗаннан да катнаштылар.
Йомгаклау этабы 14-17 апрель көннәрендә узды. Елдагыча, катнашучылар 3 турдан торган биремнәрне үтәргә тиешләр иде:
- лингвистика, татар әдәбияты һәм тарихы буенча тест биремнәрен үтәү;
- тере сөйләм, артистизм һәм матур сөйләм күнекмәләрен күрсәтү;
- татар халкы тарихы, мәдәнияте һәм каһарманлык мирасы белән бәйле темаларга фәнни һәм иҗади проектлар тәкъдим итү.
«Милләтнең алтын баганасы»: кемнәр алар?
Журналистлар белән аралашу вакытында Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Халыкара олимпиада кебек чаралар булганда татар теленең киләчәге һичшиксез булуын ассызыклады.
«Әгәр дә без ел саен шундый чаралар үткәрәбез һәм балаларны чакырабыз, җыябыз икән, димәк, безнең телебезнең киләчәге бар. Бу – кемгәдер күрсәтү яки исбатлау өчен үткәрелми, бирегә балалар үзләренең белемнәрен һәм сыйфатларын күрсәтеп, туган телгә, мәдәнияткә мәхәббәтләрен белдерү өчен киләләр. Бу – безнең өчен зур бәйрәм», – диде ул.
Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин
Бүләкләү тантанасы гадәттәгечә чакырылган артистлар катнашында үтте. Узган елны тирән мәгънәле кешене дөньяга беркетеп торучы 7 тамыры турында сөйләүче тамаша әзерләнгән булса, быел алай ук катлауландырып тормаганнар. Катнашучылар алдында Эльмира Кәлимуллина, Марат Галимов, Илгиз Мөхетдинов, Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм башка бию коллективлары чыгыш ясады.
Эльмира Кәлимуллина чыгышы
Тантана барышында 19 җиңүчегә һәм 77 призерга дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырылды. Ә 3 гран-при иясенә калфак/түбәтәй һәм камзулны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов үзе кидерде.
«Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданың гран-при иясе» дигән мактаулы исемгә Казанның «Адымнар» күп телле мәктәбе укучысы Ильяс Гарипов, Башкортстан Республикасының Уфа шәһәре 84 нче татар гимназиясе укучысы Элина Әхмәтҗанова һәм Казахстан Республикасының Семей шәһәрендә яшәүче Мадияр Насыров лаек булды.
Марат Әхмәтов һәрбер катнашучыга телне саклаулары һәм өйрәнүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм милләтнең киләчәге аларның кулында булуын искәртте.
«Сездә «нәрсәгә кирәк соң бу татар теле, урамга чыксаң да юк, мәктәптә дә юк» дигән уйлар барлыкка килергә мөмкин. Татарстанда ул башкача, чөнки биредә 2 миллионнан артык татар яши, әмма чит илләрдә, төбәкләрдә яшәп, әлеге бәйгедә катнашкан укучыларның татар җанлы булулары белән мин мөкиббән. Һәрберегез – безнең милләтебезнең алтын баганасы, ә телдән башка милләт була алмый. Халкыбызның, милләтебезнең киләчәген матур итеп күрәсебез килә икән, телебезне бер зур гаилә булып сакларга, үстерергә тиешбез», – диде ул.
Казахстанда профессиональ татар теле укытучылары җитми
Казахстаннан Казанга олимпиадада катнашу өчен 4 кеше килә, алар арасында – гран-прины яулаучы Мадияр Насыров та. Аның әти-әнисе тамырлары белән Татарстаннан.
«Минем әбием Чирмешән районыннан булган, аннары Казахстанга күченгән, аның анда туганнары әле дә бар. Ә әти ягыннан булган бабаларым 2 гасыр элек Казахстанга күченгәннәр, шуңа күрә барлык туганнар да анда. Татарстанга икенче тапкыр килүем: былтыр беренче мәртәбә «Иделем акчарлагы» яшь язучылар конкурсына килгән идем, хәзер менә икенче мәртәбә», – диде ул.
Мадияр Насыйров билгеләвенчә, Казахстанның Семей шәһәрендә 8 мең татар яши.
«Безнең шәһәрдә 3 татар үзәге эшли, алар кысаларында без телебезне, мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне өйрәнәбез. Безнең гаиләдә шулай ук татарча сөйләшәбез, татар телен мин әби-бабайдан өйрәндем. Минемчә, телне саклап калу өчен компактлы рәвештә һәм бергә яшәргә кирәк, бигрәк тә татарлар күп булмаган җирләрдә, чит илләрдә. Шул вакытта гына телне саклап калырга мөмкин», – дигән фикерне җиткерде ул.
Мадияр Насыйров
Казахстан делегациясенең җитәкчесе буларак Семей шәһәрендәге татар сәнгать мәктәбе методисты һәм завучы Диләнур Ахунҗанова килгән иде. Аның сүзләренчә, хәзер үсеп килүче татар буынын тәрбияләү белән шөгыльләнүче профессиональ татар теле укытучылары җитми.
«Казахстанда татар теле өстәмә белем бирү үзәкләре кысаларында гына укытыла. Татар теле укытучылары җитмәүгә карамастан, соңгы вакытта яшь ата-аналар да туган телне өйрәнергә омтыла. Безгә татар сәнгате үзәгенә татарлар гына килми, яшьләр дә дусларын алып килә», – диде ул.
Татар теле укытучылары: «Туган тел белән кызыксыну гаиләдән башлана»
Казанның «Адымнар» мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Рамил Ханнановның укучысы Ихтыяр Кыямов 2023 елда гран-прины яулаган иде инде, быел гран-прига кабат аның укучысы Ильяс Гарипов лаек булды. Укытучының сүзләренчә, балада телгә, әдәбиятка һәм мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләүдә бик зур рольне әти-әни уйный.
Ильяс Гарипов
«Олимпиада ул – шундый әйбер, анда бер көнне килдең дә җиңеп кайтып киттең түгел. Бу – максатчан рәвештә берничә ел дәвамында әзерләнү. Иң югары балларны җыйган һәм нәтиҗәгә ирешкән укучы – бүген генә үсеп чыккан укучы түгел.
Туган тел белән кызыксыну, әлбәттә, гаиләдән башлана, балалар бакчасыннан ук салына, һәм мәктәптә туган тел укытучысы әти-әни белән бердәм булып эшләргә тиеш. Әти-әни, бала һәм укытучы – шул өчлек бердәм булганда гына без нәтиҗәгә ирешә алабыз», – диде ул.
Шул ук фикерне Уфа шәһәре 84 нче татар гимназиясенең татар теле укытучысы Эльвира Шакирова да исбатлады. Ул олимпиадага 2 укучысы белән килгән, аларның берсе – гран-прины яулаучы 11 нче сыйныф укучысы Элина Әхмәтҗанова.
«Ике укучым да – саф татар телендә сөйләшә торган татар гаиләсендә үскән кызлар», – ди ул.
Элина Әхмәтҗанова
«Урта Әләзән шартларында татар телен оныту кыен»
Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурия Салтаева туган телне өйрәнү һәм олимпиадада катнашу өчен укучының үзендә дә кызыксыну булу кирәклеген билгеләде. Әгәр укучыда туган тел белән табигый кызыксыну булмаса, хәтта иң яхшы татар теле укытучысының да көче җитмәячәк. Олимпиадага ул үзенең 4 укучысын алып килгән иде: 1 укучысы – җиңүче, ә 2 укучысы призлы урыннар алганнар.
«8 нче сыйныфтан башлап укучылар татар теленнән олимпиадада катнашу теләген белдерәләр. Без мәктәп этабын үткәрәбез, шуннан соң иң яхшыларын гына Казанга алып килү өчен әзерлибез. «Олимпиадниклар» ул – чүпләп алынган «алтын бөртекләр».
Туган телне саклау турында сөйләсәк, Урта Әләзән шартларында татар телен оныту кыен. Татар теле һәм әдәбият атнасына берәр сәгать кенә укытылса да, безнең авылыбызда бары тик татарлар гына яшиләр, ягъни туган тел балаларны атнага 1 тапкыр дәрестә генә түгел, өйдә дә, урамда да чолгап ала. Шуңа күрә бөтен балалар да татарча гына сөйләшәләр, мәктәпкә татар телен белеп киләләр», – дип сөйләде ул.