Главные новости Казани
Казань
Июнь
2025

XXV Федераль Сабан туеның баш батыры Радик Сәлахов: «Болан бирәчәкләренә ышанмаган идем»

0

Саха (Якутия) республикасының Якутск шәһәрендә уза торган XXV Федераль Сабан туеның баш батыры билгеле. Әлеге исемгә Татарстан көрәшчесе Радик Сәлахов лаек булды. Аңа ТР Рәисе бүләге «Лада Гранта» машинасы һәм көтелмәгән бүләк тапшырылды. Абсолют батырга традицион бүләк – тәкә урынына болан тапшырдылар. Батыр сүзләренчә, әлеге бүләк аның үзен дә шаккатырган.

Бу – 16 нчы машинам. Болан бирәчәкләренә ышанмаган идем. Аны нишләтәсен әлегә белмим, уйлап бетерербез. Алып кайтуның җаен табарбыз, дип уйлыйм, – диде ул «Интертат» хәбәрчесенә.

Батыр Якутиягә беренче тапкыр килгән һәм туган ягына Төньяк боланын алып кайтачак. Котлыйбыз!

  • Радик Сәлахов - Зәй көрәшчесе, дөнья чемпионы, халыкара класслы спорт остасы.

«Татар-информ», Владимр Васильев















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *