Ярослав Нилов: «Татарстан дисциплина һәм эш сыйфаты белән аерылып тора»
Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов Рөстәм Миңнехановның иҗтимагый ярдәм штабында булды һәм аның активистлары белән очрашты. Очрашуда Татарстанда гамәлдә булган социаль программалар һәм ярдәм чаралары турында фикер алыштылар. Активистлар үз тәкъдимнәрен җиткерде.
«Татарстанда социаль мәсьәләләргә һәрвакыт зур игътибар бирелә»
Социаль ярдәм – безнең сайлау алды кампаниясенең төп юнәлешләренең берсе, дип сөйләде Ярослав Ниловка штаб командасы әгъзасы Яна Сирюкова.
«Республикада төрле категориядәге гражданнар белән эш системасы төзелгән. Аерым алганда, өлкән буынга, гаиләләргә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм ветераннарга, инвалидларга, мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм күрсәтелә», – дип билгеләп үтте ул.
Татарстанда социаль мәсьәләләргә, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклауга һәрвакыт зур игътибар бирелә, дип җавап бирде Ярослав Нилов.
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов
«Мин Татарстанга Социаль сәясәт мәсьәләләре буенча даими рәвештә киләм. Районнарга баргач, социаль учреждениеләрнең ничек эшләвен, гражданнар җәмгыяте институтлары белән мөнәсәбәтләрнең ничек төзелгәнен күрәм. Мәсәлән, Чаллыда менталь үсеш үзенчәлекләре булган балалар белән эшләү үзәге бар. Бу – төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә хупланган коммерцияле булмаган оешма. Һәм ул уңышлы эшли, өстәвенә анда Россиянең төрле төбәкләреннән балалар килә», - дип ассызыклады ул.
Моннан тыш, депутат сүзләренчә, һөнәри юнәлеш бирү программалар да гамәлдә. Алар балалар бакчасыннан ук эшли башлый. «Мондый программа Әгерҗе районында бар. Анда балаларның көчле һәм йомшак якларын ачыклыйлар. Бу эш – дөрес, рациональ. Шуннан соң укытучыларның эшләнмәләре карала», - дип хәбәр итте ул.
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов
«Һәр районда спорт мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә»
18 яшькә кадәрге яшүсмерләр өчен хезмәт чикләүләре мәсьәләсе Татарстанда әле бер ярым–ике ел элек күтәрелгән иде. Акрынлап проблема хәл ителә, дип белдерде парламентарий.
«Хезмәт кодексы буенча 18 яшькә кадәр зарарлы һәм куркыныч производстволарда эшләргә ярамый. ТР Иҗтимагый палатасы, республика районнарындагы предприятиеләр бу теманы күтәрү нәтиҗәсендә РФ Хезмәт министрлыгында норматив-хокукый акт әзерләнә. Эшләү куркынычсыз булсын өчен, тиздән бу мәсьәлә хезмәт шартларын бәяләү юлы белән хәл ителәчәк. Яшүсмерләргә каникулларда, сәламәтлекләренә зыян китермичә, барлык куркынычсызлык чараларын үтәп, эшләргә мөмкинлек бирергә кирәк», – диде Нилов.
Ул иҗтимагый инициатива буенча Казанда махсус хәрби операция вакыйгаларына багышланган музей ачылуын да билгеләп үтте. «Болар барысы да гражданнарның хакимият тарафыннан хупланган инициативасы. Алар эшләсен өчен финанслау табылды», – дип ассызыклады Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе.
Нилов шулай ук Татарстанның массакүләм спортны үстерү тәҗрибәсен билгеләп үтте. «Һәр районда спорт мәсьәләләренә аерым игътибар бирелүе сөендерә. Массакүләм спортны үстерүгә күбрәк акча бүлеп бирелгән саен, җинаятьчелек, алкоголизм, наркомания, дөрес булмаган яшәү рәвеше аркасында барлыкка килгән төрле авырулар белән көрәшкә ресурслар азрак таләп ителәчәген аңлыйлар», - диде ул.
Депутат сүзләренчә, мондый мисалларны күп китерергә мөмкин. «Мин Татарстанның барлык районнарында да булдым диярлек, һәм социаль, мәгариф учреждениеләренең ничек эшләвен ишетеп кенә түгел, күреп беләм. Алга таба сәясәт шул ук юнәлештә эшләр, дип ышанам. Чөнки бу - тулы бер команда җитәкчесе булган Рөстәм Миңнехановның күпьеллык сәясәте. Бу - башкарма, закон чыгару һәм муниципаль хакимиятләрнең команда эше», - дип белдерде ул.
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов
«Татарстан беренчеләрдән булып комплекслы паллиатив ярдәмне үстерә башлады»
Иҗтимагый ярдәм штабы вәкилләре Ниловка үз инициативаларын тәкъдим итте. Ул аларны хуплады. Аларны алга таба гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә әзер булуын әйтте.
Штаб әгъзасы Дәлия Гайнанова инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Дәүләт хезмәтләре порталында (Госуслуги) медицина һәм социаль учреждениеләр буенча маршрутлы навигация картасы төзергә тәкъдим итте.
«Үзенчәлекле бала әнисе буларак шуны әйтәсем килә: 16 ел элек, улымны тапкач, минем өчен инвалидлык дөньясы бик ерак иде. Мин кайсы хастаханәләргә мөрәҗәгать итәргә белмәдем, кайда дәвалану, уку мөмкинлеге булуын да белмәдем. Һәм мин маршрут ясалмаганын аңладым. Хәзер бу проблема махсус хәрби операциядә катнашучыларга да кагыла. Алар кайдан ярдәм алырга һәм ничек эшкә урнашырга икәнен белми. Туганнары аларга ничек итеп ярдәм күрсәтәсе икәнен белми», - дип белдерде ул.
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов
Штаб әгъзасы Владимир Вавилов паллиатив ярдәм кирәк булган пациентларны хастаханәләрдә үзәкләштерелгән рәвештә урнаштырырга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, хәзер махсуслаштырылган койкалар төрле медицина учреждениеләренә бүленгән.
«Татарстан беренчеләрдән булып комплекслы паллиатив ярдәмне үстерә башлады, Без хоспислар төзедек. Әмма мондый ярдәмгә мохтаҗ пациентлар елдан-ел арта бара. Төбәккә койкалар саны бүлеп бирелә. Алар болай бүленә: хастаханәләрдә – ике, өч, сигез, ун. Ләкин пациентлар анда авыру профиле буенча түгел, һәм аларга кирәкле ярдәм күрсәтелми. Нәкъ менә махсуслаштырылган биналарда паллиатив ярдәм күрсәтергә кирәк», - дип ачыклык кертте ул.
Вавилов фикеренчә, гамәлдәге койкаларга һәм аларны төзүгә төбәкләргә бүлеп бирелә торган акчаларга аудит үткәрергә кирәк. «Койкаларны үзәкләштерергә кирәк. Контроль кирәк. Мондый пациентларга ярдәм үзәкләштерелгән рәвештә күрсәтелергә тиеш», - дип билгеләде ул.
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов
«Инициативаларны хупларга кирәк»
Штабның тагын бер рәисе Дамир Нургалиев яшьләр парламенты вәкилләре инициативалары турында сөйләде. Аларның берсе вейплар сатуны чикләүгә кагыла. «Безнең активист Татарстан буенча вейп сатуның йөз ноктасын тикшерде. 100дән 95ендә катгый хокук бозулар бар», - дип хәбәр итте ул.
Башка инициатива мотобайкта йөртү хокукын алу өчен өлешчә тыю яки яшьне арттыруга кагыла. Бу инициатива үлем очракларының күп булуы сәбәпле тәкъдим ителгән.
Нургалиев шулай ук яшьләр авыл җирлегеннән китмәсен өчен, «Авыл табибы» программасы үрнәгендә яшь белгечләргә ярдәм күрсәтү тәкъдимен карауны сорады.
«Теләсә нинди инициативаны хупларга кирәк. Әлеге тәкъдимнәр башка процесслар өчен катализатор булырга мөмкин. Сез барысын да дөрес эшлисез», - диде Нилов.
Депутат ассызыклаганча, Татарстан дисциплина, эш сыйфаты һәм нәтиҗәгә йөз тотуы белән аерылып тора. «Максатлар куела һәм бурычлар билгеләнә. Һәм иң мөһиме – җаваплы кешеләр билгеләнә, конкрет сроклар күрсәтелә. Һәм нәтиҗә өчен катгый сорау бар. Дисциплина - ул бар әйбернең дә нигезе. Дисциплина, тәртип һәм җаваплылык – уңышка китерә торган әйбер. Моны саклагыз. Төбәккә темпны киметмәскә телим», - дип йомгаклады ул.
25 июльдә Казанда Рөстәм Миңнехановның иҗтимагый ярдәм штабы ачылды. Ул Татарстан халкы белән хезмәттәшлек итү, социаль әһәмиятле инициативалар буенча тәкъдимнәр җыю өчен булдырылган.
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов
Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, Татарстан Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны һәм Мәләкәс бер мандатлы сайлау округында ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.
Кичә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә Виталий Смирновтан документлар килде. Аның кандидатурасы «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе» сәяси партиясенең төбәк бүлеге тарафыннан тәкъдим ителде.
Исегезгә төшерәбез, сәяси партияләр тарафыннан Рәис вазифасына дүрт кандидат тәкъдим ителде: Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Руслан Йосыпов (ЛДПР), Виталий Смирнов (Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе).
Татарстан Рәисен сайлауларга кандидатларны теркәү өчен документлар тапшыру срогы 30 июльдә 18:00 сәгатьтә тәмамланачак.
Чыганак: «Татар-информ», Надежда Гордеева