Главные новости Казани
Казань
Август
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Мәхәббәтле репортаж»: Илнат Фәрхуллин белән кәләше Регина туеннан истә калганнар

0

Мәхәббәт иленә сәяхәт

Кеше тормышында бик тә мөһим этаплар бар. Өйләнешү гомерлеккә истә калырлык була. Ихлас елмаюлар, пар килгән яшьләргә бәхет теләп аккан күз яшьләре, татлы булса да, әче дип үбешүләр, якын кешеләр... Кичә Казан янындагы матур бер ресторанда Татарстанның атказанган артисты Илнат Фәрхуллин белән Башкортстанның атказанган артисты Регина Гәрәева өйләнеште. Нәкъ менә кичә алар ике йөздән артык шаһит каршында гомергә бергә булырга, мәхәббәт хисен түкми-чәчми сакларга вәгъдә бирде. Шаһитлар исә эчтән генә «амин», дип торды. Шаһитлар арасында мин дә булдым, мин дә бәхет теләдем.

Сезгә дә туйда күргәннәрне сөйлим әле. Мәхәббәт иленә чакырам сезне. Киттек!

Язылышу тантанасы

Кияү белән кәләш безнең гаиләгә туйга чакыру җибәргәч үк: «Дөрес аңлагыз, әгәр дә «яз» дисәгез, язармын, теләмәсәгез - сезнең өчен шатланып, бәхет һәм тигезлек теләрбез», - дидем. Регина да, Илнат та бу репортажны, алай диясе дә килми, ә, әйтик, чынбарлыкка нигезләнеп язылган мәхәббәт турындагы әсәрне язуыма каршы килмәде. Репортаж бит инде ул хиссезрәк жанр, ә кичәге тантана шундый җиңел, якты хис белән сугарылган иде. Аларның ризалыгы белән язам әле.

Һәр кеше, гадәттә, үзе белән охшашрак кешеләрне үзенә тарта. Әгәр игътибар итсәгез, янәшәгездә нәкъ менә сезнең белән бер дулкында йөзүчләрдер. Илнат белән Регинаның да туганнары, дуслары, коллегалары кәләш һәм кияү кебек ихлас, чын, битлекләрсез иде. Шушы ихласлык янып торган күзләрдә сизелде.

Туйда барысы да уйланган, барысы да үз урынында иде. Яңгыр яуса – кулчатырлар, биергә – башмаклар, суык булып китсә, пледлар бар иде. Кунакларга бары тик үңайлы шартлар тудырганнары өчен яшьлергә бик зур рәхмәт. Язылышу тантанасы башланганчы, кунаклар фуршет янында җыешлышты, фотога төште. Россиякүләм бәйгеләр лауреаты Айгөл Зәйнуллина берсеннән-берсе матур көйләр уйнады. Җанлы уен коралы сихрилек тә өстәде.

Туйның рәсми өлешен Гүзәл Зиятдинова алып барды. Язылышу тантанасы үтә торган урын әкияттәге принцесса белән принц кавыша торган урынга охшаган иде. Яки төрек фильмнары геройларының «эвет» (төрекчә «әйе») дип әйтә торган урыннарыннан бер дә ким түгел тде. Чын әкияттәгечә!

Гүзәл ханым үз эшенең профессионалы! Илнат белән Регинаның танышу, кавышу тарихын яттан сөйләде. Мәктәптә укыганда шигырь ятлау буенча иң алдынгылардан булмаган минем өчен бу чын талант кебек. Ул тарихны сезгә дә сөйләп үтим әле.

Илнат белән Регины өч ел элек танышкан. Кәләшкә Илнатның харизмасы, оптимист булуы, төрле-төрле идеяләргә бай булуы ошаган. Илнатның елмаюы, чыннан да, кемне генә гашыйк итмәгән икән. Гыйшык хисе Регинаның күңененә кереп оялаган булса да, ул татар-башкорт кызларына хас булган тыйнаклык турында онытмаган. Илнат аны үбәм дип үрелгәндә, ул... Нишләгән? Ул аны үзенә якын китермәгән. Әмма Илнат чын татар егетләредәй бер дә бирешергә уйламаган, син барыбер минеке булачаксың, дигән. Күрәсең, Илнатның бу уйлары фәрештәләрнең «Амин» дигән чагына туры килгән.

Илнатка Регинаның кай яклары ошаган соң? Ихласлык, сөйкемлелеге, аның төрле, хәтта бәлки башка да сыймаслык булган идеяләрен чынга ашыруда ярдәм итәргә теләве, әлбәттә, чибәрлеге һәм мөлаем елмаюы үзенә караткан. Гашыйк булган ир-ат баһадирдай көчле була, әйтерсең лә аның алдында бер чик тә, ул үтә алмаслык бер сынау да булмый. Илнат яшүсмерләр кебек гашыйк була! Артист кеше сәеррәк бит инде ул... Илнат та беренче тапкыр ярату сүзен кайдадыр ресторанда яки табигать кочагында әйтми, ә араларында 550 чакрым ара булганда әйтә! Мәхәббәт хисенә километрларга бирешми икән. Илнат тәүге тапкыр «яратам» дип, Регина машинасын парковкага куйганда, әйтә. Тапкан вакыт, дип әйтүем... Күпчелек хатын-кыз болай да машина йөртү буенча чемипон түгел бит инде, шулай да Регина маневрын төгәлли, әмма бер сүз дә дәшми. Регина бик тәвәккәл кеше икән, машина йөрткәндә мәхәббәт аңлатуга бүленергә теләмәгән, күрәсең. Шулай итеп, тарих дәвам итә.

Вакыт бара, хисләр ныгый, акыл аңлый, мәхәббәт барыбер үзенекен итә. (үзем язам, куз яшьләрем клавиатурага тама...) СөбхәнАллаһ, мәхәәбәтнең көче корычтай! Әле дә ярый сөю бар. 2024нче елның 4 ноябре дә кичәге көн кебек Илнат белән Регинаның уртак тарихларында алыштыргысыз урын алып тора. Казан. Уникс. Илнат җырлый, Регина янында бии... Кияү тәвәкәлли, вакыт җиткәнен аңлый. Регина тиз арада концертның сценарий буенча бармавын сизеп алгандыр, йөрәге дөп-дөп типкәндер инде. Дулкынландыргыч, тормышны 360 градуска үзгәртергә сәләтле сүзләр. «Регина, син миңа кияүгә чыгарга ризамы?» Әлбәттә! Чын әкияттәгечә. Илнат алдан ук алып куйган йөзек кенә зуррак була, әмма мәхәббәт өчен бу бер дә мөһим түгел.

Туйда кәләш белән кияү бер-берсенә кидергән балдакларның зурлыгы туры килде – монысы мөһим. Шушы балдаклар сезнең мәхәббәтегезне тагы да ныгытсын!

Банкет җырлар, биюләр, котлаулар

Туйның банкет өлешенә күчик. Банкетны Рафил Галиуллин алып барды. Импровизациягә нигезләнгән юморы аны башка алып баручылардан аерып тора. Көлдек, шаярдык.

Чакырылган кунаклар арасында Татарстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Резедә Төхвәтуллина бар иде. Атказанганнар арасыннан Данир Сабиров, Рөстәм Насыйбуллин, Алсу һәм Фәнил Фәйзуллиннар бар иде. Илшат Сафин, Гөлүс Хәбибрахманов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Илсөя Бәдретдинова да бу кичәдә булды. Әмма туй концертка охшап калмады. Монысы сөенечле. Һәрберсе икешәр-өчешәрне җырлый башласа, озаккарак сузылыр иде. Өйгә кайтып җиткәндә болай да сәгать ике тула иде инде.

Хедлайнер булып «Айфара» төркеме чыгыш ясады. Кушылып җырладык, биедек. Алмазга 50 булса да, дәрт-дәрман ташып тора икән, кыздырды гына. Шулай ук яшьләрне блогер Рәвил Закиров та котлап китте. Җырлый икән ул. Музыкаль белеме булганнарга аның җырлавын тыңлау кыенрак булгандыр инде, ә безнең ишеләргә ярый…

Туйда көтеп алынган мизгелләнең берсе – ул әти-әнинең котлавы. Кода бик ачык кеше икән! Регина ул ягы белән әтисенә охшаган. Сүз биргәч тә, ул: «Алып баручы урынына хәзер мин калам инде», - диде. Безнең кеше, кыскасы. Аның күзләрен дә, сүзләрен дә балалары белән горурлану хисе биләп алган иде. «Башкортстан белән Татарстан һәм якын төбәкләрдә дан казанып, үзләрен күрсәткән, балкып торучы йолдызлар сез», - диде ул. Регинаның әнисе Тамара ханым алмазлы мозаикадан картина бүләк итте балаларына. «Ике төн утырдым, шушы портретны ясаганда күземнән яшь китмәде», - диде ул.

Илнатның әнисе дә яшьләргә бәхет теләде. Кияүнең әнисенә булган җылы мөнәсәбәте турында язмыйча булмый. Киләчәктә дә Саимә апаны сөендереп торырга насыйп итсен. Амин.

Парның бертуганнары да бер йодрык кебек. Дөрес тәрбия алганнары да күренеп тора. Киләчәк тормышта да шулай булсын. Туй ахырында Илнатның: «Киләсе көннәрдә дә шулай дус булыйк. Туй бетте дә, бер-беребезне оныттык, булмасын. Хәбәрләшеп торыйк, чөнки бүгенге көндә шундый заманда яшибез – туган туганны белми», – диюе минем күңелемдә дә чагылыш тапты. Туганлык кадерен белү бик кирәк.

Чынбарлыктагы әкият

Иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе ул, Регина белән Илнатның бер-берсенә карашып, өр-яңа җыр башкарулары иде. «Әкиятем» дип аталган җыр. Әйтәм бит, чын әкияттәгечә булды бу туй, көн. Әмма, шөкер, бу мәхәббәт тарихы чынбарлык! Арагызда мәхәббәтнең барлыгына ышанмаучылар булса, ихластан киңәш итәм – Илнат һәм Регина белән танышыгыз. Алар башкарган «Әкиятем» җырын тыңлагыз. Күзләренә карагыз. Алар балкып тора!

Илнаң – автор-башкаручы. «Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы» (Тукай) дип көенәсе юк. Илнатның илһамчысы бар. Регина исә үзе дә чын талант иясе. Дус кызлары белән башкортча биюләрен дә карап үтегез, матур бит!

Әйдәгез берегез җырлап, икенчегез биеп, гөр китереп яшәгез. Әниегез Тамара ханым әйтмешли, «күршеләргә үрнәк булырай» булсын юлыгыз.

Пиар-ход булып кына калмасын...

Мин үзем бик ышанучан инде. «Малаймы, кызмы?» дигән язылу шар күренгәч, и-и-их, сөендем. Шөкер, дидем. Ә болар!..

Уен-көлке генә икән. Туйда берничә тапкыр була торган тәнәфесне болай итеп игълан иткәннәрен күргәнем юк иде әле. Шар эченнән зәңгәрсу һәм ал төстәге кечкенә шарлар һәм «тәнәфес» дип язылган язу чыкты. Шулай да, насыйп итеп, яшьләрчә әйтсәк, Фәрхуллиннар гаиләсенең гендер-патиена да, ягъни менә-менә дөньяга аваз салам дип торган сабыйның җенесен белү бәйрәменә дә барырга насыйп итсен.

Тормышыгыз тортыгыз кебек татлы-баллы булсын

Видеоларны карагач, игътибар иткәнсездер: кунакларның күбесе кара киемнәрдән. Мин дә һәм, бәлки, башкалар да башта куркыбрак калганнардыр. Әле өстәвенә Илнат белән Регина дресс-код булуын туйга 1-2 атна кала гына әйтте. Туйга дип, башка төстәге күлмәк алган хатын-кызлар сөенгәндер инде, ә ирләр хатынга тагын яңа күлмәк алырга кирәк дип көенгәндер. Без ирем белән рәвешен китереп кара конверт та алган булдык.

Барыбыз да кап-карадан булсак, ничек булыр, дидек?.. Данир Сабиров та бу хакта шаяртып алды. «Күрәм, бөтенесе диярлек карадан киенгән, өстә вертолет оча. Берәр түрәне җирлиләр микән дип уйладым, гафу итегез», – диде ул. Аннан кунакларның көләч йөзләрен, куллардагы берсеннән-берсе матур чәчәк бәйләмнәрен күреп, ялгышканын аңлагандыр.

Кунакларның кәефләре күтәренке булгач, киемнең кара төстә булуы бер дә сизелмәде. Бары тик якты төсләр белән искә алырлык туй булды.

Торт үбешүләр кебек татлы вә баллы булды. Илнат белән Регина тәмлүшкәне җиләк-җимешләр белән бизәде. Тортны үзегез тәмлеләндергән кеби, тормышыгызны да үзегез матурлатып, күңелле вакыйгаларга баетып яшәгез.

Теләчедән килгән бер абый (кызганыч, исемен хәтерләмим, ике йөз кешенең һәрберсен каян гына истә калдырып бетерәсең инде) әкәмәт дөрес һәм урынлы сүзләр әйтте. Артист тормышы гел күз алдында бит инде ул. Бу абый да нәкъ менә шул хакта сүз кузгатты. Я Раббым, үзең сакла. Сез дә, күз тимәсен дип, карагыз һәм укыгыз. Тигезлек һәм бәхет телик. Әле, насыйп итеп, безгә – жуналистларга, Илнат белән Регинаның агач, көмеш, алтын, зөбәрҗәт туйлары булды дип, язарга язсын. Амин!








Лендруш Егикян: человек, который сохраняет высокую миссию быть армянином вдали от Родины

TRENDBOOKS.AI – первая в России нейросетевая платформа для предиктивной тренд-аналитики в моде и дизайне

Антитела альпак помогли ученым создать новые методы лечения рака

Парад вулканов на Камчатке


AI talent comes at a 30% salary premium: ‘If you try to play catch up later, this is going to cost you even more’

Report: Liverpool decision hands advantage to Man United in midfielder pursuit

Palestinian envoy urges action at UN: “History will judge us all”

Exclusive: Fintech giant Stripe building ‘Tempo’ blockchain with crypto VC Paradigm


Обновлена платформа для мониторинга данных Smart Monitor

Антиармянские публикации в российском научном журнале «Современная научная мысль»: расследование фонда «Гегард»

CorpSoft24 предоставил сервера для нужд машинного обучения

В Петербурге центр города и Лахтинскую гавань связали водными круизами


Steam for Chromebooks is getting axed in 2026 instead of exiting its 4-year beta

Первый взгляд на мобильную версию Neon Spellstorm

New study shows that Gen Z is spending way less money on videogames than older gamers

Открыты сервера MMORPG ROM: Golden Age


Овочі можусть стати розкішшю для українців


В Татарстане сотрудники Росгвардии задержали троих подозреваемых в кражах из сетевых гипермаркетов

Пельмени из гуся и таксисты-гиды: туристы-ярославцы делятся лайфхаками о Казани

В Татарстане при содействии спецназа Росгвардии задержаны подозреваемые в незаконной банковской деятельности

Председатель союза китайских предпринимателей Лицюнь высоко оценил качество дорог России


Игорь Семшов: В «Зените» нет той химии, которая была 2-3 года назад

«Бежим за Мечту — Ходить»: подростки на протезах пробегут марафон в Екатеринбурге

В аэропорту Волгограда ввели временные ограничения на взлет и посадку самолетов

Билайн в Татарстане увеличивает емкость сети более чем в 2 раза


Казанский астроном раскрыл тайны магнитных бурь

Названы самые выгодные направления для путешествий по России в сентябре

Специалисты предупредили об опасности купания в цветущих водоемах

В Татарстане ожидаются кратковременные дожди, грозы и очень крепкий ветер


Фриц достиг третьего раунда на турнире в Цинциннати

Хачанов достиг третьего раунда теннисного турнира «Мастерс»

Павлюченкова уступила 94-й ракетке мира на турнире WTA в Цинциннати

Теннисист Медведев проиграл австралийцу Уолтону и выбыл из турнира Цинциннати


Игорь Семшов: В «Зените» нет той химии, которая была 2-3 года назад

Комфорт-класс с элементами бизнеса: в Казани стартовали продажи в ЖК «Феномен будущего»

Названы самые выгодные направления для путешествий по России в сентябре

КГ PROGRESS: в Перми работают самые опытные стоматологи в России


Музыкальные новости

Столичный суд взыскал с Басты долг по коммунальным платежам

Архипелаг 2025: стартовали с максимальными баллами

Миллионные долги и разбитые партнерства: судебные баталии Аллы Пугачевой

Юрий Лоза жёстко оскорбил творчество Клавы Коки


Билайн в Татарстане увеличивает емкость сети более чем в 2 раза

В Татарстане сотрудники Росгвардии задержали троих подозреваемых в кражах из сетевых гипермаркетов

Председатель союза китайских предпринимателей Лицюнь высоко оценил качество дорог России

Пельмени из гуся и таксисты-гиды: туристы-ярославцы делятся лайфхаками о Казани


Добро в каждой чашке: Елизавета Боярская, фонд «Жизнь в Движении» и сеть кофеен «Ягода» запускают авторский кофе для помощи детям с ОВЗ

Неоконсервативная политика Трампа: антироссийский курс и новый "санитарный кордон"

Уникальное шоу Натальи Которевой «Женщина за 50» в Москве 20 сентября

В Москве завершается основной этап благоустройства набережной у метро «Спартак»


Дилеры по всей России получают Lada Iskra. Пока отгружают только седаны в цвете «Капитан» и универсалы в цвете «Табаско»

Хуснуллин по видеосвязи поприветствовал участников автопробега БРИКС

Пельмени из гуся и таксисты-гиды: туристы-ярославцы делятся лайфхаками о Казани

Председатель союза китайских предпринимателей Лицюнь высоко оценил качество дорог России


Почему Трамп сказал, что едет в Россию, если встреча назначена в Аляске

Bloomberg: встреча Путина и Трампа сама по себе представляет победу Москвы

Почему Трамп захотел быстро встретиться с Путиным, объяснил Хазин

В Казани начали строить второй участок второй линии Казанского метро


Виноваты комары: доберется ли до Татарстана экзотическая лихорадка из Китая



ВТБ передал в детскую городскую больницу № 7 оборудование для противошоковой терапии

«Это же наше детство» - День физкультурника отметили в экстрим-парке УРАМ

Казанский астроном раскрыл тайны магнитных бурь

В Казани водитель легковушки попал в больнице после столкновения с КамАЗом


Зеленский пригрозил «третьей мировой войной» в случае давления на Киев в вопросе уступок территорий


Новый вторник — новый дайджест

Победная серия воронежского «Факела» продолжилась на поле «КамАЗа»

Алтайские легкоатлеты завоевали четыре медали на чемпионате России в Казани

Спортсмены Росгвардии стали призерами чемпионата России по легкой атлетике


Лукашенко получил первую золотую монету из белорусского сырья


Минниханов и председатель «Автодора» обсудили развитие дорожной сети Татарстана

Рустам Минниханов: «Самое главное – у нас есть компетенции строить метро»

«Утром король, в обед на поле»: Рустам Минниханов посетил три района Татарстана

Минниханов обсудил ход уборочных работ с активом Пестречинского района


В Татарстане задержали водителя пикапа, который вез в клетке медвежонка

Экологи обнаружили незаконный карьер в Нижнекамском районе

Минлесхоз РТ составляет план по охране и защите леса на 10 лет

Татарстанцы чаще жалуются на свалки, меньше — на опасные производственные объекты


Специалисты предупредили об опасности купания в цветущих водоемах

Названы самые выгодные направления для путешествий по России в сентябре

В Татарстане ожидаются кратковременные дожди, грозы и очень крепкий ветер

Комфорт-класс с элементами бизнеса: в Казани стартовали продажи в ЖК «Феномен будущего»


Заместитель прокурора Архангельской области и Ненецкого автономного округа Павел Матанцев проверил ход ремонтных работ в школе № 1 г. Нарьян-Мара

Беспроводной сканер штрих-кодов SAOTRON P05i промышленного класса

На Новой Земле провели испытания межконтинентальной крылатой ракеты «Буревестник»

Сотрудниками полиции и Росгвардии задержан гражданин, причастный к поджогу релейного шкафа в Архангельской области


Историко-краеведческая выставка «Древности земли крымской»

Прогноз погоды в Крыму на понедельник

Прогноз погоды в Крыму на 11 августа

Прогноз погоды в Крыму на 13 августа


Прогноз погоды на сегодня, 13 августа

Повышение пенсий в сентябре: кого это коснется в Татарстане

Игорь Семшов: В «Зените» нет той химии, которая была 2-3 года назад

Тульская область заняла третье место по экспорту химикатов














СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *