Главные новости Казани
Казань
Август
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Бистә шәле»ндә катнашкан Илшат Заһидуллин: «7 яшемдә әбием шәл бәйләргә өйрәтте»

0

Әтнә, Арча, Алексеевск, Саба, Теләче, Аксубай, Кукмара, Лаеш, Питрәч һәм башка районнардан катнашучылар, кунаклар килгән иде.

Дастаннарда телгә алынганга,

Хыялымда көн дә сиңа чабам,

Тукталам да чал тарихың каршысына

Бихисап күп сорауларга җавап табам.

Риваятьләр ишетелә ерак чордан,

Ерак бабам бу җирләргә нигез салган.

Бик осталар яшәгән бу җирләрдә,

Бистә сүзе мәңгелеккә берегеп калган.

– Хәерле көн, хөрмәтле Балык Бистәсе халкы, мөхтәрәм милләттәшләр, ерак араларны якын итеп килгән кунаклар! Сезне Балык Бистәсе җирлегендә күрүебезгә бик шатбыз. Балык Бистәсе – элек-электән матур табигате, гүзәл Чулман елгасы белән мактала. Киң күңелле, талантлы һәм тырыш кешеләр яши безнең якта, – дип башлап җибәрделәр бәйрәмне алып баручылар.

«Елдан-ел фестиваль таныла, дуслык җепләре ныгый бара»

«Бистә шәле» республика хатын-кызлар кәсебе фестивале өченче ел рәттән халыкны районның Сабантуй мәйданына җыя. Моннан ничәмә еллар элек барлыкка килгән шәл бәйләү кәсебе Балык Бистәсенең Күгәрчен авылында башланып киткән булган. Тора-бара ул башка җирлекләргә, авылларга да күчкән һәм шәл бәйләү осталары белән тулаем район дан тота башлаган. Оештыручылар билгеләвенчә, фестивальнең максаты – әлеге кәсепчелекне, матур традицияләрне саклап калу һәм киләсе яшь буыннарга тапшыру.

Фестивальне ачу тантанасы бәйрәмдә чыгыш ясаячак иҗат коллективлары белән танышудан башланып китте. Мәйдан буйлап беренчеләрдән булып Балык Бистәсенең төрле авылларыннан килгән уңган ханымнары узды. Аннары парадны ансамбльләр дәвам итте.

Бәйрәмне тантаналы рәвештә Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов ачты:

«Бистә шәле» хатын-кызлар кәсебе фестиваленең төп максаты – гореф-гадәтләрне саклау, барлау һәм киләчәк буыннарга тапшыру. Горурланып әйтә алам, «Бистә шәле» фестивале бу юнәлештә бер зур адым булып тора. Бүгенге бәйрәмгә республикабызның 15 районыннан 300дән артык кунак җыелды. Елдан-ел фестиваль таныла, дуслык җепләре ныгый бара. Сезгә чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Һәркайсыгызга исәнлек-саулык, тынычлык телим. Бик зур рәхмәт!

Халыкны «Таткультресурсцентр»ның проект эшчәнлеге һәм мәдәни инициативаларга ярдәм итү секторы мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гүзәл Фәезова да сәламләде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Хафизҗановна Әюпова, «Таткультресурсцентр» җитәкчесе Алсу Равил кызы Мифтахова һәм шәхсән үземнең исемнән әлеге матур бәйрәм белән котлыйм. Менә 3нче ел рәттән сезнең бу бәйрәмегезгә киләбез. Ул әле бик яшь бәйрәм, ләкин елдан-ел аның масштаблары зурайганын күрәбез. Бүген без биредә катнашучы районнарның да артканын күрәбез. Аннары беренче мәртәбә Оренбург өлкәсеннән дә килүчеләр бар. Һәм киләсе елда ул төбәкара дәрәҗәсендә булачак, дип ышанабыз.

«Бистә шәле» – чыннан да районның бер брендына әверелеп бара

«Иң креатив шәл» – фестивальдәге төп бәйгеләрнең берсе булды. Районның социаль-мәдәни бүлеге мөдире җитәкчесенең урынбасары Резеда Җәләлова:

«Бистә шәле» – чыннан да районның бер брендына әверелеп бара. Шунысы да куанычлы, элегрәк, беренче елда күбрәк районыбызда яшәүче шәлчеләр катнашкан булса, хәзер ераклардан, башка яклардан да шәл бәйләүгә маһир осталар җыела. Һәм «Иң креатив шәл» конкурсында катнашучылар да арта бара. Быел да әлеге конкурста күптөрле шәлләр тәкъдим ителгән. Анда гади һәм классик форматтагы шәлләр генә түгел, косынка, шарф, палантин кебек бәйләнгәннәре дә күргәзмәдә урын алган. Төрле бизәкләр белән бизәкләп, чуарлап, энҗе-мәрҗәннәр белән бизәп искитмәле матур, ялтыр-йолтыр итеп тора торган җепләр белән дә ясалган шәлләрне күрәбез. Конкурсның жюри әгъзалары эшнең затлылыгына, иҗади башкарылышына, аның бизәкләренә һәм аның сыйфатлы, пөхтә итеп башкарылуына игътибар итә. Һәм инде, әлбәттә кулдан бәйләнгәннәре генә игътибарга алына. Хәзер махсус машинкалар ярдәмендә бәйләүләр модага керсә дә, куллар җылысы белән бәйләнгән шәлләргә берни җитми!

Балык Бистәсенең Яңа Арыш авылы китапханәсе мөдире, урындагы «Авыл офыклары» газетасының актив хәбәрчесе Рәзилә Мөхәммәтрәхимова ел саен фестивальне оештыру эшләре үзәгендә кайнап йөрүен беләм.

Бистә шәле» республикакүләм фестивальгә әверелде. Әлеге фестивальне без шундый куанып үткәрәбез. Чыннан да, аның масштаблары киңәя. Әзерлекләр бик иртә башлана. Бик теләп район мәдәният йортына репетицияләргә йөрибез. Күңелле һәм рәхәт фестиваль. Иң элек шәлләр бәйлибез, шуннан соң шәлләр белән мода дефилесын күрсәтәбез. Шулай ук «Ак калфак» белән дә аулак өйләр оештырабыз. «Бистә шәле» фестивале алга таба да дәвам итәргә, яшәргә тиеш. Елдан-ел килгән кунакларыбыз да арта. Бүген Кукмара районыннан «Сәйлән» һәм «Сердәш» ансамбльләрен каршы алдык. Аларны бөтен мәйдан белән таныштырып, бергәләп күңел ачтык. Күңелләребез бик шат, киләсе елларда да фестиваль шаулап-гөрләп үтсен, – дип сөйләде Рәзилә.

Ир-атлар да шәл бәйли икән

Шәл бәйләп утыручы ханымнар һәм кызлар янында бәйләүгә мөкиббән ир-егетләрне дә күргәч, таң калдым. Шәл бәйләүче Котлы Бөкәш авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, мәктәптә балалар өчен түгәрәкләр алып баручы укытучы Илшат Заһидуллин белән сөйләшеп алырга булдык:

Мин шәлләрне бик яшьтән үк бәйли башладым. Ир-ат яки хатын-кыз эше генә, дип санамыйм. Мин гомер буена шәлләр бәйләдем инде. Шуның белән тормыш иттек, барлык җитмәсләрне җиткездек. Бик кечкенәдән әтисез калдым, әби тәрбиясендә үстем. Әбием мине 7 яшемдә шәл бәйләргә өйрәтте. Без ул вакытта әле кәҗә мамыгыннан түгел, куянныкыннан бәйли идек. Яшь бәрән йонын алып кайтып, аңа куян мамыгы кушып эш итә идек. Егет кешегә – җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Әлһәмдүлилләһи шөкер, барысын да эшли беләм. Тормыш иптәшем белән йорт эшләрен дә синекенә, минекенә бүлешкәнебез юк. Без хайваннар да асрыйбыз. Ял минутларында бергәләп утырып шәлләр бәйлибез, – ди ул.

Бер шәлне бәйләргә күпме вакыт китә соң?

Бер шәлне – бер атна бәйлим. Үзем йонын эрлим, үзем бәйлим. Ихтыяҗ бар. Алалар, бүләккә дә алучылар бар. Җылы оеклар, бияләйләр дә бәйләп ташлыйбыз, энем.

Фестиваль төрле бәйгеләргә нәтиҗәләр ясап, лаеклыларны бүләкләүләр һәм хөрмәтләүләр белән дәвам итте. Алдарак язып үткәнемчә беренче чиратта «Иң креатив шәл» бәйләүчеләр билгеләнде. Аннары «Эрлим, чорныйм» һәм «Уртага читләрне тегү» кебек бәйгеләрендә җиңүчеләр ачыкланды һәм бүләкләнде.

Шәл бәйләүче, йон эрләүче яшь кенә малайларны күреп алдык. Казаннан Салават Мөхәммәдъяров һәм аның дусты Оренбург якларыннан килгән Даниил Кашерцев булып чыкты. Алар белән киләсе язмаларның берсендә якыннанрак таныштырып үтәрбез.

«40 ел шәл бәйлим»

«Иң креатив шәл»дә Гран-прины алган Рәзифә апа Җәмалиева белән аралашабыз:

Шәлләрне 40 ел бәйлим, Аллага шөкер. Әкрен-әкрен генә, вакыт булганда яраткан шөгылем белән мавыгам. Шушы көнгә кадәр ничәмә шәлләр бәйләдем. Мин тормышка чыкканда бернәрсә дә белми идем. Һөнәрем буенча тегүче идем, шәл бәйләргә килендәшләрем өйрәтте. Өч килендәшем бар. Бик тиз өйрәнеп тә куйдым. Ул чорда әле сарык йоны һәм куян мамыгы бергә кушылып бәйләнә иде. Кәҗә мамыгы юк иде. Бик четерекле хезмәт бу, сүз дә юк. Аннан соң түземлелек тә кирәк, йон да теләсә кая оча, өйдә тәртип салу да мөһим. Бүген мин бәйгедә кило дүрт йөз күләмендәге мамыктан бәйләнгән шәл белән катнаштым.Ул бөркәнеп ята торган шәл. Бәяне бирделәр, бик шатмын, – ди әңгәмәдәш.

Шулай ук, Рәзифә апа фестивальдән бик кәнәгать булуын әйтте һәм дәвамлы булуын теләде. Фестивальне Сабантуй кебек кадерле бәйрәм, дип атады.

«Керәшен мәйданчыгы оештырдык»

Шулай ук фестивальдә Алан-Полян авылының «Чулпы» һәм Казаклар Чаллысының «Нур» фольклор ансамбльләре Балык Бистәсе керәшеннәре мәдәниятен күрсәтте. Алар да бәйрәмгә ямь өстәп җибәрде. Фольклор иҗат коллективы җитәкчесе Сергей Новиков бу хакта тулырак сөйләде:

Без әлеге бәйрәмендә – керәшен мәдәниятен күрсәтәбез. Керәшен мәйданчыгы оештырдык. Биредәге мәйданчыкта август аенда була торган Спас бәйрәмнәрен күрсәттек. Мәйданчык түгәрәк формада ясалды. Беренчесе – Бал спасына багышланган, төрледән-төрле умартачылык продуктлары тәкъдим ителде. Аннары сәгать уңае буенча атласак, Алма спасы китә. Ул 19 августта бәйрәм ителә. Быел алма яхшы уңыш бирде. Түгәрәкнең бер өлешендә җиләк-җимешләрдән пешерелгән ризыклар тәкъдим ителде. Спасларны – безнең Чикләвек спасы тәмамлый. Ул әле 28 август көнне генә билгеләнә. Ләкин быел чикләвек уңышы да шәп күренә.

Төп мәйданда «Чулпы», «Нур» ансамбльләре Семык бәйрәме күренешен күрсәттеләр.

«Ел саен килергә, катнашырга ниятлибез»

Биредә сәхнә тоткан ансамбльләр чыннан да күптөрлелеге, үзләренең матур-матур җырлары белән сөендерде. Биектаудан килгән «Шигал» чуваш ансамбле солистлары белән әңгәмәләшеп алдык.

Безнең ансамбль Шигали авылы мәдәният йортында оешып эшләп килә. Безнең солистка Тамара Вахитова хорефографиядә дә, җырда да сынатмый. Иҗат коллективыбыз инструменталь: балалайка, аккордеон, гармун, гитара, скрипка һәм чуваш халкы милли уен коралларында уйныбыз. Бу фестивальдә беренче тапкыр катнашабыз. Бәйрәм күңелгә хуш килде, шулкадәр кунакчыл халык яши икән бу якларда. Ел саен килергә, катнашырга ниятлибез, – дип бәян итте Шигали мәдәният учагы һәм ансамбль җитәкчесе Вероника Натарова.

Төрле төр шәлләр, шәлләрдән ясалган күлмәкләр, калфаклар, кызлар өчен алка, йөзек, браслет ише бизәүгечләрдән һәм кул осталары эшләнмәләреннән торган күргәзмәне дә карап чыктык. Ниләр генә юк иде! Данлыклы бистә кабартмаларын да тәкъдим итәләр иде. Шулай ук җирле музей хезмәткәрләре дә бик бай һәм кызыклы эчтәлекле күргәзмә ясаганнар. Әлеге күргәзмәгә хәтта ки 80 һәм 100 еллык шәлләргә кадәр чыгарганнар. Музейда эшләүчеләр үзләре әйткәнчә, алар кадерле ядкарьләр итеп саклана. Алар турында безгә Олы Елга авылы тарихы музее җитәкчесе Хәтимә апа Солтанова сөйләп үтте.

Бәйрәмнең хедлайнерлары булып Рәфил һәм Эльмира Җәләлиевлар чыгыш ясады.

Журналист фикере: шәп булды, матур булды фестиваль

«Бистә шәле» гаять күңелле үтеп китте. Халык өчен аралашу мәйданы булды, шәлчеләр исә шәл бәйләү осталыкларын күрсәтте. Матур концерт карап,мастер-классларда катнашып, истәлеккә фотога да төштек. Балык Бистәсенең уңган кызлары пешергән тәмле ризыклардан авыз итеп, бу якларның шифалы суын эчеп, югары кимәлдә үткән чарадан көч алып, оештыручыларга рәхмәт белдереп таралыштык.

  • Балык Бистәсендә узучы «Бистә шәле» фестиваленнән фоторепортаж







ББР Банк вошел в число лидеров по доходности вкладов по итогам июля 2025 года

Первые кадры «Тайного города»: Милош Бикович, Евгений Чебатков, Алексей Гуськов и Мария Андреева в магической Москве

Певец SHAMAN выступил перед Ким Чен Ыном на празднике в КНДР

Почему люди плачут от счастья


MTV VMAs 2025 First Performers Revealed: Sabrina Carpenter, J Balvin, Ricky Martin & More!

1 dead, 2 injured after motorcycle crash in Queensbury

Sam Altman might be right: He’s not the only one who thinks the stock market is in ‘bubble’ territory

Samsung’s budget Galaxy Buds 3 FE are here


Лариса Долина отметит свой юбилей грандиозным концертом «В кругу друзей» на сцене Государственного Кремлевского Дворца

Мальчик нашёл зажигалку и спалил два дома

«Индекс ATI.SU, FTL РФ» теперь отражает ежедневную динамику цен на грузоперевозки

На Большом Смоленском мосту смонтировали противовесные блоки разводного пролета


Block Fortress 2 выйдет на iOS в середине сентября

NEOWIZ и Mad Mimic готовят мобильную версию рогалика Dandy Ace

Roco Kingdom Mobile обзавелась примерной датой релиза в Китае

Состоялся релиз RPG-выживача Dead Impact в App Store и Google Play



Хоккей объединяет: турнир по хоккею на кубок гендиректора «Транснефть – Прикамье» в Казани стал ежегодным

Посол КНР в России открыл Центр поддержки китайских инвестиций в Казани

"Рубин" со счетом 1:0 обыграл "Ростов" и вышел на второе место в РПЛ

Кузьма Сапрыкин станет «Ангелом» для Олеси Фаттаховой в сериале ТВ-3


ББР Банк открыл первый офис в Казани для бизнес-клиентов

Нижегородские «Метеоры» впервые отправятся в Московскую и Тверскую области

Стало известно, куда пропали красные фонари с Казанской набережной в Туле

Высотная гостиница появится около метро Студенческая в Новосибирске


Упавшее на остановку дерево и паук-оса: дайджест главных, значимых и резонансных региональных событий

Ленар Хакимзянов: «Уйнагыз, гармуннар!» объединяет соотечественников из разных регионов

Нацпроект "Новые материалы и химия" комплексно изменил систему подготовки кадров

Оксана Лут и Рустам Минниханов обсудили перспективы развития АПК Татарстана


Карен Хачанов стал первой ракеткой России в обновленном рейтинге ATP

Панова достигла финала в парном разряде на турнире в Цинциннати

Свентек стала победительницей турнира WTA в Цинциннати

Вероника Кудерметова поднялась на десять позиций в рейтинге WTA


Поступающим на службу в МВД Татарстана выпускникам юрфаков обещали 1 млн рублей

Нацпроект "Новые материалы и химия" комплексно изменил систему подготовки кадров

В Татарстане ввести подъемные будущим следователям в 1 млн рублей

25 августа в Казани пройдут мероприятия ко Дню памяти джалиловцев


Музыкальные новости

Органная музыка Баха, Генделя и Скарлатти прозвучит в Пскове 23 августа

Александра Веткина исполнит барочную органную музыку Баха, Генделя и Скарлатти на концерте в Пскове

У родителей не было денег на мечту сына, ее осуществил джазовый гений Бутман! Необычное хобби хоккеиста Ковалева

Концерт Щербакова отменили из-за протестов и низкой продажи билетов


"Рубин" со счетом 1:0 обыграл "Ростов" и вышел на второе место в РПЛ

Посол КНР в России открыл Центр поддержки китайских инвестиций в Казани

Упавшее на остановку дерево и паук-оса: дайджест главных, значимых и резонансных региональных событий

Более 820 нижнекамцев заключили контракт на военную службу с начала года


Праздник для всей семьи: отмечаем День флага России с Детским радио!

Лариса Долина отметит свой юбилей грандиозным концертом «В кругу друзей» на сцене Государственного Кремлевского Дворца

«Спартак» договорился с «Галатасараем» о переходе Куэсты

Чемпионат Московской области по футболу


Суд в Казани отправил в колонию экс-сотрудника ГАИ, виновного в пьяном ДТП

Жесткое массовое ДТП с трактором стало причиной смерти двух человек

Министр внутренних дел Татарстана проверил работу челнинского отдела полиции

Один человек погиб в ДТП с двумя иномарками в Татарстане


Перспективы развития опорных населенных пунктов обсудили в Казани

В Еврейской автономной области стартует реализация программ целевого обучения для учителей

Президент РФ назначил новых судей в Татарстане

Швейцария предоставит Путину иммунитет от преследования МУС для переговоров


В Москве спасли отца главкома ВСУ Сырского от смертельной болезни

В Москве спасли отца главкома ВСУ Сырского от смертельной болезни


Блогера Никиту Ефремова задержали в Шереметьево за финансирование ФБК*

У задержанного в Москве Никиты Ефремова нашли признаки схем ухода от налогов

«Короля кроссовок» Никиту Ефремова задержали за финансирование ФБК*

Основателя сети магазинов Nikita Efremov обвинили в финансировании экстремистской деятельности. Предположительно, речь о донатах ФБК


Ушла из жизни экс-замминистра здравоохранения РТ Любовь Никольская

«Не заболели, а наели»: казанский эндокринолог – об ошибках и заблуждениях при похудении

ВТБ передал в детскую городскую больницу № 7 оборудование для противошоковой терапии

Врачи РКБ Татарстана достали куриную кость от шашлыка из пищевода мужчины без операции


Встреча Трампа с Зеленским и лидерами Европы прошла по плану Путина

Зеленский после встречи с Трампом отказался от требования о прекращении огня

Встреча президента Трампа с Зеленским и лидерами Европы прошла по плану Путина

Ад и «русофобские потуги»: как российская пропаганда пересказала встречу Трампа, Зеленского и лидеров ЕС


"Рубин" со счетом 1:0 обыграл "Ростов" и вышел на второе место в РПЛ

Когда хоккей объединяет сердца

Уроженец Нижнекамска Ринат Сафин стал победителем ГТО в Чебоксарах

Хоккей объединяет: турнир по хоккею на кубок гендиректора «Транснефть – Прикамье» в Казани стал ежегодным


В Минске проходят переговоры Лукашенко с президентом Ирана

Иран вместе с Белоруссией готов противостоять санкциям Запада

Лукашенко отправил поздравление руководству Венгрии по случаю национального праздника

Лукашенко анонсировал подписание договора о стратегическом сотрудничестве с Ираном


Оксана Лут и Рустам Минниханов обсудили перспективы развития АПК Татарстана

Минниханов назвал даты форума «РОСТКИ» в 2026 году

Рустам Минниханов: «РОСТКИ» – уникальная площадка для усиления работы с Китаем

Минниханов посетил отремонтированный лагерь «Ласточка» в Бавлах и пообщался с детьми


В ходе операции «Чистый воздух» в Татарстане проверили свыше 3 тысяч машин

В Республике Татарстан пресечена деятельность по незаконной добыче водных биологических ресурсов

Жители Казани предложили создать новую заповедную зону «Орхидная долина»

Китайская компания построит завод по переработке отходов в Татарстане


Стало известно, куда пропали красные фонари с Казанской набережной в Туле

Оксана Лут и Рустам Минниханов обсудили перспективы развития АПК Татарстана

Замглавы Минстроя РФ Ересько: «Мы доверяем Татарстану и Казани»

Поступающим на службу в МВД Татарстана выпускникам юрфаков обещали 1 млн рублей


Ефимов: станция «Бульвар Генерала Карбышева» Рублево-Архангельской линии метро готова более чем на 50%

Наш ответ Харлею: новый российский мотоцикл представили в Москве

Bluetooth-сканер штрих-кодов SAOTRON P04 на базе CMOS-матрицы

«Два Алтая» вошли в федеральную программу по развитию въездного туризма


Прогноз погоды в Крыму на 19 августа

Какие бургеры лучше заказывать с доставкой?

Историко-патриотический экскурс «Сквозь дым и пламя Курской битвы»

Крымэнерго: Город: СИМФЕРОПОЛЬ. улицы: Залесская, Баррикадная, Соколиная, Красных Зорь, Шевченко, Соколиная, 60 лет Октября, Голубиная, Дружбы, Бастионная, Санитарная, Тополевая, Мускатная, 1 Конной Армии, Днепровская...


Майкоп и Адыгейск участвуют в конкурсе лучших проектов городской среды

Ученый объяснил рост численности пауков-ос в Татарстане

В Татарстане ввести подъемные будущим следователям в 1 млн рублей

Замглавы Минстроя РФ Ересько: «Мы доверяем Татарстану и Казани»














СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *