Ульяновск татарлары: «Милләтебезне дин саклый»
Татарстанның Чүпрәле районы Яңа Ишле авылында хәзер инде традициягә кергән Вәлиулла Хәсәнов укулары узды. Татарстан мөселманнары диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы, Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе һәм Сафиулловлар гаиләсе тарафыннан оештырылган әлеге күркәм чарада дин әһелләре, галимнәр һәм татар зыялылары катнашты. Дини укуларга Ульяновск өлкәсе вәкилләре дә чакырулы иде.
«Туган авылының данын еракларга тарату нияте белән йөри»
Бөек Ватан сугышы кырларында хәбәрсез югалган Вәлиулла Хәсәновның нәсел дәвамчысы – Татарстанның Тәтеш районы «Ак калфак» оешмасы рәисе, эшмәкәр-хәйрияче Рима Гомәр кызы Сафиуллова туган авылы Яңа Ишлене яшәтү, әти-әнисе нигезен саклап калу, газизләренең исемнәрен мәңгеләштерү өчен күп көч һәм тырышлык куя. Үзенең хәләл малыннан өлеш чыгарып, туган йортында гаилә музее ачып җибәргән. Авылның ямьле елга буйларын төзекләндереп, «Вәлиулла чишмәсе»н, «Ак әни коесы»н һәм «Гомәр паркы»н булдырган. Аның ярдәме белән яңартылган «Сара күпере» дә бүген халыкка хезмәт итә. Туган авылының данын еракларга тарату нияте белән, ел саен Яңа Ишледә, зурдан кубып, «Авыл көне» уздыра.
Быел бертуганының улы Ильяс Вәлиуллов белән берлектә оештырылган әлеге чара авыл мәчетенең 30 еллыгына багышланган иде. Ул Бөтенроссия күләмендәге дини укулар – фәнни-гамәли конференция форматында үтте. Рима ханым Тәтеш районының «Колос» агрофирмасы белән крестьян-фермер хуҗалыгына да уңышлы җитәкчелек итә. Кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнеп, югары күрсәткечләргә ирешә. Шушы көннәрдә генә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аны «АПКда хатын-кызлар» дип аталган Бөтенроссия конкурсында җиңүе белән тәбрикләп, диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.
Яңа Ишле мәчетенең 30 еллыгына багышланган дини укуларда катнашучылар иң әүвәл Рима Гомәр кызының авыл зиратында җирләнгән әти-әнисе белән якын туганнарының, шулай ук Октябрь революциясенә кадәр һәм аннан соңгы чорда хезмәт куйган имамнарның каберләрен зиярәт кылдылар. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Коръәннән сүрәләр укыды һәм барча әрвахларның да рухларына багышлап дога кылынды.
Өч дистә еллык тарихы булган мәчет каршындагы киң мәйданда үткән фәнни-гамәли конференцияне Коръән сүрәләре уку белән башлап җибәрделәр. Аннары ерак юлны якын итеп килгән кунакларны, авыл халкын Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров сәламләде. Ул туган җирен якын күреп, ел саен «Авыл көне», дини укулар оештыруы, чишмәләрне яңартып торуы өчен Рима Сафиулловага рәхмәт сүзләрен ирештерде. Һәр авылның да Рима ханым кебек тырыш, булдыклы, тәвәккәл кешеләре булсын иде, диде башлык.
«Рима» исемле сабан бодае оныннан чәкчәк белән сыйладылар
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та милләт җанлы Рима Гомәр кызының кендек каны тамган туфракка тугры калып, туган нигезен кадерләп саклавына соклануын белдерде. Бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган олпат һәм зыялы шәхес, уңган хатын-кыз буларак, быел ул Дубайда узган Сабан туена «Рима» исемле сабан бодае оныннан пешерелгән түгәрәк икмәкне алып барды һәм дөньяның төрле төбәкләреннән җыелган татарларны сыйлады, диде ул.
Сүз уңаеннан, «Авыл көне»ндә катнашучылар шушы сабан бодае оныннан әзерләнгән затлы вә татлы чәкчәкне авыз иттеләр.
Татар гаиләләре күп балалы, ишле булуы белән аерылып торган
Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенең гаҗәеп бай эчтәлекле вәгазендә милләтне саклау һәм гаиләләрне ишәйтү мәсьәләсенә тукталды. Ул һәркемне уйландырырлык хәвефле саннар китерде: соңгы перепись нәтиҗәләре буенча илебездә татарлар саны 600 меңгә кимегән, яшь гаиләләрнең 80 проценты таркала, ягъни аерылыша, ЗАГС органнарында теркәлгән парларның 50 проценты – катнаш никахлы.
«Революциягә кадәр татар театры да, филармониясе дә, академиясе дә булмаган. Татар гаиләләре күп балалы, ишле булуы белән аерылып торган. Хәзер болар барысы да – театры да, музее да бар, ә гаиләләрдә 1 яки 2 бала үсә. Элек халкыбыз Аллаһыдан куркып, динебез кушканча яшәгән, бүген исә бар җирдә дә динсезлек, имансызлык хөкем сөрә. Яшь әти-әниләр, төрле сәбәпләргә сылтап, бала табарга ашыкмыйлар. Чөнки алар үз-үзләрен генә ярату, нәфесләрен канәгатьләндерү, байлык туплау белән мәшгуль. Үз гаиләмә килгәндә, без – өч буын вәкилләре – бергә, бер түбә астында яшибез. Шатлыгы да, борчулар да уртак. Иң мөһиме, оныкларыбыз әти-әни, әби-бабай тәрбиясендә үсәләр», – дип белдерде Җәлил хәзрәт.
Шәрәфле кунаклар – тарих фәннәре докторы, академик Индус Таһиров белән тарих фәннәре докторы, профессор Энгель Таһиров Россия дәүләтен булдыруда татарларның роле турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Бүген дә Татарстан һәм татар факторының әһәмияте искиткеч зур, егетләребез яу кырында илебез патриотлары булуларын күрсәтәләр, диде тарихчы Индус Таһиров. Ә Энгель Ризак улы татар халкын дөнья күләмендә танытуга зур өлеш кертүче Рима Сафиулловага ЮНЕСКО халыкара оешмасының истәлекле бүләген тапшырды.
Татарның милли киеме хакында
Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе мөгаллиме Зөлфәт хәзрәт Мингалиев татарның милли киеме хакында тәфсилләп сөйләде. Ул мәдрәсә музеенда ядкарь булып сакланучы татар түбәтәен һәм хәләл җефете үз куллары белән киндердән тукыган татар камзулын киеп кайткан иде.
Гомер бакыеннан татар ир-атлары башларына түбәтәй киеп йөргәннәр, ә татар карчыклары бала итәкле күлмәкләре, җәеп бәйләгән яулыклары белән башкалардан аерылып торганнар, ничек булса да менә шушы кием традицияләрен кире кайтарасы иде, диде Зөлфәт кардәш.
Бөтенроссия һәм Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина милләткә хас киемнең дин белән бәйләнештә булуы хакында бәян итте. Татар-мөселман хатын-кызлары чит илләрдә эшләнгән киемнәрдән түгел, ә үзебездә матур, зәвыклы итеп тегелгән күлмәкләрне рәхәтләнеп киеп йөрсеннәр иде, диде ул.
Наилә ханым яңалыгы белән дә уртаклашты: Татарстан диния нәзарәте белән килешү нигезендә, тиздән Казанда татар-мөселман гүзәл затлары өчен милли-дини киемнәр тегү буенча махсус цех ачылачак.
Биектау районының «Татарстан» агрофирмасы җитәкчесе Ринат Аббазов исә Яңа Ишледә мәчет салу тарихын искә төшереп сөйләде. Чувашиянең Шемурша районындагы бер генә урамлы Әсән авылы татарларыннан үрнәк алып, без дә мәчет салырга булдык һәм кыска гына вакыт эчендә аны торгызып та куйдык, диде ул.
Дини укуларны һәм фәнни-гамәли конференцияне алып баручы мөхтәрәм дин әһеле – Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин милләтебез бишеге булган татар авылларын яшәтү, кыйбла тарафыннан җылы җилләр исә башлагач бер-бер артлы торгызылган мәчетләребез манарасыннан моңлы азан тавышын яңгырату, үзен татар-мөселман итеп санаган һәрбер кешегә татар түбәтәен киеп йөрү кирәклеге турында сөйләде. Рима Гомәр кызы кебек иманлы, татар җанлы эшмәкәр-хәйриячеләребез булганда татар авыллары яшәр әле, иншәАллаһ, диде хәзрәт.
Дини укулар мәйданчыгында чалма бәйләргә өйрәтү буенча мастер-класс үткәрелде. Ә күргәзмәләрдә һәм сәүдә нокталарында хатын-кызларга гаҗәеп матур калфаклар, изүләр, шәлләр һәм яулыклар тәкъдим иттеләр.
***
Фәнни-гамәли конференция Коръән сүрәсе уку белән төгәлләнде. Аннары мәчеткә өйлә намазына чакырып, моңлы азан тавышы яңгырады. Намаздан соң дини укуларда катнашучыларны һәм авыл халкын «Вәлиулла чишмәсе» буенда җәелеп киткән «Гомәр паркы»нда корбан мәҗлесе көтә иде. 200дән артык милләттәшебез шифалы корбан шулпасы һәм татар халык ашлары белән сыйландылар. Ә кич белән чишмә тирәсендәге мәйданда сәнгать осталары концерты гөрләп узды. Сәхнә йолдызлары Ильяс Халиков, Илгиз Шәйхразиев, Фәрид Мифтахов, Сөмбел Билалова һәм Артур Мингазов моңга сусаган халыкны җырлары белән сөендерделәр.
Чыганак: «Өмет» газетасы, Исхак Хәлимов