Главные новости Казани
Казань
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Фирдүс Тямаев Менделеевскида колониядә булган

0

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Менделеевскида урнашкан 10 нчы төзәтү колониясендә концерт куйган.

«Концерт үзенчәлекле, җылы, күңелне өзә торган булды. Без анда «Нәрсә соң ул бәхет? Әйтегезче», «Гомер үтә», «Ялгыз торна» һәм әти турында җырларны җырладык. Шушы егетләр исән-сау кайтсыннар. Аларны әти-әниләре, гаиләсе, дуслары көтә. Барсына да исәнлек-саулык теләдек», – дип сөйли Фирдүс Тямаев социаль челтәрдә.

Колониядә җырчыга тоткыннар үз куллары белән эшләгән «Нарды» уены тактасы бүләк иткәннәр. Уен тактасының тышлыгында да, эчендә дә җырчының фотосурәтләре ясалган. Ә такта үзе – Татарстан флагы рәвешендә эшләнелгән тышлык эчендә. Видеода җырчы шушы тактаны ясаган осталарга соклана.

«Егетләр шушы караңгы биналардан исән-сау чыксыннар, дигән теләктә калам. Киләсе план – сентябрь ахыры, октябрь башларында махсус операция зонасына юл тотабыз», – ди җырчы киләчәктә башкарачак эшләре турында.


















Музыкальные новости





























СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *