Татарстанда балаларга иң сирәк һәм иң еш куша торган исемнәр
Әминә, София, Айлин, Ясминә, Эмилия, Амелия, Ева, Мәрьям, Есения, Василиса, Арина, Виктория һәм Мия – 2025 елның гыйнвар-август айларында кыз балаларга куша торган исемнәр арасында иң популяры. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан ЗАГС идарәсендә хәбәр иттеләр.
Малайларга исә ешрак Әмир, Тимур, Мирон, Марк, Матвей, Кәрим, Эмир, Артём, Михаил һәм Эмиль дип кушканнар.
Кызлар өчен иң сирәк исемнәр – Алитея, Амали, Аннабель, Аюна, Динэль, Илиф, Ия, Кая, Лола, Мэй, Ребекка, Сапфира, Тэя, Эда, Элен, Эля, Яса, Яфа.
Малайлар өчен – Алхан, Амур, Анэль, Аристан, Бату, Бекхам, Велеслав, Вепа, Гайк, Гор, Дальяр, Ермак, Каан, Лавр, Матео, Нестер, Николас, Нух, Ораш, Рувим, Сапфир, Урал, Шант, Эван һәм Янис.