Главные новости Казани
Казань
Октябрь
2025
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Кияүгә чыкмаган кызларга ипотека бирмәскә кирәк»

0
  • «Интертат»та тиң яр эзләү турында сөйләшү: «Яучыга мөрәҗәгать итүдән оялырга кирәкми»

«Безнең кызлар хәзер: «Бу илгә барам, эшемдә шундый югары үрләргә ирешәм», – дигән уйлар белән яшиләр. Бу – ялгыш теләк. Хатын-кызның иң беренче вазифасы ул – хатын һәм әни булу. Кыз баланы балалар бакчасыннан ук әни булырга әзерләсәң дә ялгыш булмас. Мәктәпне тәмамлап, югары уку йортында укып чыканнан соң гына гаиләле булуы да әйбәт, әмма яшьтән үк кияүгә чыгу – төп вазифасы булуын искә төшереп тору комачауламас», – дип сөйләде Россия һәм Татарстан мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе һәм яучы Наилә Җиһаншина.

Әлеге фикерне «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да хуплады һәм, кияүгә чыкмаган кызларга ипотека бирмәскә кирәк, дигән фикердә ул.

«Әле кияүгә чыкмаган кызларга ипотека бирмәскә кирәк, чөнки фатиры, машинасы булып, көне-төне эшләгәч, кызлар ир-атны кирәксенмәскә дә мөмкин.

Аллаһы Тәгалә безне парлы итеп яралткан, без гаилә корып яшәргә тиеш. Бер бик бай кеше мәчеткә кергән дә: «Бөтен байлыгымны бирер идем, гаиләм генә булсын», – дип елый икән. Ул яшь чакта уйламыйсың, әмма 30-70 яшьләрдә: «Минем ярым кайда йөри икән?» – дип уйлый башлыйсың. Шуңа күрә дурак баш белән кияүгә чыкмасаң яки өйләнмәсәң, аннары авыррак була», – ди ул.

Шулай ук Наилә ханым Җиһаншина эшлекле хатын-кызлар арткан саен ир-атларга карата таләпләр дә арта баруын билгеләде. Моны ул «Татар гаиләсе» дип аталучы гаилә кору үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләр мисалында исбатлады.

«Элегрәк ир-атның эше булса һәм эчмәсә-тартмаса, ул әйбәт кешегә санала иде, ә хәзер ир-атның күпме акча эшләве иң беренче чиратта тора. Менә шуннан башлана хәзер танышу», – диде ул.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *