Главные новости Казани
Казань
Октябрь
2025

Казанда теш протезын йоткан хатынны коткарганнар

0

Татарстан Республика клиник хастаханәсе табиблары ялгыш теш протезын йоткан хатын-кызны коткарган. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Казанда яшәүче 50 яшьлек хатын ялгыш теш протезын йоткан. Хатын-кыз ФГДС (гастроскопия) ясаудан һәм хастаханәгә ятудан берничә тапкыр баш тарткан. Протез үзе чыгачак, дип йөргән.

Бер атнадан аны 1 нче хирургия бүлегенә салганнар, чөнки протез нечкә эчәклек юан эчәккә күчә торган урында кысылып калган.

Табиб-эндоскопист Наил Исхаков колоноскопия вакытында протезны чыгарган. Процедураны анестезиолог-реаниматолог Елена Чуенкова контролендә уздырганнар, чөнки протез авыр керә торган урында булган. Анестезия белән процедура авыртусыз узган.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *