Главные новости Казани
Казань
Декабрь
2025

Сурия Усманова «Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт» турында: «Финал күңелдә «диссонанс» тудыра»

0

«Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт» спектаклен карадым. Спектакль хәзерге җәмгыять өчен бик әһәмиятле булган «игромания» проблемасын күтәрә (100 ел элек «картежник» дип аталганнар), әмма мәгънәсе бер үк – бәйлелек. Спектакльдә бәйлелекнең нәтиҗәсен йөрәгеңә үтеп керерлек, онытылмаслык итеп ачтылар. Бу спектакль хәзерге җәмгыять өчен бик кирәк, чөнки төрле формадагы бәйлелек көннән-көн арта. Үзем белгән таныш гаиләләр бар (балалары «игроман»), аларның ут йотып, нинди җәфа чигеп яшәгәннәрен беләм...

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында төрле конкурслар үткәрәләр, әлеге спектакль шул конкурсларның җиңүчесе була алыр иде.

Спектакльнең финалы ошамады. Мин, хатын-кыз, табиб буларак, финалны менә шулай булыр дип күзаллаган идем: Җәүдәт, көч-хәл белән килеп җитеп, Зөбәрҗәтнең кулында соңгы сулышын ала. Зөбәрҗәт аңа яратуын, ата-ана теләгенә каршы килмәячәген дә әйтә, шул вакыт үзәккә үтә торган җыр яңгырый...

Ә хәзерге финал күңелдә «диссонанс» тудыра, үз күзләремә ышанмыйча, спектакльне караган берничә кешедән, дөрес күрдемме соң мин, дип сорадым.

Ә Зөбәрҗәт, кешелек законнарын да, Аллаһның законнарын да бозып, киләчәктә ничек яшәргә тиеш? – ди Сурия Усманова.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *