Главные новости Казани
Казань
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Композитор Сәяр Хәбибуллинга 95 яшь, аның легендар «Эзләдем, бәгърем, сине» җырына 70 ел

0

Легендар «Эзләдем, бәгърем, сине» җыры авторы Сәйяр Хәбибуллинга 95 яшь тулды. Бу җырны ул хатыны Сания ханымга багышлаган. Җырга быел 70 ел тула. Аны беренче тапкыр Илһам Шакиров башкарган.

Композитор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Сәйяр Хәбибуллин юбилеен Татарстанның Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллегендә билгеләп үткәннәр. Бу турыда Вәкиллекнең телеграм-каналында хәбәр ителә.

Татарстан Премьер-министры урынбасары һәм Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин композиторга Татарстан Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесен һәм Бөтендөнья татар конгрессының «Татар халкы алдындагы казанышлары өчен» медален тапшырган.

«Сез гади булмаган елларда татар моңын саклап калган сирәк кешеләрнең берсе. Сез татар шагыйрьләренең сүзләренә музыка гына язып калмадыгыз, аны тыңлаучыларга да җиткерә алдыгыз. Бу җырларны бүген яшь артистлар да башкара, тамашачылар да ярата. Барыбыздан да иҗатыгыз өчен зур рәхмәт», – дигән Равил Әхмәтшин.

Сәйяр Хәбибуллин Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Рафаэль Ильясов кебек легендар артистлар башкарган татар җырларына җитмештән артык лирик көй язган. Бүгенге көндә бу әсәрләрне Идрис Газиев, Роза Хәбибуллина, Илһам Вәлиев, Алинә Шәрипҗанова, Раяз Фасыйхов, Лилия Муллагалиева һәм башкалар җырлый.

«95 яшь – мондый яшькә җитәрмен дип уйламаган идем. Минем иҗатым яңа җырлар һәм көйләр белән тулылана. Минем бөтен тормышым музыкада», – ди Сәйяр Хәбибуллин.

Юбилярны шулай ук Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Рушан хәзрәт Аббясов та котлаган. Ул Сәйяр Хәбибуллин моңа кадәр инде Россия Мөфтиләр шурасының иң югары бүләге — «Әл-Фәхр» ордены белән бүләкләнгәнен искәрткән.

«Без Сәйяр Знатдиновичны бик хөрмәт итәбез, аның иҗатын яратабыз. Узган ел безнең катнашлык белән башкаладагы күренекле татарларга багышланган «Москва: город вязевый» китабы дөнья күрде. Әлеге басмага композитор Сәйяр Хәбибуллин турында да материал кертелде», — дигән Рушан хәзрәт һәм юбилярга яңа китапны бүләк иткән.

Композитор Сәйяр Хәбибуллин 1931 елның 15 гыйнварында Түбән Новгород өлкәсенең Суыксу авылында туган. Гаиләсе белән Мәскәүгә күченгән.

Ул Горький исемендәге киностудиядә, «Союзмультфильм»да, СССР Үзәк телевидениесендә тавыш операторы булып эшләгән, Дмитрий Шостакович патронажындагы яшь композиторлар семинарын тәмамлаган.

Әсәрләре арасында «Тапшырылмаган хатлар» телеспектакленә музыка һәм «Сөясеңме, дип, ник сорыйсың», «Сагына, беләм», «Татар теле», «Гитара» кебек популяр җырлар бар.

1963 елдан Хәбибуллин Москонцертта аккомпаниатор була. 1980 елларда «Хыял» эстрада ансамблен оештыра. Аның белән Россия һәм Урта Азия төбәкләре буйлап гастрольләргә йөри. 2004 елда «Сәйяр Хәбибуллин җырлары», 2010 елда «Күңелемдә яз» исемле автор альбомнары чыга.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *