Главные новости Казани
Казань
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Түбән Кама сусаклагычында төнлә югалган 61 яшьлек балыкчыны коткарганнар

0

Татарстанның Менделеевск районы Ижевка авылы янындагы Түбән Кама сусаклагычында төнлә югалган балыкчыны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, 61 яшьлек ир-ат кышкы балыкка киткән, әмма, караңгы төшкәч, кире кайту юлын таба алмаган. Балыкчыны эзләргә коткаручылар һәм участок полиция хезмәткәре чыккан.

Ир-атны таң атканнан соң ярдан 6 км ераклыкта тапканнар. Ул зыян күрмәгән һәм табиблар ярдәменә мохтаҗ булмаган, шуңа күрә, коткарылганнан соң, туганнарына һәм полициягә тапшырылган.

Коткаручылар кышкы балыкка китүчеләргә кайту маршруты һәм вакыты турында якыннарына хәбәр итәргә, таныш булмаган урыннарга бармаска, үзләре белән пычак, карта, фонарь, ризык, су, дарулар һәм телефон алырга киңәш итә. Шулай ук үз көчеңне һәм сәламәтлегеңне исәпкә алу мөһим – өлкәннәргә еракка һәм ялгыз йөрмәскә киңәш ителә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *