Татарстан дулкынында (25.01.26)
Бүген игътибарыгызга “Булатның кайтуы” дигән тапшыру тәкъдим итәбез.
Күренекле актер, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил Галимулла улы Әюповның тууына 90 ел тулды.
Моннан шактый еллар элек атаклы режиссер Фәрит Бикчәнтәев аны “ХХ гасырның Булаты” дип атаган иде. Чыннан да, ул узган йөзъеллыкта татар театры сәхнәсендә балкыган иң якты йолдызларның берсе булды һәм аның нуры әле бүген дә халык хәтерендә.
Хәзер без сезнең игътибарга күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтә торган язма тәкъдим ителә. Әлеге әңгәмә моннан 15 ел элек, ягьни 2011 елда, Наил Әюповның тууына 75 ел тулган көннәрдә язып алынган инде. Анда күп кенә спектакльләрдә аның сәхнәдәше-партнеры булган күренекле актриса Флера Хәмитова катнашкан иде. Аны без, Фәрит Бикчәнтәевка ияреп, “ХХ гасыр Мәйсәрәсе” дип әйтә алабыздыр. Сез беләсез, Флера апабыз инде үзе дә бакыйлыкта. Ул узган елның май ахырында арабыздан китеп барды. Менә шуңа күрә дә бу тапшыруны тыңлау икеләтә сагышлы, икеләтә якын булыр дип уйлыйбыз.
Сообщение Татарстан дулкынында (25.01.26) появились сначала на Вести Татарстан.
