Тел күрке – сүз (25.01.26)
Бүген сезне гаҗәеп кызыклы бер язма белән таныштырырга булдык. Татарстан радиосының тарихы чагылыш тапкан тапшырулар архивын барлап карасак, радио дөньяга яралган вакыттан алып бүгенге көнебезгә кадәр кызыл җеп булып сузылып килгән бер темага тап булабыз. Бу – туган телебезнең сафлыгын, чисталыгын саклау мәсьәләсе. Балалар һәм яшүсмерләр өчен тапшырулар редакциясе дә әлеге темага һәрвакыт игътибар итеп килде. Һәм хәзер сезнең игътибарыгызга тәкъдим ителә торган язма — нәкъ шушы редакция тарафыннан 1960 елларда әзерләнгән тапшыру. Аның авторы – күренекле галимебез Рифкать Әхмәтҗанов.
Тыңлыйк әле шушы язманы, кадерле дуслар! Балаларыбызны, оныкларыбызны да яныбазыга чакырыйк. Беренчедән, бу тапшыру әле бүген дә рәхәтләнеп, ял итеп тыңларлык тамаша, икенчедән, аның эченә бик күп белем һәм мәгънә салынган.
Сообщение Тел күрке – сүз (25.01.26) появились сначала на Вести Татарстан.
