Главные новости Казани
Казань
Февраль
2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Тукай премиясе турында: Язучылар әдәбият киләчәген сайлады. Өчтән ике - көчкә-көчкә

0

«Хәзер инде иң җаваплы өлешенә күчәбез. Тукай премиясенә кандидатлыкка дәгъва итүчеләрне карыйбыз...» дип дәвам итте Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла көн тәртибе әдәби премияләргә кагылышлы идарә утырышында 1 сәгать чамасы бик тырышып башка әдәби премияләрнең лауреатларын ачыклаганнан соң.

  • Гаяз Исхакый премиясе - Юныс Сафиуллин һәм Варис Гали;
  • Һади Такташ премиясе – Йолдыз Миңнуллина;
  • Җамал Вәлиди – Рабит Батулла;
  • Фатих Хөсни премиясе – Асия Юнысова һәм Нәзифә Кәримова;
  • Туфан Миңнуллин премиясе – Илгиз Зәйниев;
  • Максим Горький премиясе – Вера Хәмидуллина һәм Светлана Мингазова.

Язучылар әйтмешли, хөрмәтле җәмәгать, биредә китерелгән диалогларның җыелышның тулы беркетмәсе түгеллегенә игътибар итүегезне сорыйм. Шуңа юридик нечкәлекләр ягына басым ясап укымагыз – бу нибары идарә утырышының атмосферасын һәм язучылар тормышының бер кисәген күрсәтә торган бераз әдәбиләштерелгән репортаж гына – кайбер язучылар шаяртуынча, үзенчәлекле» пьеса». Монда кабул итүне җиңеләйтү максатыннан намзәтләрнең барлык китап исемнәре дә язылмады.

Ркаил Зәйдулла: Берләштерелгән остаханәләр утырышында бик күп кеше тәкъдим ителгән – 8 кеше. Рәдиф Сәгъди Дания Нәгыймгә хәбәр итеп, дәгъвачы булудан баш тарткан. Димәк, Казандагы утырыш аша 7 кеше тәкъдим ителә, Чаллылар Лилия Гыйбадуллинаны тәкъдим итә. Кандидатларның үзләрен дә, иҗатларын да яхшы беләсез. Шунысы да бар: без инде өлкәннәрне читкә тибәрергә тырышмыйбыз – мин рәис булганда премия һәрвакыт өлкән яшьтәге язучыларга бирелде, дөресрәге, тәкъдим ителде һәм кайсылары алды да. Флера Гыйззәтуллина алмыйча калды, нишлисең инде... Яшьләргә бирү мәсьәләсенә ныграк игътибар итәргә кирәклегенә басым ясалды, чөнки әдәбиятның перспективасын да күрсәтергә кирәк – безнең әдәбият китеп бара торган әдәбиятмы, әллә киләчәге дә бармы. Шушы факторга игътибар итүегезне үтенәм. Хәзер тәкъдим ителүчеләрне санап үтәм: Марат Әмирхан – күптәнге дәгъвачыларның берсе, Тукай турында яза асылда, мәсәлән, «Бибимәмдүдә абыстай»; Рәфкать Кәрами – ел саен тәкъдим ителә (»Гореф-гадәт буенча», дип өстәде залдан кемдер. Авт); Зиннур Хөснияр – «Көмеш чыбыркы» һәм «Трагедиягә ике билет» – монда аның яшьлек хикәяләре, әйбәт хикәяләр; Рифә Рахман «Татар кызы» романы өчен; Рафис Корбан «Ватан»... (һ.б. романнары. Авт); Илсөяр Иксанова «Үткелләрне үтү- дөнья көтү» шигырьләр китабы өчен; Хәбир Ибраһим – «Бәхетсез җаннар», «Ышанма күз яшьләремә», «Список» китаплары өчен һәм, иптәшләр, Чаллыдан Лилия Гыйбадуллина. Бу хакта остаханәләр утырышында да әйткәннәр: Тукайның тууына 140 ел бит инде – түгәрәк дата, шуңа күрә без министр Ирада Хафизҗан кызы белән дә бу хакта сөйләштек һәм Берлектән ике кеше тәкъдим итәргә булдык. Чөнки без бер генә намзәт тәкъдим итсәк тә, моннан үтмәгән кешеләр Татарстан китап нәшриятына, «Ватаным Татарстан»га һәм башкаларга йөгереп бара. Алар аша тәкъдим ителү дә җиңелрәк. Минем ике кешене тәкъдим итәргә кирәк дигән фикеремне раслыйсыз икән – кулларыгызны күтәрегез! Ольга, вы поняли?

Ольга Иванова: Да, поняли.

Дания Нәгыйм: Бер генә кешене калдырырга ярыймы?

Ркаил Зәйдулла: Ярый.

Гәүһәр Хәсәнова: Бозарга да ярыймы?

Ркаил Зәйдулла: Икедән арттырмагыз инде. Барысын да сызып та ташламагыз...

Язучыларның гөрләшүе астында бик җитез генә бюллетеньнардан фамилияләр сызу һәм бик озаклап аларны санау процессы барды.

Равил Сабыр: Габдулла Тукай премиясе буенча тавыш бирү нәтиҗәләре. Рәфкать Кәрами – 0, Хәбир Ибраһим -1, Марат Әмирхан, Зиннур Хөснияр – 3, Рифә Рахман – 5, Рафис Корбан – 6, Лилия Гыйбадуллина – 10, Илсөяр Иксанова – 14.

Нәбирә Гыйматдинова: Яңадан чыгарырга инде.

Зиннур Мансуров: Монда идарә карары бит, димәк, өчтән ике булуы кирәк. Монда берсе үтә түгелме?

Тавышлар: Берсе дә үтми.

Гәүһәр Хәсәнова: 22 кеше булса, өчтән икесе - 14. Җитә бит инде.

Тавышлар: 15 кирәк.

Ркаил Зәйдулла: Икенче турга ничә кешене чыгарыбыз соң инде?

Зиннур Мансуров: 4 кешене чыгарыйк, чөнки 2 кешене чыгарабыз икән, сайлау өчен альтернатива булырга тиеш.

Ркаил Зәйдулла: Димәк, Илсөяр Иксанова, Лилия Гыйбадуллина, Рафис Корбан, Рифә Рахман.

Факил Сафин: Без яшьләр чыкмый дип сөйләнәбез. Безнең Чаллы бүлеге яшь кешене тәкъдим итте – Лилия Гыйбадуллина. Аның иҗат дәверен карасаң, 15 яшьтә шигърияткә килеп керде һәм 25 ел поэзиядә «ат уйната». Прозада да бер дигән эшли, драматургиядә дә бер дигән эшли, балалар әдәбиятында да, публицистикада да... Укыганыгыз бардыр. Аның язганнарының барысы да Тукай премиясенең нигезләмәсендә әйтелгәнчә, яңача һәм күңелләрне үстереп җибәрә торган. Без Лилия белән горурланабыз, аның белән татар халкы горурлана. Кайчаннан бирде сөйләнеп бер тапкыр яшьрәк... ул яшь тә түгел инде, 39 яшь тула... шагыйребезне төшереп калдырабыз икән, безгә оят булачак!

Ркаил Зәйдулла: Оят, намус архаизмга әйләнде...

Рүзәл Мөхәммәтшин: Мин дә әйтим әле – без, чыннан да, Лилияне укып үстек. Беренче тапкыр яшь кандидат тәкъдим ителде. Кешене яшенә-картына карамыйча иҗатына игътибар итик. Бу безнең зур җиңү булачак. Ике кандидатның берсенә Лилиягә тавыш бирүегезне сорыйм. Икенчесен инде – намусыгыз кушканча.

Нәбирә Гыйматдинова: Рәисебез 2026 елны Татарстанда «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы» дип игълан итте. Ничә еллар буе Рафис Корбан төшеп калып бара. Аның шәхесләр турында язган әйберләре күпме – Әхмәров, Алиш турында... Җәмәгать, шундый чорга җиттек – шәхесләребез турында бүтән язмаячаклар. Бүтән язучы булмаячак, чөнки ясалма фәһем чорына килеп кердек. Киләчәктә безнең өчен тимерләр язачак – белеп торыгыз! Мин моны бер әсәремдә 2 ел элек әйткән идем инде. Бер шагыйрьне сайласак, бер прозаикны – Рафис Корбанны сайлыйк. Елы да туры килә – бөтен әсәрләре кереп утыра. Уйлап чыгарып яза диләр, тарих язучыларның кайсының очрашып язганы бар? Рафис бит чыганаклар тапкан һәм аларны кулланган кеше. Рафис Корбан өчен тавыш бирик.

Рәдиф Гаташ: Ркаил, бер сорау мөмкинме? Язучылар икенче бер оешмадан тәкъдим ителә аламы?

Ркаил Зәйдулла: Ителә инде, әйе.

Рәдиф Гаташ: Рәхмәт.

Тагын озакка сузылган сайлау һәм санау процесслары. Үз кандидатурасы булу сәбәпле беренче тур сайлаулардан чыгарылган Хәбир Ибраһимның икенче турда катнашуы юридик һәм эмоцианаль яктан дөресме-юкмы икәнлеген ачыклаулар, әдәбиятның хатын-кызлар кулына күчә баруы турында фәлсәфи фикерләр.

Өстәлнең түр башында үзара фикерләшүләрдән бер өзек:

Ркаил Зәйдулла: Безнең Нәбирә Гыйматдиновадан башка хатын-кыз лауреатлар кемнәр бар әле?

Нәбирә Гыйматдинова: Мәдинә апа Маликова бар. Клара апа Булатова вафат инде.

Ркаил Зәйдулла: Мәдинш апа орденнан баш тартты әле. Хөкем ителмәү турында белешмәләр алып йөрмим, диде.

Нәбирә Гыйматдинова: Шундый белешмә кирәкмени? Миңа да бирә күрмәгез алайса.

Нияз Игъламов: Аны бик тиз ясап бирәләр бит.

Нәбирә Гыйматдинова: Минем бер генә премияне аласым килә – нинди икәнен әйтмим.

Ркаил Зәйдулла: Нобельдыр инде.

Нәбирә Гыйматдинова: Мин монда карап гыйбрәт алып утырам әле.

Равил Сабыр: Габдулла Тукай премиясе буенча икенче тур тавыш бирү нәтиҗәләре. Рифә Рахман – 5, Рафис Корбан – 9, Илсөяр Иксанова – 15, Лилия Гыйбадуллина – 15.

Рәдиф Гаташ: Чакырабызмы үзләрен?

Ркаил Зәйдулла: Яңадан үткәрәсе юктыр бит?

Равил Сабыр: Өчтән ике тавыш бар.

Нияз Игъламов: 15 кирәк диелде бит – булган инде.

Ркаил Зәйдулла: Иптәшләр, без монда процедураны бозмыйбыз бит инде – алдан ук ике кеше дип сөйләштек – шуңа кулларны күтәрдек. Ике кешене Татарстан язучылар берлеге идарәсе Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим итә. Лилия Гыйбадуллина һәм Илсөяр Иксанова. Котлыйбыз! Утырышны ябык дип белдерәм.

Илсөяр Иксанова: Яшьләр үзара сөйләшеп утырдылар да, Гөлүсә Батталова «Илсөяр апаны» дип тәкъдим итте. Бу премия буенче беркем белән дә алдан сөйләшмәдем. Шунда бөтенегезнең дә...

Гәүһәр Хәсәнова: ...кем икәнен күреп чыктым.

Илсөяр Иксанова: Берегез белән дә алдан сөйләшмәвемне бөтенегез дә белә. Миңа иң кадерлесе шушы булды – минем иҗатымны шулай бәяләвегез өчен рәхмәт! Әлбәттә, комиссиянең эше ничек буласы билгеле түгел. Анысы ул кадәр үк әһәмиятле дә түгел, иң мөһиме – каләмдәшләремнең иҗатымны бәяләве.

Котлаулар һәм кочаклашулар. Тәмам.

P.S.: Татарстан Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов «2025 елда Министрлык эшчәнлеге йомгаклары һәм 2026 елга бурычлары турында» Татарстан мәдәният министрлыгының киң вәкиллекле коллегия утырышындагы чыгышында: «Габдулла Тукайның мирасы бөтен төрки дөнья өчен уртак мәдәни хәзинә. Тукай исемендәге премияне халыкара дәрәҗәгә күтәрер вакыт җитте», дип белдерде.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *