Главные новости Казани
Казань
Февраль
2026
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

«Ислам. Беренче адымнар» курсының киләсе сезоны Пәйгамбәребезнең 1500 еллыгына багышлана

0

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте намаз укырга һәм Ислам дине нигезләренә өйрәтүче «Ислам. Беренче адымнар»ның 17нче сезонына тыңлаучылар җыя башлады. Әлеге курслар зур датага – Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһү галәйһи вә сәлләмнең 1500 еллыгына багышлап уздырыла. Бу турыда Диния нәзарәте хәбәр итә.

Укулар 21 мартта башлана. Шәкертләр кыска вакытлы курс дәвамында – 7 гадәти дәрес эчендә (атнага бер тапкыр) – намаз укырга һәм Ислам дине нигезләренә өйрәнә алачак. Дәресләр – түләүсез. Курсларга язылу башланды!

  • Беренче кереш дәрес 21 мартта Нәзарәт бинасында (Габдулла Тукай ур., 38) иртәнге сәгать сигездә (8:00) узачак. Язылу өчен сылтама

Дәресләрне мөфтиятнең волонтер яшьләр хәрәкәте вәкилләре алып бара. Аерым алганда, шәкертләр госел һәм тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәнә; гакыйдәнең асылына төшенә, сира – Мөхәммәд пәйгамбәрнең саллаллаһү галәйһи вә сәлләм тормышы белән таныша, хәләл һәм хәрам буенча дәресләр тыңлый.

Ислам динендә беренче адымнарын ясаучылар – ир-атлар һәм хатын-кызлар һәр атнашимбә 09.00-12.00 сәгатьләрдә Казанның Галиев мәчетенә (Габдулла Тукай ур., 40) җыела. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен дәресләр аерым уза.

17 яшь һәм аннан өлкәнрәк укучыларны көтеп калабыз. Укулар татар һәм рус телләрендә алып барыла.

Соңгы дәрес 2 майда була. Бу көнне Коръән мәҗлесе, курсларга йомгак ясау, сертификатлар тапшыру була.

  • «Ислам. Беренче адымнар» проекты – ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен махсус оештырыла.
  • «Ислам. Беренче адымнар» проекты Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018 елда тормышка ашырыла башлады. Уналты сезон дәвамында әлеге курсларда 1750гә якын кеше белем алды һәм намазга басты.














Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *