Главные новости Казани
Казань
Март
2026
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Сериалларның да «Алтын мөнбәр» призын алу шансы бар - Милли конкурста яңа номинация

0

«Алтын мөнбәр» XXII Казан халыкара кинофестиваленең Милли конкурсында яңа номинация барлыкка киләчәк. Оештыручылар Татарстанда яки Татарстан Республикасы катнашында төшерелгән (копродукция) фильмнар өчен «Иң яхшы милли сериал» номинациясен керткәннәр.

Моңарчы Милли конкурста «Иң яхшы фильм», «Иң яхшы документаль милли фильм», «Иң яхшы кыска метражлы милли фильм», «Балалар өчен иң яхшы фильм» номинацияләре бар иде.

«Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова:

«Тагын бер номинация сериал продуктына багышлана. Татар телендәге традицион милли сериаллардан тыш, без вертикаль сериаллар, веб-сериаллар һәм башка форматларны кабул итәбез. Бу заман рухына туры килгән һәм кинопроизводство үзгәрешләренә реакция бирүче заманча ресурс.

Без бу номинация буенча бик күп гаризалар алырбыз дигән ышаныч бар. Шунысын да билгеләп үтәм, моңа безнең кинематографистлар төшергән сериаллар гына түгел, Татарстанга, Казанга, халкыбызга һәм аның мәдәниятенә, көнкүрешенә караган проектлар да керә. Болар документаль сериаллар да, биографик картиналар да була ала. Бүгенге көндә бу категориягә игътибар үзен аклый дип уйлыйм».

Татар телендәге телесериалны кинофестиваль кысаларында билгеләп үтү ихтыяҗы үткән елдан башлап кискен рәвештә алгы планга килеп басты. Чөнки Мөхәммәт Мәһдиевнең шул исемдәге повесте буенча төшерелгән «Кеше китә – җыры кала» телесерилы зур уңыш казанды, татар зыялылары һәм телетамашачы тарафыннан яхшы кабул ителде – бу инде телесериалга игътибар соралуга китерде. Шулай итеп, телесериал «Иң яхшы кыска метражлы фильм» номинациясендә «Алтын мөнбәр» призын алды.

Әйе, телесериал «кыска метражлы фильм» буларак җиңде. 20ләп серияле телесериалның 1 сериясе 24 минут тирәсе иде, кинофестиваль кысаларында аның 1 сериясе күрсәтелде, дип беләм. Кыскамы? Кыска! Быел мондый «анекдот»лар булмасын өчен бу номинациясенә нигезләмәгә кертеп кую хәерле.

Әлеге номинациягә лаек телесериаллар бар инде. Аның берсе бүген телеэкраннарга чыга башлаячак. Туфан Миңнуллин пьесасы нигезендә «Ай булмаса, йолдыз бар» телесериалы төшерелде. Хәзерге вакытта Илһам Шакировка (яшьлегенә) багышланган «Илһам» сериалы төшерелә.

  • «Алтын мөнбәр» XXII Казан халыкара кинофестивале Казанда 4 – 8 сентябрь көннәрендә үтәчәк.
  • Гаризалар 2026 елның 1 июненә кадәр info@kazan-mfmk.com электрон адресы буенча кабул ителә яки фестивальнең рәсми сайтында махсус анкетаны тутырырга кирәк http://kazan-mfmk.com/application.














Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *