Главные новости Кемерово
Кемерово
Апрель
2024

«Сменам бетә, тап әйдә тизрәк». Алтынчы баласын табучы хатын акушерканы гаепли

0
«Сменам бетә, тап әйдә тизрәк». Алтынчы баласын табучы хатын акушерканы гаепли

Кемерово өлкәсендә 40 яшьлек Яна бала табу йортындагы акушерканы гаепли. 41 атналык баласын тудыргач, аның кайсыбер органнарын алырга туры килә. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

«Бу – минем алтынчы балам, йөклелек яхшы узды. Тулгагым юк иде, тик мин алданрак хастаханәгә ятарга булдым. Бала тудыру йортында табиб мине башта ачуланды. «Нигә соң килдең? Балаң үле бит», – диде. Миңа УЗИ ясадылар: кызым белән бар да яхшы иде», – дип сөйли Яна.

Аның сүзләренчә, табиблар бала тудыруны стимуллаштырырга була, ләкин хатын үзе башкача тели.

«Мин кесарев кисеме сорадым, УЗИ баланың зур булуын күрсәтте, яшем дә бар – 40 яшь. Ләкин миңа 47 яшьтән соң гына олыгаеп табучы дип саналуын, кесарев кисеме ясар өчен сәбәп булмавын әйттеләр», – ди Яна.

Бала табуны стимуллаштыра башлагач, күңелсезлек килеп чыга.

«Бер акушерка: «Сменам бетә минем. Тизрәк табарга кирәк», – диде. Миңа дару кадады. Ләкин, бик ашыккан ахрысы, дозировкасын арттыргандыр. Минем авыртулар башланды, табибларга әйттем. Ләкин миңа игътибар итмәделәр. Бала тудыргач, аналыгым ертылган, кан китте, табиблар шуннан соң гына кабалана башлады. Минем янга берничә кеше җыелуын хәтерлим. Табиб «алырга кирәк» диде», – ди бу хатын.

Шулай итеп Янаның аналыгын гына түгел, башка органнарын да кисеп алалар.

«Көпшәне, күкәйлекләрне алганнар – мин башка бала таба алмыйм. Миңа шок булды, без ирем белән тагын балалар табарга хыялланган идек. «Исән калуыңа сөен», «Балаларың болай да күп бит, тагын ник кирәк», – дигәч, мин бик гаҗәпләндем», – ди Яна.

Берничә көн реанимациядә яткач, аны палатага чыгаралар. «Дару белән стимуллаштыру балага зыян китергәнме – әле белмибез. Ләкин бала тугач ук кычкырмады, үзе сулый алмады. Тиздән УЗИ ясыйбыз», – ди Яна.

Яна Тикшерү комитетына гариза язган, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *