Машинаның тәгәрмәчен кайчан алыштырырга: җәйге тәгәрмәчтә йөргәнгә ничә сум штраф була
ТР Гидрометеорология үзәге һава торышының начараюы турында кисәтү әзерли
Атнаның икенче яртысында көнбатыш циклоннар Татарстанга бик күп явым-төшем, ягъни карлы яңгыр алып киләчәк. Республикада урыны белән кар явачак, ләкин төнге минус температурада бозлавык барлыкка килергә мөмкин, дип кисәтте ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь.
«Төнге сәгатьләрдә температура урыны белән «ноль»дән түбәнрәк булачак, шуңа күрә катырачак. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә аерым районнарда урыны белән бозлавык барлыкка килергә мөмкин», – диде ул.
Бу атнаның беренче яртысында республика буенча уртача тәүлеклек температура нормадан 1-2 градуска югарырак булды, ул вакытта температура якынча 1,5-2 градус тәшкил итә. Ләкин атна ахырына циклоннар көнбатыштан көнчыгышка таба хәрәкәт итәчәк һәм сизелерлек суыту көтелә.
Россия Гидрометүзәгенең фаразына караганда, якындагы ункөнлектә (8 ноябрьгә кадәр) республика буенча уртача тәүлеклек температура климатик нормага якынаячак яки хәтта бераз түбәнрәк булачак.
Күпьеллык уртача күрсәткечләр буенча, безнең төбәктә кар гадәттә ноябрьнең икенче декадасы ахырында ята. Әмма районнарның кайда урнашуына карап, даталар төрлечә булырга мөмкин.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Безнең төбәктә кышын зәмһәрир салкыннарның күптән булганы юк. Казан профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев әйтүенчә, безнең якларда кыш җылырак, карлырак һәм кыскарак була. Хәзер климат үлчәмнәре буенча Казанда уртача тәүлеклек температураның нуль билгесе аша күчүе булырга тиеш иде инде, бу кыш алды башлануы турында сөйли.
«1 ел элек бу вакытта урыны белән кар ята иде инде, температура нульдән аста иде. Бу атнаның икенче яртысында Россиянең Европа территориясенә температура төшәчәк, һәм карлы яңгырлар явачак», – дип билгеләде Переведенцев.
Климатик кыш уртача тәүлеклек температура «минус» 5 градустан түбән төшкәч башлана, гадәттә бу – Казанда ноябрьнең 20нче числоларында була. Ничек кенә булмасын, салкын чор башлануы котылгысыз. 3 ноябрьдән башлап Татарстан башкаласында салкынайтачак. Урыны белән шәһәрдә бозлавык булырга мөмкин, дип өстәде Юрий Переведенцев.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Ел башыннан 1 шинага уртача бәя 11%ка артты»
Һава торышы фаразына караганда, татарстанлыларга кышкы резинага күчүне озакка сузарга кирәкми. Шул ук вакытта шиннарның барлык төрләренә, шул исәптән, бөтен сезонлы һәм кышкы төрләренә бәяләр үсүен дәвам итә. Бу – ЦРПТ мәгълүматларыннан күренә («Гадел билге» дәүләт маркировкасы системасы операторы).
«Татарстанда 2024 елның гыйнвар-август айларында бер покрышканың уртача бәясе узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11%ка арткан һәм якынча 7 мең сум тәшкил итә», – дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» га район сәнәгать һәм сәүдә үзәгендә.
Тулаем алганда, агымдагы елның августында ил буенча бәяләрнең иң зур үзгәреше «шипланмаган кышкы шиналар» товарлары категориясендә булды, анда үсеш узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7% тәшкил итте.
Шунысы кызык, Татарстан шин сату буенча илнең барлык субъектлары арасында 10нчы урында.
Шулай ук безнең төбәк шин җитештерү буенча илнең барлык субъектлары арасында 1нче урында тора. Әмма республикада теркәлгән предприятиеләр быелның гыйнвар – август айларында шиннар җитештерүне узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6%ка киметкәннәр.
«Беренче кар яугач, шиномонтажларда зур чиратлар тезеләчәк»
Татарстан Республикасында Россия автомобиль хуҗалары Федерациясе юристы Владлен Копвиллем җәйге резинаны уртача тәүлеклек температура 5 градустан түбән төшкәндә кышкысына алыштырырга кирәклеген искәртте. Октябрь ахыры – ноябрь башы – нәкъ менә шундый күчеш вакыты. Әмма һәр төбәк үзенең климат үзенчәлекләрен исәпкә алып, бу срокларны үзгәртергә хокуклы. Архангельск өлкәсендә һәм Краснодар краенда температура режимнары төрле булуы аңлашыла. Әмма, автоюрист сүзләренчә, Татарстан узган еллар дәвамында бу хокуктан файдаланмады.
«Бездә шиннарны гадәттә октябрь ахыры – ноябрь башында алыштыралар. Мин үзем һәрвакыт резинаны ноябрь бәйрәмнәренә алыштырам. Әмма беренче кар яугач та алыштырырга була. Ул вакытта шиномонтажда зур чират тезеләчәк», – дип өстәде Копвиллем.
РФ Хөкүмәте раслаган кагыйдәләр буенча, шиннарны кышкы шиннарга 1 декабрьдән алыштырырга кирәк. Җәйге резинаны кыш көне куллану хокук бозу булып санала, дөрес, моның өчен штраф күләме зур түгел һәм нибары 500 сум тәшкил итә. Димәк, безнең төбәктә резинаны, штрафтан курыкмыйча, 30 ноябрьгә кадәр алыштырмаска мөмкин. Әмма нюанс бар: әгәр кеше юл-транспорт һәлакәтенә эләксә, ел фасылына туры килми торган резинада йөрү катнашучыларның гаебен билгеләгәндә җитди «минус» булачак.
«Формаль яктан кешенең мондый резинада чыгарга хокукы юк. Ә монда ул юлга чыккан һәм тагын юл-транспорт һәлакәтенә эләккән булып чыга. Бу – барыбер руль артында исерек кеше кебек: әгәр эчкәнсең икән, руль артына утыру тыела. Юл-транспорт һәлакәтендә ел фасылына туры килмәгән резинада йөрүче кеше гаепле булачак», – дип билгеләде Копвиллем.
«Ш» – чәнечке билгесенә килгәндә, аны автоның арткы пыяласына ябыштырырга кирәкми. Мондый кагыйдәне берничә ел элек гамәлдән чыгардылар. Кышкы чорда шулай ук «липучка» һәм «всесезонка» да йөрү тыелмый, әмма мондый резина безнең климат өчен яраклы түгел, дип кисәтте «Татар-информ» әңгәмәдәше.
«Татар-информ»нан Наталья Рыбакова язмасы тәрҗемә ителде