Главные новости Кызыла
Кызыл
Июнь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30

Рекордлы «Әлбәдән» фестивале: «Җир тетерәде, танк кузгалды, очкын, һава дары исе...»

0

Тантаналы ачылыш һәм яңа рекордлар: 390 реконструктор, 24 берәмлек хәрби техника

Быел «Әлбәдән» фестивале яңа рекродлар куйды. «Рекордлы санда хәрби техника кулланабыз – 24 берәмлек. Алар арасында Бөек Ватан сугышында катнашканнары да бар. Техникадан тыш, быел яңа пиротехник эффектлар да кулланыла. Һәм тагын бер рекорд - 390 реконструктор-катнашучы! Узган ел алар 350 иде. Бу үсеш вакыйганың кирәклеген һәм әһәмиятен күрсәтә», - дип сөйли фестивальнең авторы һәм оештыручысы Наилә Таҗиева.

Җиде елда 60 мең кешене җыйган фестиваль янәдән сугышның беренче сәгате, Брест ныгытмасын саклаучыларның тиңдәшсез батырлыгы һәм аларның командирларының берсе – Питрәч җирендә туган Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның шәхси батырлыгы турында искә төшерде.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Әлбәдән» ярдәмендә геройларыбыз турындагы истәлек мәңге яшәячәк! Кулларына корал тотып дөреслекне яклаучы ватандашларыбызга, сугышчыларыбызга бөек дан. Без Бөек Ватан сугышы ветераннарын күреп кала алуыбыз белән бәхетле. Хәзер алар бөтен республика күләмендә йөздән артыграк кына калды», - диде, фестивальдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов.

Быел детальләргә аерым игътибар бирелә: 1941-1945 еллардагы Кызыл армия сугышчыларының хәрби формасы һәм җиһазлары да, тарихчы Александр Поволоцкийның сугыш елларындагы уникаль медицина инструментларының киңәйтелгән күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Тарихка үз кулларың белән кагылу: интерактив мәйданчыклар, фронтның һәм тылның җанлы көндәлек тормышы

Реконструкторлар төп вакыйгаларга әзерләнгәндә, фестиваль кырында дистәләгән тыныч, ләкин мавыктыргыч сәхнәләр урын алды. Һәркем бу мохиткә чума алды. Ул чорда кулланылган телефоннар торган өсәлдә дә эш кайный иде.

«Барлык телефоннар да оригиналь, аларны элемтәчеләр сугыш кырында файдаланган. Без аларны интернеттан эзлибез. Аларның кайберләре чормаларда табылган, кайберләрен җир астыннан казып чыгарганнар. Без аларны реставрациялибез» - дип сөйли хәрби-тарихи клубы әгъзасы Алексей.

Кешеләр, авыр трубкаларны кулларына алып, пуля тавышлары астында приказларның ничек тапшырылганын күз алдына китерә ала.

«Җиңү вальсы» мәйданчыгында профессиональ хореографлар сугыш чорындагы төп биюгә өйрәтте.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Иң популяр нокталарның берсендә янган май һәм алабута исе бөркелә иде. Монда тамашачылар күз алдында хәрби рецепт буенча коймак пешерәләр: берсе тарттырылган бодайдан он или, икенчесе камыр баса, өченчесе табада кыздыра.

«Ашлыкны тарттырдык, иләдек. Су, тоз, шикәр комы, вак кына туралган алабута, май. Барысын да күз алдына китереп эшлибез. Элек безнең әбиләр шулай пешергән, ашарга әллә ни булмаган. Алабута - хәзер чүп үләне, ә ул чагында ул бик кадерле булган!» - дип сөйли «коймак» пешерүче.

Кыр почтасы мәйданчыгында балалар һәм өлкәннәр өчпочмаклы хатлар ясарга өйрәнде. Күпләр үзләре дә хатязып карады. Шул ук мәйданчыкта кыр чәчтарашханәсе һәм остаханәсен табарга мөмкин.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Яшь кунаклар өчен «арт-патриотизм» мәйданчыгында тормыш кайнап торды – биредә махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә бүләкләр ясадылар: маскировка челтәрләре үрделәр, открыткалар ясадылар. Ә янәшәдә, инструкторлар күзәтүе астында, «яшь сугышчы курсы»н уздылар.

Тарихи тирда Энгельс шәһәренең «Последний резерв» клубы уникаль экспонатларына чират тезелде: барысы да наганнан, немец МР-40 яки «Люгер»дан атып карарга теләде. Иң төгәл атучыларга «Ворошиловский стрелок» һәм «Красноармейская книжка» билгесенең күчермәләрен бүләк иттеләр.

Ватанны Саклаучыларга багышланган стендта бүген махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче тагын бер герой - Питрәчтән Иван Додосовка багышланган экспозиция аеруча игътибарны җәлеп итте. Янәшәдә Кызыл Армия киемнәре күргәзмәсе һәм «Ретромобиль» коллекциясе урын алган иде. Сугыш алды программасы раритет хәрби автомобильләр парады белән тәмамланды.

Җир тетрәп куйды - кыр буйлап чын танклар кузгалды...

Брест ныгытмасы өчен сугышны масштаблы реконструкцияләү шимбә көненең төп вакыйгасы булды. «Я – Крепость, веду бой» программасын карарга бик күп кеше җыелды.

«Бу чыннан да актуаль һәм бик мөһим, чөнки безнең реконструктор егетләребезнең күбесе бүген чын сугышлар алып бара. Монда җыелган егетләр актерлар да, солдатлар да түгел, бу – Бөек Ватан сугышына һәм махсус операциягә битараф булмаган кешеләр. Без Совет солдатының һәм безнең дошманнарның нинди кыяфәттә булуын күрсәтергә теләдек, ә алар җитди, көчле иде. Без чираттагы тапкыр Җиңү тарихына игътибар итәргә телибез», - диде аның баш режиссеры, ТР Милли музееның фәнни реконструкция бүлеге мөдире Владислав Хабаров.

Аның сүзеннән соң тамаша башланды. Җир тетрәп куйды - кыр буйлап чын танклар кузгалды. Бронядан очкыннар чәчә торган һәм туфракны һавага күтәрә торган махсус зарядлар белән пулеметлар атты.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Һава дары исе һәм колак тондыргыч тавыш белән тулды. Яңа пиротехник эффектлар куркыныч чынбарлыкны тасвирлады: шартлаулар күзне чагылдырды, сугыш кырын кара төтен каплады. Баш өстеннән самолетлар очты.

Төтен һәм ялкын аша Кызыл Армия һәм Вермахт сугышчылары шәүләләре күренде. Алар 1941 елгы чын формалардан иде. Ату тавышлары, рус һәм немец телләрендәге командалар кычкыру, сиреналар улавы, моторлар гүләве – болар барысы да сугышның чынбарлыкка охшаган куркыныч атмосферасын тудырды. Тамашачылар, тын да алмыйча, һәрбер хәрәкәтне күзәтеп торды. Тамашачылар ныгытманы саклаучыларның нинди хәлдә калуын, соңга кадәр сугышырга, дигән ниятләрен үзләре аша үткәрде.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Реконструкция тәмамлангач анда катнашучыларның барысы да тамашачылар янына чыкты һәм берничә минут хәрәкәтсез тордылар. Реконструкторларның һәм тамашачыларның йөзләрендә күз яшьләре күренде.

«Мин реконструкция белән 2010 елдан бирле шөгыльләнәм, әлеге фестивальдә ел саен катнашам. Бөтен хәрби форма оригиналь, ул 1945 елдан сакланып калган. Бүген биредә барысы да бик масштаблы узды, күпләр фестивальгә Россиянең башка төбәкләреннән килгән. Иң мөһиме, без монда гади атыш сугышын гына түгел, ә нәкъ менә Брестның ничек саклануын һәм ничек азат ителүен күрсәтәбез», - диде Ульяновскидан килгән Илья Корнилин.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Шимбә кичендә махсус хәрби операциядәге хәрби хезмәткәрләргә багышланган «Рус дөньясы» махсус программасын Олег Газманов тәкъдим итте.

Ә инде бүген иртә таңнан фестивальдә «Вторжение» масштаблы реконструкциясе һәм «Хәтер шәме» акциясе узды. 14:00 сәгатьтә тамашачылар 1945 ел вакыйгалары турында «Кенигсберг диварлары янында» реконструкциясен күрә.

«Әлбәдән» фестивале Татарстан Республикасы Рәисе, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте, «Татнефть» хәйрия фонды, Питрәч муниципаль районы башлыгы грантлары ярдәмендә уза.

Чыганак: «Татар-информ», Чулпан Шакирова








Врачи сети клиники «Будь Здоров» проведут выездные консультации для жителей Кубани

Химчистка летней одежды, чтобы всегда выглядеть стильно

Мама Тимати Симона с внучкой Алисой, Ана Туразашвили и Яна Чурикова на бизнес-завтраке VK «Гастрономические маршруты России»

Улыбка мечты за один день: виниры без обтачивания зубов


IND vs ENG: Bumrah memes break internet as India pacer leads solo charge against England

The Nintendo Switch 2 is an awesome upgrade for parents like me

Hitesh Bhardwaj steps into the shadows: Ayaan's silent struggle unfolds in Aami Dakini

Inside the rise of Alexandr Wang and Meta’s $14 billion bet that the MIT dropout will help bring AI supremacy


Врач-гигиенист клиники «Мегастом» Инна Гришина: мифы о способах избавления от зубной боли

Axenix представляет BrOk: свободный универсальный инструмент для управления брокерами сообщений

В Орловской области в аварии с автобусом погибли два человека

Обломки сбитого БПЛА попали в многоэтажный дом в подмосковном Красногорске, госпитализирована беременная женщина


Linus Torvalds has apparently met Bill Gates for the first time in person and before you ask, no he didn't clock him in the face

Shotgun Cop Man just got a free DLC that proves every game is better with bullet time

A criminally underrated action game with a soundtrack I'm still listening to 9 years later is on sale for just 2 bucks on Steam, and I already bought it again

RTS Honest War по типу StarCraft получила мощный сервер в Москве



Энергетики Кызылской ТЭЦ превращают производственные объекты в украшение города

Росгвардейцы оказали благотворительную помощь для социального центра в Туве

Учебно-методический сбор начальников пресс-служб территориальных органов Сибирского ордена Жукова округа Росгвардии прошел в Туве

Пьяный водитель без прав сбил отца и ребёнка на пешеходном переходе в Кызыле


Три человека пострадали в ДТП с «Газелью» в Воронежской области

Учебно-методический сбор начальников пресс-служб территориальных органов Сибирского ордена Жукова округа Росгвардии прошел в Туве

Росгвардейцы оказали благотворительную помощь для социального центра в Туве

Из аэропорта Бурятии в этом году запустят пять новых авиарейсов


Зной до 39 градусов: Сибирь готовится к аномальной жаре в конце недели

Орловщина заняла 64 место рейтинга социально-экономического развития регионов

В Красноярске состоялся семинар по оказанию экстренной психологической помощи

Книги "Топонимический словарь Тувы" и "Тувинские народные игры" вошли в топ-50 лучших региональных изданий России


Теннисист Медведев похвалил себя за победу над Зверевым в полуфинале турнира ATP

Диана Шнайдер уступила Векич в матче второго круга турнира в Бад-Хомбурге

Кудерметова не смогла пробиться в основную сетку турнира WTA-500 в Бад-Хомбурге

Российская теннисистка отказалась от участия в Уимблдоне


В Туве водитель, сбивший насмерть двух пешеходов, заключен под стражу

Карелия заняла 69-е место в рейтинге регионов по социально-экономическому развитию

Пьяный водитель без прав сбил отца и ребёнка на пешеходном переходе в Кызыле

Уроженка Республики Тыва впервые купила билеты «Русского лото» и выиграла по-крупному


Музыкальные новости

Талантливая певица из Пскова получила уникальный подарок для развития карьеры от организаторов фестиваля «Большая сцена»

Оркестр Бутмана представит спектакль «Петя и Волк» в Красноярской филармонии

Пятый фестиваль русской оперы в Тальцах посвящен Петру Чайковскому

Яна Рудковская прокомментировала публичный поцелуй Филиппа Киркорова с Ольгой Бузовой


Зной до 39 градусов: Сибирь готовится к аномальной жаре в конце недели

Пьяный водитель насмерть сбил отца с ребенком в Тыве

Пьяный водитель без прав сбил отца и ребёнка на пешеходном переходе в Кызыле

Учебно-методический сбор начальников пресс-служб территориальных органов Сибирского ордена Жукова округа Росгвардии прошел в Туве


«Белые розы» навсегда: три года без Юрия Шатунова

«Как будто в сауне побывал»: клубный ЧМ в США продолжают критиковать

Ансамбль «Мы команда» из Рязани получил уникальный подарок для развития карьеры от организаторов фестиваля «Большая сцена»

"Атавизм 1990-х" должен уйти в прошлое: Малофеев оценил решение Путина


Пьяный водитель насмерть сбил отца с четырехлетним ребенком в Кызыле

Пьяный водитель насмерть сбил отца с ребенком в Тыве

Пьяный водитель насмерть сбил отца с маленьким сыном в российском регионе

Пьяный водитель без прав сбил отца и ребёнка на пешеходном переходе в Кызыле


Путин назначил максимальную ставку льготных кредитов для культурных объектов

Путин наградил посмертно орденом Мужества погибшего в Брянской области машиниста поезда

Аракчи сообщил об обсуждении с Путиным дипломатии в связи с нападением на Иран

Путин: Московский и Ленинградский округа восстановят к 2025 году




Клиника «Будь Здоров» в Санкт-Петербурге провела Дни здоровья для компании «Элита»

Клиника «Будь Здоров» в Санкт-Петербурге провела Дни здоровья для компании «Элита»

В Туране ветерану СВО, получившему инвалидность, адаптировали жилье

Конференция «Аравия» собрала в Египте более 70 косметологов со всей России



Клуб КПЛ объявил официальное решение по всему тренерскому штабу

Клуб КПЛ официально объявил нового главного тренера

Сборная Тувы завоевала золото и две бронзы на I летней Спартакиаде народов Сибири

Первые места в тувинском этапе фестиваля "Интеллектуалы Сибири" заняли спортсмены ЦДО Кызыла


Путин и Лукашенко обсудили подготовку к заседанию ВЕЭС в Минске

Путин и Лукашенко обсудили подготовку к саммиту ЕАЭС в Минске

Путин провел телефонные переговоры с Лукашенко

Долгожданная легитимация: Келлог признал Лукашенко «лидером Белоруссии»


Собянин: Москва – главный центр космических технологий в России

Глава Владислав Ховалыг: Тува в 2026 году примет IV Международный Буддийский форум, наша инициатива получила поддержку Президента страны

Владислав Ховалыг о стратегическом сотрудничестве с Росатомом: Для развития экономики Тувы вопросы энергообеспеченности и энергоэффективности являются ключевыми

У тувинского бизнеса появятся новые возможности — глава Владислав Ховалыг обсудил с Wildberries & Russ проект «Платформа роста»


В Шагонарском и Туранском лесничествах зафиксированы очагы непарного шелкопряда

В Туве спасатели выехали на тушение степных пожаров в Дзун-Хемчикском кожууне

Владислав Ховалыг о стратегическом сотрудничестве с Росатомом: Для развития экономики Тувы вопросы энергообеспеченности и энергоэффективности являются ключевыми

Зной до 39 градусов: Сибирь готовится к аномальной жаре в конце недели


Роман Вильфанд предупредил россиян об аномальной жаре в июне: где воздух прогреется выше 30 градусов?

Карелия заняла 69-е место в рейтинге регионов по социально-экономическому развитию

В Туве привлекли к ответственности родителей несовершеннолетних поджигателей

В Туве в эти выходные проходит ярмарка льготного жилья


В Архангельске стартовал первый международный экофорум «Земляне»

В Вельске воссоздали исторический бой на реке Сан

В творческую площадку 31-го международного Фестиваля уличных театров превратится креативное пространство пивзавода Суркова

Из Архангельска в Екатеринбург запустили воскресные авиарейсы


В Симферополе продолжаются продажи квартир в жилом комплексе «Парковые кварталы»

Инвестиции в недвижимость Крыма: доходность и тренды

Прогноз погоды в Крыму на вторник

В регионах России начнутся съемки сериала "Русский модный код"


В Туве привлекли к ответственности родителей несовершеннолетних поджигателей

Карелия заняла 69-е место в рейтинге социально-экономического развития

В Туве в эти выходные проходит ярмарка льготного жилья

Фильм из Кыргызстана удостоен главной награды Шанхайского кинофестиваля














СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *