Башкортстандагы татар газеталарының бүгенге хәле: тираж аз булса, ябылу яныймы
«Марилар да татарча газетага теләп языла»
Башкортстанның Балтач районында чыга торган «Балтач таңнары» газетасыннан журналист Дамир Хәйретдинов:
– Татар район газеталары ябылган, дигән сүзне ишетмәдем. «Балтач таңнары» газетасының тиражы әлеге вакытта 1400дән артык данә. Халыкны яздыру авыррак инде. Бездә, газета бер телдә генә чыккач, проблема юк. Марилар да татарча газетага теләп языла... – диде ул.
«Газета кайчан да булса ябылыр инде»
Бишбүләк районында чыгып килә торган «Якты юлдан» – «дубляж» газета, ягъни рус телендә чыга торган газетаның татар телендәге варианты. Газетаның баш мөхәррире Ирина Фомина сүзләренчә, газетаны 2 кеше әзерли. Аларның тиражлары да әз генә.
Газета 1931 елдан чыга башлаган. Хәзерге вакытта газета 166 экземплярда чыга. Һәр язылу кампаниясе саен язылучылар саны кими бара. Газета атнасына 1 тапкыр җомга көнне чыгып тора. 8 битлек ул. Газетаны бер тәрҗемәче әзерли. Бу көннәрдә генә яңа кешене алдык, хәзер 2 кеше эшләячәк. Нигездә авыл кешеләре языла инде, даими язылучыларыбыз – өлкән кешеләр. Газета белән нәрсә булыр… Хәзерге вакытта безнең «Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты акционерлык җәмгыяте 350 экземпляр планын куя, ә бездә бу санның яртысы гына. Әлегә шулай эшлибез. Ябылу мәсьәләсенә килгәндә, газета кайчан да булса ябылыр инде ул, – дип сөйләде ул.
«Языласы килгән кеше барыбер языла»
Яңавыл районында шулай ук «дубляж» – «Яңавыл таңнары» газетасы чыгып килә. Аның да тарихы 1931 елдан башланган. Газетаның баш мөхәррире урынбасары Лидия ханым Гарипова сүзләренчә, аларда тираж – 500 экземпляр тирәсендә тора.
Газетаны, нигездә, олы яшьтәге кешеләр ала. Даими язылучылар – авыл кешеләре. Тираж шул бер тирәдә тора инде ул. Заманында тираж 12 меңнән артык булган. Языласы килгән кеше барыбер языла, бәясенә дә карамый. «Яңавыл таңнары» атнасына 2 тапкыр чыга. Сишәмбе чыга торган сан 8 битле, ә җомга көнне чыга торганы – 12.
Газетаны без үзебез таратабыз. Шәһәрдә дә, авылларда да үзебезнең таратучы кешеләребез бар. 15 еллап шундый система белән эшлибез.
Журналистларыбыз бар – яшьләр дә, өлкәннәр дә. Яшьләр килсә, шат булыр идек. Коллективта барысы 18 кеше. Сайтны да алып барабыз, ул рус телендә генә, – дип сөйләде ул.
Фото: © https://rbsmi.ru
«Иң күп яздырган почтальоннарны чакырып, хөрмәтләп, бүләкләп торабыз»
Борай районында чыгып килә торган «Алга» газетасы быел 95 еллыгын билгеләп үткән. Газетаның баш мөхәррире Венера ханым Арсланова газетаның бүгенге торышы турында сөйләде.
– Газетага 95 яшь. 1930 елда ул татарча газета булып басыла башлаган. Мин үзем 7 ел бу газетаның баш мөхәррире булып торам, шушы редакциядә эшли башлавыма инде 17 ел.
Беләсез инде, хәзерге вакытта газеталарга тираж җыю авыр бирелә. Почта белән хәл авыр. Бүгенге көндә тираж – 2 меңгә якын экземпляр, кайчандыр 6-8 мең булган. Бүгенге көндә безнең тиражны начар дип әйтмим. Бу дәрәҗәдә тота алсак, бик әйбәт. Элек газета атнасына 3 тапкыр чыкты, хәзер 1 тапкыр чыга.
Без шулай ук сайтны алып барабыз, социаль челтәрләрдә сәхифәләребез бар, Телеграмда эшлибез. Газетага, нигездә, олы кешеләр языла. Болай Аллаһка шөкер, дибез. Сайтны алып барырга яшь кеше алдык, версткада да яшь кеше эшли.
Без – хөкүмәт карамагындагы басма, әлбәттә, үз акчабызга гына яши алмыйбыз. Реклама бирүчеләр бар, газетаның 2 битен реклама белән тутырып барабыз. Авылларда авторларыбыз бар, язып торалар.
Газетаны таратуга килгәндә, без электән почтальоннар белән дус булдык, һәр язылу кампаниясеннән соң аларны бүләкләп тордык. Безгә бирелгән финанс ярдәмне без язылучылар арасында бүләк уйнатуга гына тотмыйбыз, ярты ел саен 10 почтальонга бүләкләр бирәбез. Иң күп яздырган почтальоннарны чакырып, хөрмәтләп, бүләкләп торабыз. Без алар турында газетада язабыз, бер коллектив кебек эшлибез.
Район газетасына язылу кыйммәтрәк, диючеләр дә бар инде, бераз очсызрак булса, бәлки, язылучылар күбрәк тә булыр иде. Шуны да күзәтәм: бер яртыеллыкка кеше язылмаса, аннан ул газетага язылмаска өйрәнә, гел язылып торса гына укый, – дип сөйләде Венера ханым.
«Газетаны альтернатив юл белән таратабыз»
Октябрьскийның «Туган як» газетасында баш мөхәррир вазифаларын башкаручы Гүзәл ханым Закирова:
Газета 1990 елдан чыга. Тиражыбыз бик зур түгел – 470 экземпляр. Газета укучылар саны бөтен җирдә дә кими бит инде. Корреспондентлар табуы да авыр. Бер кызыбыз декрет ялында, бер кызыбыз социаль челтәрләрне алып бара, бер корреспондентыбыз бар һәм үзем – шулай эшлибез.
«Туган як» – шәһәр газетасы. Авыл, районнардан язылучыларыбыз юк, шәһәр кешесе генә. Икенче яртыеллыкка язылу кампаниясе барышында шәһәр хакимияте дә ярдәм күрсәтте, оешмалар да ярдәм итте, «Башкортостан Республикасы» нәшрият йорты «Игелекле язылу» дигән акция оештырды, Аллаһка шөкер.
Язылучыларыбыз арасында бүләкләр дә уйнатып торабыз. Газетаны альтернатив юл белән таратабыз. Почта аша бик аз газета таратыла. Безнең шәһәрдә рус телендә чыга торган «Октябрьский нефтяник» газетасы бар. Шәһәрдә аларның үзләренең таратучылары бар. Алар аша таратабыз инде, без бик рәхмәтле. Сайтыбыз да бар, социаль челтәрләрдә дә эшлибез – барысын да алып барырга тырышабыз, – дип сөйләде ул.
Фото: © https://rbsmi.ru
«Тираж ягы бездән генә тормый бит»
Илеш районында чыга торган «Маяк» газетасының баш мөхәррире Вера Гәрәева:
– Быел 12 мартта газетабызның 90 еллыгы булды. Эшләп торгач, төрле вакытлар була, кыенлык та бар. Газетаның тиражы 1479 данә, безнең «дубляж» рус газетасы бар, анысының тиражы – 300. Җәйге вакытта язылу кампаниясе авыррак була шул.
Журналистларыбыз, нигездә, урта яшьләр инде, кайтырга теләк белдерүче яшьләр юк шул.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, «Башкортостан Республикасы» нәшрият йорты тарафыннан безнең газетага игътибар зур – бергә эшлибез.
Почталарда почтальоннар җитешмәсә дә, газета таратылмый калмый. Әлегә кадәр барып җитә иде газеталар, андый проблема белән очрашкан юк.
Тиражны саклап килдек, соңгы 1-2 елда кимү күзәтелә. Сайтыбыз бар, социаль челтәрләрне алып барабыз. 12 битле газета атнага 1 чыга. Эшлибез, тырышабыз инде. Тираж ягы бездән генә тормый бит, шөкер, газетаны укыйлар әле.
Фото: © https://rbsmi.ru
«Почта язылучыларны югалтырга ярдәм итә»
«Тәтешле хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире Рәфит Фәйзрахманов:
Почта әйбәт эшләсә, язылу белән хәлләр әйбәт булыр иде. Сездә дә шулай дип беләм. «Обидно». Татарстан районнары газеталарын да карап чыктым, язылучылар саны күбрәк. Безнең газетаның тиражы – 1700 данә. Аларның 1000е – татарча, 700е – русча, чөнки безнең «дубляж» бар. Безнең районда халыкның өчтән бер өлеше – удмуртлар, русчасын алар да ала.
Гомуми тенденция бит инде, язылучылар кими. Почта безгә язылучыларны югалтырга ярдәм итә. Күп кеше: «Язылыр идек, килми бит», – диләр. Йә соң китерәләр, йә бөтенләй китермиләр. Безнең районда почта бүлеге ябылмады әле, анда почтальоннар – пенсия яшендәге апалар инде, алар да китсә…
Кайбер газеталарның үзләренең газеталарны таратучылары бар, без моңа барып җитмәдек әле. Электрон вариант дип, рекламалар ясыйбыз инде сайтка. «Эх, безнең бит, газетаны тотып, буяу исен иснисе килә», – диләр.
Әлеге моментта кешеләр җитә. Социаль челтәрләрдә эшләргә тырышкан булабыз инде, видеороликлар да ясарга тырышабыз. Видеокамера алдык. Үзем дә видеоларны ясыйм.
Газета 1935 елдан чыга. Киләсе сан – 10 000 нче була. Үлмибез әле, үзебезнең язылучыларыбыз бар, – дип сөйләде ул.
Фото: © https://rbsmi.ru
«Татар телендә чыккан район газеталары ничәү булган – барысы да исән-имин чыгып килә»
Башкортстан республикасы «Кызыл таң» иҗтимагый-сәяси газетасының, «Тулпар» яшьләр, «Әллүки» балалар журналларының баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов:
– «Кызыл таң» газетасы редакциясе коллективы 2025 елның икенче яртыеллыгына газетага язылуны уңышлы тәмамлады. Былтыргы шушы чор белән чагыштырганда безнең тираж – 107 процент тәшкил итте. Шуны да әйтергә кирәк: безнең коллектив яшьләр өчен – «Тулпар», кече яшьтәге балалар өчен «Әллүки» журналларын да чыгара. «Тулпар» журналының тиражы былтыргы белән чагыштырганда – 114 процент, «Әллүки»неке – 128 процент булды. Бу цифрлар почта аша язылучыларны гына күрсәтә. Моннан тыш альтернатив ысул белән язылучылар да бар. Алар басмаларыбызны ПДФ форматта, я булмаса, редакциягә килеп, иҗтимагый таратучылар аша, маркетплейслар аша да алдыралар.
Әбүнәчеләрне җәлеп итүнең төрле ысулларын кулланабыз. Районнарда күренекле артистлар катнашында халык белән очрашулар, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында төрле мастер-класслар үткәрәбез. Әбүнәчеләр арасында «Башкортостан Республикасы» нәшрият йорты белән берлектә төрле конкурслар оештырабыз.
Безнең коллектив уникаль. Журналистларыбыз KizilTan.ru. электрон газетасын, журналларның сайтларын, 3 басманың да социаль челтәрләрен алып бара. Ай саен электрон газетабызны 300 меңгә якын кеше укый. Июль ае нәтиҗәләре буенча 278 700 кеше укыган. «Тулпар» журналы сайтын июльдә – 56 915, «Әллүки» сайтын 19 339 кеше укыган. Димәк, июль аенда безнең коллективның иҗаты белән 354 954 кеше танышкан. Моңа өстәп, социаль челтәрдәге укучыларны да исәпкә алырга кирәк. Аларын әйтеп тормыйм, чөнки һәркем, безнең «ВКонтакте», «Одноклассники», Телеграм-каналдагы төркемнәребезгә кереп, дуслар санын карый ала.
Район газеталары ябыла, дигән хәбәрне мин беренче тапкыр сездән ишетәм. Андый сүзнең булганы да юк. Татар телендә чыккан район газеталары ничәү булган – барысы да исән-имин чыгып килә, – дип сөйләде баш мөхәррир.
Фото: © https://rbsmi.ru
«Таралу проблемасы хәл ителсә, әле укучыларыбыз бар, тиражыбызны әйбәт җыяр идек»
Уфада чыга торган «Өмет» иҗтимагый-сәяси газетаның баш мөхәррире Рәдис Ногманов:
– «Өмет» газетасы атнасына 1 тапкыр җомга көнне чыга. Беренче саны 1991 елның 12 июлендә дөнья күрә. Киләсе елда газетабызга 35 ел була. Безнең басма Башкортстан буйлап тарала. Соңгы 1-2 елда Россия буенча да тарала башладык: Татарстан, Карелия республикалары, Ульяновск, Мәскәү, Төмән, Свердловск өлкәләрендә алдыралар.
Башкортстан буенча карасак, иң күбе Дүртөйле, Борай, Чакмагыш, Илеш районнарында яшәүчеләр алдыра. Без 15-20 ел республикада дәүләт басмалары арасында «иң зур тиражлы» статусын саклап тордык. Ләкин проблемалар да юк түгел. Шартларыбыз башка газета редакцияләрнеке кебек үк. Почта эшчәнлеге подпискага аяк чала. Газета таратылмый икән, зарлана башлыйлар. Газетаны укучылар: «Әгәр газета килми икән, ни өчен мин язылдым соң?» – диләр. Дүртөйле, Илеш, Борай районнарында да зур авылларда почта юк. Почта булмагач, подписканы үткәрмибез, диләр. Почта булмагач, ул таратылмый. Район үзәкләрендә дә хәтта шундый хәлләр булды, нишлик инде...
Журналлар айга 1 тапкыр чыккач, алар «Озон», «Вайлдберриз» кебек маркетплейслар аша таратуга күчтеләр. Ә газеталарга андый мөмкинлек юк, чөнки, әйткәнемчә, газеталар атна саен чыга.
Укучыларыбызга килгәндә, яшәсен авыл халкы! Яшәсен урта һәм өлкән буыннар! Өлкән буын азая, урта буыннар алдыра. Яшьләргә килгәндә – бик кыен. Балаларның, яшьләрнең кулында телефон, телләре – русча. Авыл балаларыныкы да. Татарстанда да шулайдыр.
Газета 99 процент почта аша – акчасын түләп язылган кешеләргә тарала. «Розницага» 1 процент тирәсе чыга торгандыр.
Бүгенге көндә тиражыбыз – 6700 данә. Хакимият белән дә сөйләшәбез, алар да: «Безгә кем белән сөйләшергә соң?» – диләр. Элек һәр районда почта бүлеге җитәкчесе бар иде, хәзер 6-7 районга бер почта җитәкчесе калды. Элек почта белән шулкадәр яхшы эшли идек. Алар безне чакыра, без алар янына барып, рәхмәт әйтеп, призлар биреп кайта идек. Хәзер андый очрашулар да бетте. Күп вакытта, подписка буенча кем белән сөйләшергә икән дип, аптырап калабыз. Ул татар басмалары өчен дә, рус басмалары өчен дә, башкорт телендәге басмалар өчен дә проблема. Кешегә йөрер өчен аяк кирәк, ә газетаның әбүнәчегә килеп җитүе кирәк. Кеше: «Минем газета кайда икән?» – дип эзләп йөри башлый.
Безнең газетаны Урал аръягында – Әбҗәлил, Баймак районнарында да алдыралар. Газета чыгып, 10 көн үткәч кенә барып җитә ул анда. Таралу проблемасы хәл ителсә, тиражыбызны әйбәт җыяр идек, әле укучыларыбыз бар, Ләкин иң аянычы – почтаның урыннарда начар эшләве. Җитәкчелек тә белә бу хакта, бәлки, таратуны җайга салырлар.
Газета һәр атна саен 24 бит булып басылып чыга. Ярты еллыкка язылуның бәясе – 1300 сум тирәсе. Редакциядә журналистларыбыз бар, ләкин күптән яңа состав алынганы юк, чөнки яшьләр эшләргә килми.
Бөтен темаларны яктыртырга тырышабыз: дин, әхлак, яңалыклар, мәдәният, әдәбият һ.б. Безнең үзенчәлек шунда: Башкортстан белән гына чикләнмибез, Татарстандагы татар әдәбияты классикларын һәм артистлар, сәнгать әһелләре турында да күләмле язмалар язабыз, аларның иҗатын яктыртабыз. Чигебез киң.
Дәүләт газетасы буларак, рәсми чараларны даими бирәбез, «иҗтимагый-сәяси» дигән статусыбыз да бар. Сайт, социаль челтәрләрнең килеп керүе журналистларның эшчәнлеген катлауландырды, чөнки аларның ярты вакыты социаль челтәрләр һәм сайт белән уза. Ул да мәшәкатьле әйбер, ләкин газетаны да чыгарырга кирәк – барысын да берьюлы алып барырга кирәк.
Гомумән алганда, татар һәм башкорт телендәге газеталар чыга.
Нәрсә генә булмасын, 2023 елда Башкортстанда яшьләр матбугатының 100 еллыгын үткәргән идек, Татарстаннан да кунаклар килгән иде. Шунда да: «Әгәр электрон вариантка гына калсак, киң аудитория җыярга була. Ләкин без бу дөньяга басма матбугат булып туганбыз. Аны сакларга кирәк, басма матбугат 100 елдан соң да тарихта кала, ягъни ташка басылган әйбер», – дигән идек. Басма матбугатны сакларга иде, Аллаһ боерса, – диде ул.
Фото: © https://rbsmi.ru
«Башкортстан Республикасында ниндидер сәбәпләр аркасында татар телле басмалар ябыла, дигән сүз – фейк»
«Башкортостан Республикасы» нәшрият йорты АҖ генераль директоры Зөлфия Рәхмәтуллина:
Тиражлары аз булган татар газеталары ябыла, дигән сүз – фейк. Башкортстан, Татарстан белән беррәттән, быелның башында басма матбугатка язылучылар саны буенча иң алдынгылар исемлегенә менде. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин үткәргән киңәшмәдә РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры белдерде. Басма матбугатка язылучылар саны буенча беренче урында – Мәскәү, икенче урында – Краснодар, өченче урынны Башкортстан белән Татарстан бүлеште.
Аерым саннарга тукталып үтик, алар буш урыннан килеп чыкмады. Башкортстанда «среднеразовый» тираж – 207 мең, 600 мең кеше безнең республиканың басма матбугаты белән таныша, дип белдерәбез – бу республика халкының байтак өлешен тәшкил итә.
Интернет үсеш кичергәнчегә кадәр вакыт белән хәзерге тиражлар саны чагыштырырлык түгел, бу – Башкортстанга гына түгел, Татарстанга да кагыла, Татарстанда да шундый ук проблема бардыр, дип уйлыйм. Почта хезмәтенә бәйле сораулар бар.
Басмаларны интернет челтәрендә популярлаштыру буенча күптән эш башланган. Чагыштыру өчен, кайбер саннарны искә төшереп китик. 2019 елда Башкортстан басмаларының социаль челтәрләрдә караучылар саны 580 мең булган, бүген – 3 млн 800 меңне тәшкил итә. Аерма бар. 2019 елда безнең басмаларның сайтларын укучылар саны 2,5 млн булган, бүген – 11 миллионга җитә. Нәтиҗә буларак, безнең республика басмалары заман белән атлый, дибез.
Әлбәттә, без традицион газета-журналларны тормышыбыздан читкә куймыйбыз. Бүгенге көндә республикада 145 матбугат чарасы дөнья күрә, аларның берсе дә ябылмаган. Республикада рус, башкорт, татар, мари, чуваш, удмурт телләрендә басмалар дөнья күрә. 2019 елдан алып карасак, бер генә дә традицион матбугат чарасы да ябылмаган.
Заман белән бергә атлау, укучыларга алар теләгән форматта барып җитүгә килгәндә, бер генә мисалга тукталам. Мәсәлән, республикабызның Салават районында 23 мең чамасы кеше яши. Басма матбугат – тиражлар белән исәпләнсә, электрон форматны исәпли торган чаралары бар. Бер район мисалында әйтә алам: бу басманың сайтын көненә 20 мең кеше карый. Социаль челтәрдә язылучылар саны 70 меңнән артык. Телеграм-каналга безнең басма матбугат соңгы елларда керде. Бер район басмасының гына язылучылар саны 11 мең икән, бу – күп нәрсә турында сөйли. Басма матбугатта да, электрон форматта да журналистлар бер төрле югары кимәлдә эшли.
Гомумән алганда, әйтеп үткәнемчә, Башкортстанда бүген 145 басма дөнья күрә, берсе дә ябылмаган, бу хакта сүз юк. Мин әле оешмага җитәкче буларак шушы арада гына килдем. Төп һөнәрем буенча – журналист, югары уку йортын тәмамлаганнан бирле бу тармакта эшлим. Бүген минем алда куелган төп бурыч – тиражлар санын саклау, киметмәү, арттыру. Бу – бөтен басмаларга кагыла. Шул ук вакытта, әгәр укучыларыбыз безнең контентны кабул итә икән, шушы юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез.
Кабатлап әйтәм: Башкортстан Республикасында ниндидер сәбәпләр аркасында татар телле басмалар ябыла, дигән сүз – фейк, – диде ул.
Фото: © https://www.bashinform.ru