Главные новости Кызыла
Кызыл
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Муса Җәлил музее: яңа мөдир һәм иске мич (фанерадан ясалган булса кирәк)

0

Муса Җәлилнең Казандагы музей-фатирына тиз генә косметик ремонт ясап алганнар, төгәлрәк итеп әйткәндә, идәннәрне буяштырганнар. 22 гыйнварда ул шушы ремонттан соң кабат ачылды.

Муса Җәлилнең музей-фатиры Горький һәм Гоголь урамнары чатында урнашкан. Бу йортта күренекле драма артистлары Фатыйма Ильскаяга, Хәлил Әбҗәлиловка, РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты, опера җырчысы Мөнирә Булатовага, композитор һәм дирижер Мәсгут Латыйповка мемориаль такталар куелган. Җәлилнең музей-фатиры өске 4 нче катта урнашкан. Башта ул 3 бүлмәле фатирны алып торса, соңрак, күрше фатир да алынып, 130,8 кв.м. мәйданлы музей барлыкка килгән. Җәлил гаиләсе белән яшәгәне – мемориаль өлеш булса, өстәмә мәйданда интерактивлы бүлмә һәм лекция залы, шулай ук, хезмәткәрләр өчен кабинет өлешен үтәгән бүлмәчек тә бар.

Җәлил музее яңа елдан – Җәлилнең тууына 120 ел булган елдан – ишекләрен яңа хуҗабикә белән ачты. Биредә хәзер мөдир – Ленария Мөслим.

Ленарияне Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкче буларак беләсездер, аннары, кара киемнән никахын уздырып, җәмәгатьчелекне шаулатып алуын хәтерлисездер, бәлки, бу вакытта ул, җәмәгатьчелеккә бик күренмичә генә, Милли музейда эшли иде. Димәк, Милли музейның генераль директоры вазифаларын башкаручы Айрат Фәйзрахманов үзенең беренче кадрларга бәйле карарын чыгарган – Җәлил музеен яңа мөдирле иткән. Алай гына да түгел, яшьләр сәясәтенә бәйле иҗтимагый эшләрдә бергә йөргән ышанычлы кешесен куйган.

«Мин дә, башкалар кебек, аның шигырьләрендә үскән – бу турында әйтеп тә торасы юк. Җәлилнең каһарманлыгы турында барыбыз да белә. Шәхсән минем өчен Муса Җәлил үз заманының актив яшь кешесе буларак кадерле – бәлки, алга таба аның шәхесен нәкъ шушы юнәлештә ачарбыз», – диде Ленария Мөслим, мөдир булуы турындагы мәгълүматны раславын сорап шалтыраткач.

Игътибар иткәнегез бармы: татар шәхесләре музейлары актив татар яшьләренә тапшырыла. Әлбәттә, моны – татар яшьләре активын музейга тапшыру, дип карыйсы түгел, бер татар шәхесен икенче татар шәхесе саклый дип, һәм бу яшьләргә кечерәк булса да мәйданчык бирү, дип карарга кирәк.

«Татар китабы йорты»нда – Айдар Шәйхин, Сәйдәш музеенда – Айдар Әхмәдиев, Җәлил музеенда – Ленария Мөслим...

Айдар Шәйхин белән Айдар Әхмәдиевка тулы бер бина (берсенә – зур гына утар, икенчесенә, утар ук булмаса да, 2 катлы театр янкормасы) тапшырылса, Ленариягә тапшырылган биләмәләр зур түгел – нибарысы 2 фатирлык урын (1308 кв.м.), бүлмәләре дә зур түгел, музеефикациясе дә хани замандагы.

Мемориаль бүлмәләр турында сүз әйтә алмыйм, алар шагыйрь рухын саклыйдыр. Әмма, гафу итегез, шәһәр уртасындагы күпфатирлы йортның иң өске катындагы музей-фатир бүлмәсенә фанерадан мич ясап куярга, сәке ясарга һәм кашагалар эләргә кирәк булган идеме икән? Сандыкка салынган попсовый калфакка да бәйләнмәкче идем, әмма, бу бүлмәнең интерактив булуын белгәч, туристларга киеп карасыннар өчен куелган, дип аңладым.

Сүз уңаеннан, Ленария Мөслим шушы бүлмәнең дизайн-проектын эшләтмәкче – афәрин!

Кунакларны да нәкъ шушы интерактив мәйданчыкта гына чәй эчерергә ярый. Монда матурлык өчен самавыр да тора (электрныкы түгел).

Косметик ремонттан соң, музей үзенчәлекле ачылды. Бу – «Кызыл ромашка» клубы утырышының яңа версиясе кебек: «Кызыл ромашка 2.0», – диде музей-фатирның яңа хуҗабикәсе. Музейга квест аша керәсе иде. Әйтик, домофонга баскач, миннән Җәлил укыган мәдрәсә исемен сорадылар. Муса Җәлил Оренбургта «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыган, оятыма каршы, мин уйламыйча гына җавап бирә алмадым, бераз уйлагач белдем белүен.

Музейның бүгенге кунаклары: дирижер Айдар Ниязов, Бөтендөнья Татар яшьләре форумы җитәкчесе Райнур Хәсәнов, Камал театры менеджеры Зөһрә Вилданова, Татарстан Язучылар берлеге урынбасары, музыкант Ильяс Фәрхуллин, «Ялкын» журналисты Зилә Дәрҗеманова, «Татар китабы йорты» мөдире Айдар Шәйхин, Сәйдәш музее мөдире Айдар Әхмәдиев, шулай ук, Баязит Зәйдуллин да киләсе булган да, көтелмәгән утырышлар куелып, килә алмаганнар, шулай да көн дәвамында килеп чыгарга вәгъдә иткәннәр.

Хәзерге вакытта Айдар Ниязов та Сәйдәш музеенда эшли икән, ул, музей исеменнән, Җәлил музеена Сәйдәш көйләреннән винил пластинка алып килгән. Анда Җәлил шигыренә җырлар да бар. Музейның әле проигрывателе юк, тыңлау өчен, анысын Айдар үзе күтәреп килгән иде, әлбәттә, күтәреп китте дә. Ленариягә хәзер проигрыватель табу турында уйлыйсы була.

Ленариягә монда, гомумән, уйларга эш күп әле. Муса Җәлилнең 120 еллыгы ды «килеп терәлгән».

«Музейның план проблемасы юк – килүчеләр күп. Проблема башкада – урын җитми. Килүчеләрне төрле бүлмәләргә төрле чараларга бүлә дә алмыйбыз, барысы да ишетелеп тора», – ди Ленария.

Ул Россиядәге билгеле музей-фатирларны йөреп чыгарга да уйлый – исемлеген төзегән. «Кайда гына барсам да, музейларга керергә тырыша идем, әмма күбрәк сынлы сәнгать музейларында йөргәнмен, музей-фатирлар читтәрәк калган», – ди.

Россиянең төрле шәһәрләрендә Горькийның, Достоевскийның, Некрасовның, Булгаковның, Блокның һәм башкаларның мемориаль музейларында булганыгыз бармы, мәсәлән? Минем булганым юк шул, ни кызганыч. Мәсәлән, Мәскәүнең Большая Садовая урамында Булгаковның музей-фатирында Кот Бегемот яши, ди. Зур кара мәчегә Бегемот дип исем кушылган. Бу – болай, сүз уңаеннан гына.

Әмма Җәлилнең музей-фатирын тагын да популярлаштыру мәсьәләсендә уйланасы бар, гәрчә кеше килү ягыннан проблема булмаса да.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *