Главные новости Лениногорска
Лениногорск
Январь
2025
1 2 3
4
5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Яңа министр, рәис, депутатлар... – 2024 елдагы вазыйфаи затлар билгеләнүе

0

Узып баручы 2024 елга нәтиҗә ясап, татар дөньясындагы вазыйфаи затларның билгеләнүләрен барладык.

Татарстан буенча эчке эшләр министры итеп 51 яшьлек генерал-майор Дамир Сатретдинов билгеләнде. Яңа министрның әтисе Растям Гомәр улы (Умерович) Сатретдинов озак еллар буе Әстерхан шәһәрендәге «Яшь тамашачы театры»нда эшләгән. (Әстерхан ягында «Рөстәм» исеменең «Растям» варианты киң таралган). Шулай ук ул Әстерханда «Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыятенә нигез салучыларның берсе була.

Фото: © ХМАО буенча Эчке эшләр идарәсе

«Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыяте рәисе Әнвәр Алмаев Сатретдиновлар гаиләсен бары җылы сүзләр белән генә искә алды:

– Бик яхшы гаилә. Әтисе Растям Умерович «Яшь тамашачы театры»нда эшләде. «Дуслык»та концертлар куеп йөрде. Ул – бик яхшы баянист, бик матур итеп уйный иде. Кызганыч, иртәрәк үлеп китте. Ул вакытта Дамирга ничә яшь булгандыр, төгәл генә хәтерләмим. Дамир укып бетергәч, әнисе миннән аны эшкә урнаштыруда ярдәм сорады. Мин ул вакытта милициядә эшли идем. Әнисе белән сөйләшкәч, Дамирны эшкә алдык. Ул – бик акыллы, намуслы егет. РФ эчке эшләр министры Владимир Колокольцев һәм безнең рәисебез аның кандидатурасын куеп ялгышмаганнар дип уйлыйм. Ул әстерханлыларны да, үзенең министрын да, рәисне дә уңайсыз хәлдә калдырмаячак. Бик яхшы кандидатура, – диде ул «Интертат» хәбәрчесенә.

  • Әстерхан татары министр булды: «Дамир Сатретдинов – шәһәр татар зыялылары вәкиленнән».

Яңа җитәкче алышыну сәбәпле, Эчке эшләр министрлыгында башка кандидатлар да алышынды. Төп тикшерү идарәсеннән Владимир Изаак китте, вакытлыча җитәкче – Рөстәм Садыйков. Икътисади җинаятьләр буенча идарәгә Марат Сафиуллин урынына Рафаэль Усманов килде. Наркотикларга каршы көрәш буенча идарәдә хәзер Александр Михеев. Казан полициясе җитәкчесе вазифасыннан Илнур Хаялиев китте, аның урынына Айдар Фәсхетдинов килде.

Мөфти сайлау

Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә мөфти, шәех Равил Гайнетдинне кабат 5 ел срокка Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайладылар.

Мәскәүдә узган шушы чаралар алдыннан миңа бер бик кызык фикер әйттеләр. «Син Равил Гайнетдингә нинди мөнәсәбәттә булсаң, исламга да шул ук мөнәсәбәттә», – диделәр. Россиядә исламга мөнәсәбәт нинди – ул күпмедер дәрәҗәдә Равил Гайнетдингә мөнәсәбәт дигән сүз, дип әйтеп була инде моны. Моның белән килешмәс тә кемдер, әмма 30 ел буе Россия башкаласында мөфти булып торган кеше һәм аның командасы, билгеле, илдә – халыкта һәм җитәкчелектә – мөселманнарга мөнәсәбәтне ачыклаган күрсәткечләрнең берсе.

  • Атка печән салучылар һәм штрейкбрехерлар: Равил Гайнетдинне чираттагы срокка сайладылар

Фото: ©

Равил Гайнетдин рәислеккә бердәнбер кандидат иде. 1959 елда Шәледә туган Равил Гайнетдин инде 30 ел башкала мәчетендә мөфти. Бик тә гади итеп әйткәндә, гади бер татар малае шундый дәрәҗәгә ирешкән икән, моны танымый булмый, әлбәттә. Мәскәүдә башлыча Түбән Новгород, Касыйм татарлары – ул алар арасында да танылуга ирешә алган. Сөйләделәр: ул әле яшь чагында Җәмигъ мәчете картлары дәгъва белдергән булган, ди. Хәзер мәчетләрдә сәҗдәгә китә алмаган өлкәннәр өчен урындыклар намаз кылучыларның арткы рәтенә тезелә. Элегрәк картлар ихтирамлырак урында булган – урындыклар рәте имам алдында ук булган. Менә шундагы өлкәннәр: «Нигә бу егет безнеңчә сүләшми, болай дерес тегел», – диешкәннәр. Әмма Равил Гайнетдин аларның күңелләрен яулап ала алган: бердән, ул ихтирамлы, дорфа түгел, итагатьле сөйләшә белә, икенчедән, картларның күңелләренә хуш килсен өчен, Сергачча «сүләп» җибәргән... Бу риваятьне Сергач карты сөйләде: ни дәрәҗәдә ул дөрестер, белмим – «ничә сумга алсам, шул бәягә сатам», әмма Равил Гайнетдиннең килешеп эшли алуы хак. 30 ел мөфти булып эшли: әмма командасы эчендә ул эшләгәндә, кара тавышлар чыгарып, ямьсезләнеп, мәчет бүлешеп, мәчеттән бер-берсен куып исламга тап төшергән гаугалар булмады. «Гайнетдин партиясенең» юлы гаугаларсыз. Равил Гайнетдингә карата тәнкыйть булмады, дип әйтүем түгел: тәнкыйте дә бик күп булды, әмма аның командасы бердәм – монысын һәркем таныйдыр. Аның беренче урынбасары Дамир Мөхетдиновтан, ни сәбәпле башка кандидатлар юк, дип сорадым. Ул моны Равил Гайнетдиннең дәрәҗәсе зур булу белән аңлатты: «Без аның дәрәҗәсен дә, үзебезнең дәрәҗәне дә беләбез, – ди, – әле, ул китмәсен, дип куркып торабыз», – ди.

Судларда үзгәрешләр

Югары суд җитәкчесе Илгиз Гыйләҗев «почетлы» отставкага китте – ул хәзер яңа төзелгән Конституцион советта. Югары суд җитәкчесе итеп Азат Гыйльметдинов билгеләнде. Азат Гыйльметдинов 1980 елда туган. В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый. 2002-2009 елларда Казан шәһәренең Авиатөзелеш район судында судья ярдәмчесе булып эшли. 2009 елдан 2014 елга кадәр Казан шәһәренең Мәскәү район суды судьясы була. 2014 елда Гыйльметдинов Татарстан Республикасы Югары суды судьясы итеп билгеләнә. 2019 елдан Яшел Үзән шәһәр суды рәисе вазифасын үти.

Арбитраж суды җитәкчесе Максим Боровиков вазифасына кабат сайлана алмады. Рәис итеп Оренбургта эшләгән Виталий Гыйльметдинов сайланды.

Дәүләт Советының яңа составы

Сентябрь аенда Татарстан Дәүләт Советы сайлаулары узды. Фәрит Мөхәммәтшин VII Татарстан Дәүләт Советы Рәисе итеп сайланды. Карар яңа чакырылыш парламентының беренче утырышында кабул ителде, аның кандидатурасы өчен депутатларның күпчелеге – 85 кеше тавыш бирде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Минем кандидатурамны яңадан тәкъдим итүләре өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Әмма бу – депутатларның теләге генә түгел, моны сайлау нәтиҗәләре дә күрсәтте. Халык безнең эшне яхшы бәяләде, һәм «Бердәм Россия» партиясе күпчелек тавыш белән җиңде. Парламентта башка сәяси партияләрнең дә саны артуы шатландыра», – дип белдерде Мөхәммәтшин.

  • Фәрит Мөхәммәтшин VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы Рәисе итеп сайланды

Фото: ©gossov.tatarstan.ru

Парламент эшчәнлеге ачык булырга тиеш, дип ассызыклады ул. «Яңа чакырылыш Дәүләт Советы – күп партияле, дискуссион. Ул үзенең төп бурычын хәл итәр дип уйлыйм», – диде депутат.

Парламент җитәкчесе электрон системаны кулланып яшерен тавыш бирү юлы белән сайланды. Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин 1998 елдан бирле Татарстан Дәүләт Советы Рәисе булып эшли.

Быелгы сайлау кампаниясе яңа йөзләр дә алып килде. 99 депутатның 38е – яңа исемнәр. Партия исемлеге буенча яңа кешеләр «Бердәм Россия»дән генә.

Берничә район башлыгы хәзер депутат кәнәфиендә утырып караячак. Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, Аксубай башлыгы Камил Гыйльманов, Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район белән җитәкчелек эшен калдырып, депутат вазифасына керешәчәк.

Махсус хәрби операциядә катнашкан Россия Герое Рәсим Баксиков та яңа депутатлар исемлегендә. «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев үзен парламентта сынап караячак. Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләре ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, «Ак Барс» хоккей клубы экс-капитаны Данис Зариповка да депутат вәкаләтләре бирелә.

  • Татарстан Дәүләт Советының яңа составы: кемнәр килә, кемнәр китә?

Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да депутат итеп сайланган. Тик аның мандатыннан баш тартуы билгеле булды. Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе сайтында хәбәр ителгәнчә, Сабурскаяның бушаган урыны партия исемлегендә аннан соң килүче Данис Шакировка күчә. Димәк, Бөтендөнья татар конгрессы БК җитәкчесе депутат карьерасын ачып җибәрә. Дәүләт Советының яңа, тулы составы хакында «Интератат» язмасында.

Район башлыклары үзгәреше

15 ноябрьдән «Татшина» директоры Гүзәл Хәбетдинова, район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы буларак, Әлмәт шәһәрен һәм районын җитәкләячәк, дип хәбәр итә «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.

Фото: © rais.tatarstan.ru

Гүзәл Хәбетдинова кандидатурасы ТР Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашында узган чираттан тыш сессиядә тәкъдим ителде. Ул 2019 елдан бирле шәһәр һәм районны җитәкләгән Тимур Нагумановны алыштырды. Тимур Нагуманов – Татарстан Рәисе киңәшчесе.

14 ноябрьдә Гүзәл Хәбетдиновага 55 яшь тулды. Ул Әлмәттә туып үскән. Ике югары белеме бар: 1992 елда – Казан дәүләт университетын, 2002 елда РФ Хөкүмәте каршындагы Халык хуҗалыгы академиясен тәмамлаган, диелә әлеге хәбәрдә.

  • «Татшина» директоры Гүзәл Хәбетдинова Әлмәт районының яңа җитәкчесе булды.

Аксубай районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы итеп, КФУ проректоры Алмаз Мингулов сайланды. Шулай ук Аксубай муниципаль районы Советы карары белән муниципаль район башлыгы Камил Гыйльмановның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды, чөнки ул VII чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутат итеп сайланды.

Фото: © minsport.tatarstan.ru

  • Алмаз Мингулов Аксубай районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы булды

Алмаз Минвазыйх улы Аксубай районында туып-үскән. 2022 елдан – ул Казан федераль университеты проректоры, ә 2014 елдан 2022 елга кадәр Татарстан спорт министры урынбасары вазифасында эшләгән, диелә хәбәрдә.

Айрат Гыйльван улы Фәтхуллин ТР Рәисе тәкъдиме белән Татарстанның Теләче муниципаль районы башлыгы итеп сайланды. Бу хакта Теләче районы сессиясендә билгеле булды. Ул ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашында узды, дип хәбәр итә «Татар-информ».

  • Айрат Фәтхуллин Татарстанның Теләче районы башлыгы итеп сайланды

Фото: © tatarstan.ru

Районның элеккеге башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Теләче муниципаль районы Советының 2024 елның 19 сентябрендәге карары нигезендә, VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутат итеп сайлануы сәбәпле, үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты.

Фәтхуллин 2011 елдан Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары вазифасын башкарган, диелә хәбәрдә.

Камил Нәҗмиев Татарстанның Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Депутатларга аны Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров тәкъдим итте. Ул Фаил Камаев отставкага киткәннән соң район хакимияте башлыгы вазифасының буш булуын билгеләп үтте. Шуңа күрә, кайбер процедураларны үтәгәннән соң, Нәҗмиев районны җитәкли башлар, дип көтелә.

  • Камил Нәҗмиев Тукай районы башкарма комитеты башлыгы вазифасын башкаручы итеп билгеләнде

Фото: © e-nkama.ru

Камил Нәҗмиев Минзәлә районы башлыгы урынбасары, Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкарган, 2021 елдан Түбән Камада «Челтәр компаниясе» АҖ филиалы директоры урынбасары вазифасын биләгән. 2022 елның 15 сентябрендә Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, шул ук елның октябрендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнгән. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе җитәкчесе булган, диелә әлеге хәбәрдә.

Дәүләт советына киткән Рәгать Хөсәеновны Марат Гыйрфанов алыштырды.

Питрәч районы башлыгы итеп Рәис Сөләйманов билгеләнде. Апрель аеннан Илһам Кашапов Татарстанның Белоруссиядәге вәкиллеге башлыгы вазифасына күчү сәбәпле, Рәис Сөләйманов Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнгән иде.

Рәис Сөләйманов – авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләде, ике чакырылыш Дәүләт Советы депутаты.

Озак еллар Мамадыш башлыгы булган Анатолий Иванов Дәүләт Думасына киткәч, районны Вадим Никитин җитәкләде.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Ирек Кадамов Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы итеп билгеләнде. Указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Моңарчы Кадамов республика баш комитеты башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы иде.

Фото: © https://16.mchs.gov.ru

Ул 1971 елның 25 мартында ТАССРның Сарман районы Җәлил бистәсендә туган.1992 елда Вольск югары тыл хәрби училищесын, 2003 елда Казан дәүләт университетын, 2013 елда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Дәүләт янгынга каршы хезмәте академиясен, 2021 елда Казан милли тикшеренү техник университеты магистратурасын, шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Дәүләт янгынга каршы хезмәте академиясенең Үсеш институты Югары идарә академиясен тәмамлаган.

2015 елдан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгының кризиска каршы идарә буенча урынбасары, ә 2019 елдан башлыкның беренче урынбасары була. Татарстан Республикасының атказанган коткаручысы. «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының икенче һәм беренче дәрәҗә медальләре, шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ведомство медальләре белән бүләкләнгән.

  • Тулырак: Ирек Кадамовны Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы итеп билгеләделәр

Камал театры

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия теары директоры итеп Курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев билгеләнде. Моңа кадәр директор булган Илфир Якупов аның урынбасары булачак.

Хоккей

Зиннәтулла Билалетдинов өченче тапкыр «Ак Барс»тан китте. Аның урынына Чиләбедәге «Трактор»да эшләгән Әнвәр Гатиятуллин килде.

ГИСУ

ГИСУ җитәкчелегендә дә үзгәрешләр булды. Нияз Ситдиков Мәскәүгә – торак йортлар төзелеше идарәсенә китте. Аның урынына карьерасын «Кукмара авазы» радиосы алып баручысы булып башлаган Илнар Хафизов килде. Ул – 1984 елгы, белеме буенча татар филологы. Сабантуйлар алып барган, тамада булып эшләгән 24 яшьлек Хафизов Мамадыш районы мәдәният идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнә. Соңыннан ул районның башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына куела, аннары – Зәй районына. Соңыннан – «Татлизинг»ка. «БИЗНЕС Online» язуынча, 2024 елда төзелеш уку йорты дипломы алуга ук, ул ГИСУга да билгеләнгән.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *