Районнарның яңа рейтингы: Ютазыда терлек азыгы җитми, Кама Тамагында сөт әз савыла
Терлек азыгы әзерләү күләме буенча Балтач районы (20,3 мең га), Арча (17,2 мең га) һәм Актаныш (15,6 мең га) районнары алда бара. Дисциплинаны аерым билгеләп үтәргә кирәк: 43 районның 39ы печән чабу планын 100 процентка үтәгән. Актаныш, Әлмәт, Әтнә һәм Питрәч районнарында барлык мәйданның 98 проценты чаптырылган. Иң әзе Биектау районында – 93 процент.
Күпьеллык үләннәр силос, печән һәм катнаш азык әзерләү өчен файдаланыла. Бүгенгә 400 мең тонна печән һәм 2,7 млн тонна сенаж әзерләнгән. Балтач районында рекорд күләмдә – 256,7 мең тонна сенаж һәм 19,2 мең тонна печән әзерләнгән, анда савым сыерлары 14,8 мең баш тәшкил итә. Бер баш терлеккә уртача 24,5 берәмлек терлек азыгы туры килә, бу – терлекчелектә уңай динамиканы саклау өчен яхшы сан.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов хәбәр иткәнчә, шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен дә азык әзерләү төгәлләнгән диярлек. «Бүгенгә 518 мең тонна печән әзерләнгән, бу – билгеләнгән ихтыяҗның 114 проценты. 2024 елдан калган азыкны да исәпкә алып, халыкның терлек азыгы белән тәэмин ителеше 129 процент тәшкил итә», – диде ул. Алабуга, Саба, Кама Тамагы, Кукмара, Баулы һәм Теләче районнарында терлек азыгы белән тәэмин ителеш 150 проценттан артып киткән.
Ул искә төшергәнчә, азык әзерләү дәүләт тарафыннан контрольдә тотыла, чөнки сөт һәм ит җитештерү күләмнәре шуңа бәйле. Узган ел азык базасы яхшы әзерләнгән иде, шуңа күрә кыш та әйбәт узды. Бу – ярты елда сөт җитештерү күләмнәрен 46 мең тоннага арттырырга мөмкинлек бирде. Шуның 39 мең тоннасы (85 проценты) – Әтнә, Мамадыш, Минзәлә һәм Кукмара районнарына туры килә.
Татарстанда сыерлар саны 210,8 мең баш тәшкил итә. Алар тәүлеккә 5,2 мең тоннадан артык сөт бирә, бу – узган ел белән чагыштырганда 6 процентка күбрәк. Савымны арттыру буенча лидерлар – Яшел Үзән (узган елга карата 147 процент), Лениногорск (141 процент), Сарман (135 процент), Әтнә (130 процент) һәм Әгерҗе (120 процент) районнары.
Продуктивлык динамикасы буенча рекордчы булып Кайбыч районы танылды. Анда тулаем савым 6 тапкырдан да күбрәккә арткан. Узган ел 4 августта 8,8 тонна сөт савылган булса, быел – 55,9 тонна. Бу – районда 2 мең сыер сыйдырышлы яңа мегаферманың («Август-Кайбыч») өлешчә эшли башлавы белән бәйле.
Әмма районда күпьеллык үләннәр чәчү өчен кырлар калмаган диярлек: бүген биредә барлык мәйданнар – 3 мең га чаптырылган. Районда савым сыерлары саны әлләни күп түгел – барлыгы 1,7 мең баш, шуңа күрә районда 1 баш терлеккә иң күп азык әзерләү күрсәткече туры килә – 36,7 центнер азык берәмлеге. Сыерларның тук һәм сәламәт булуы турында аларның һәркайсының тәүлегенә уртача 32,3 кг сөт бирүе дә сөйли – бу республикада икенче күрсәткеч. Әмма «Август-Кайбыч» мегафермасы тулы куәтенә эшли башлагач һәм «Туган як-Агро» 1 мең баш терлеккә исәпләнгән сөт комплексын төзеп бетергәч, терлек азыгына ихтыяҗ шактый артачак.
Кама Тамагы (1,7 мең га) һәм Ютазы (2,9 мең га) муниципаль районнарында да күпьеллык үләннәр чәчелгән мәйданнар күп түгел. Азык базасы җитмәү сәбәпле, монда 1 сыердан нибары 13,4 кг һәм 16,4 кг сөт алалар. Бер баш терлеккә 15,8 центнер азык берәмлеге әзерләнгән, бу – терлекләрнең кыш чыгуы өчен җитәрлек булмаска мөмкин.
Фото: © «Татар-информ»
Аксубай, Әлмәт, Апас, Югары Ослан һәм Мамадыш районнарында 1 башка 14 азык берәмлеге әзерләнгән. Алар сезон ахырына кадәр азык кытлыгын тулыландыра алырлармы яки сатып алынган катнаш азыкка өмет итәләрме? Сорау ачык кала.
Әйе, Татарстанда беренче яртыеллыкта 594 мең тонна катнаш азык җитештерелде – узган елның шул чоры белән чагыштырганда күбрәк. Шул ук вакытта Россия тулаем алганда бу продукцияне чыгаруны арттыра. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ел ахырына илдә 35 млн тонна катнаш азык җитештерелер дип көтә. Әмма күләмнәрнең артуына сөенергә иртәрәк, чөнки катнаш азык җитештерүнең үзкыйммәте артты, шуңа күрә аларны сату бәясе дә кыйммәтләнде. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, 2015 елда 1 тонна катнаш азык 12,7 мең сум торган булса, хәзер – 23,6 мең сум.
4 август мәгълүматлары буенча, республикада уртача тәүлеклек савым 5,2 мең тонна тәшкил итә, бу – узган ел белән чагыштырганда 6,6 процентка күбрәк. Әтнә районы тәүлегенә 405 тонна сөт белән алда бара һәм 1 сыердан 34,3 кг сөт ала, бу – шаккатырлык сан. Кайбыч һәм Бөгелмә районнары шулай ук 1 сыердан 32,3 һәм 31,9 кг савым белән лидерлар өчлегенә керә. Кукмара районы тәүлеклек савым буенча икенче урында тора.
Уңай динамикага карамастан, кайбер районнарда җитди проблемалар күзәтелә. Азнакай районында, баш саны күп булуга карамастан, савым күләме 7 процентка кимегән. Нурлат районы узган елгы күрсәткечләрдән – 17 процент, ә Апас районы 18 процент югалткан. Бигрәк тә Зәй районындагы хәл борчу тудыра: монда узган ел белән чагыштырганда сөт җитештерү 52 процентка кимегән.
Терлек азыгы әзерләү буенча белешмәләрне анализлау шуны күрсәтә: сөт җитештерүдәге уңышлар сыйфатлы азык базасына турыдан-туры бәйле. Савым буенча алдынгылар сенаж һәм силос әзерләү буенча да югары күрсәткечләр күрсәтә. Экспертлар фикеренчә, Татарстанның сөт җитештерүне алга таба үстерү өчен бөтен мөмкинлекләре бар.
Чыганак: «Республика Татарстан», Фәридә Якушева