Главные новости Мамадыша
Мамадыш
Апрель
2024
1
2
3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19 20 21 22 23
24
25 26 27
28
29
30

Питрәч районында куяннар, өч метрлы койма аша кереп, алмагачларны кимергән

0
Питрәч районында куяннар, өч метрлы койма аша кереп, алмагачларны кимергән

Питрәч районы Олан Илендә яшәүче Нурия һәм Рамил Камалетдиновлар бакчадагы алмагачларын куяннар кимерүдән зарлана. Хуҗабикә алмагачларын видеога төшергән. Шулай ук Мамадыш районында яшәүчеләр арасында да бу хакта әйтүчеләр бар.

Видеода күренгәнчә, «озынколаклар» агачның кәүсәсенә генә зыян салып калмаган, ә кар биек булу сәбәпле, ботакларын да кимергән.

«Алмагачларны быел куяннар әрәм итте. Коточкыч! Нишләтәсе булыр? Китәрләрме инде, үзләре бөреләнгән. Кар күп булды, 3 метрлы койма аша керделәр. Биредә 10 ел яшәп мондый хәл булганы юк иде», – дип алмагачларын карап йөри хуҗабикә.

Куяннар, бакча хуҗаларына рәхмәт белдереп, ашлама да калдырган.

Видео авторы: Нурия Камалетдинова.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *