Сканворд, кроссвордлар төзү остасы Рәис Шәһи истәлегенә: «Милли рухлы, талантлы кеше иде»
Кичәге көн татар матбугаты тармагына үз өлешен керткән ике шәхесне алып китте. Кичә Казанда җәмәгатьчелек «Татарстан – Яңа гасыр» телевидениесенең яңалыклар хезмәте продюсеры, журналист Радик Фәрхуллин белән хушлашты, ә Мамадыш районында Рәис абый Шаһины соңгы юлга озаттылар.
Рәис абыйга 70 яшь булган. Рәис Госман улы Шаһиев (Шаһи) 1954 елның 5 июлендә Мамадыш районының Югары Кыерлы авылында физика-математика укытучысы һәм үзешчән рәссам гаиләсендә беренче бала булып туа.1961-1969 елларда авылның сигезьеллык мәктәптә белем ала. Күрше Үсәли авылында (1971 елда) унынчы классны тәмамлый. 1971 елда Чиләбе өлкәсе Миньяр шәһәренең Метиз-металлургия заводында эшли.
Хәрби хезмәттә булып кайткач, Чаллы шәһәр төзелеш идарәсендә, «Шәһри Чаллы» («Чулман-Идел») газетасында, «Аргамак», «Мәйдан» журналларында эшли, «КАМАЗ» газета-китап нәшриятында төрле вазифалар башкара.
Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул Чаллыда яши. 2 ел элек йөрәгенә кардиостимулятор куелган булган.
«Үзенең кроссвордлары һәм сканвордлары белән халыкны тәрбияләргә омтылды»
«Интертат» Рәис Шаһи турында бераз истәлекләрне барлады.
Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафин:
Без Рәис әфәнде белән узган гасырның 90нчы елларында очраштык. Ул чор, әлбәттә, шундый милләтпәрвәр егетләр пәйда булган вакытлар. Милли рухлы, талантлы кеше иде ул. Безнең Чаллы якларында татар телендә вакытлы матбугат чыга башлагач, ул басмалар үсешенә зур өлеш кертте. Фикерле булды, дөньяга үз карашы бар иде. Бик кызыксынучан булды. Ул үзенең кроссвордлары һәм сканвордлары белән халыкны тәрбияләргә дә омтылды. Гаилә җанлы кеше иде, туган ягын яратты, – дип сөйләде ул.
Фото: «Татар-информ» архивы
«Зыялы, әйбәт шәхес иде»
Чаллыда нәшер ителгән «Көмеш кыңгырау» балалар газетасында озак еллар баш мөхәррир булган, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Нәсимә Садыйк:
Рәис соклангыч дәрәҗәдә зыялы, әйбәт шәхес иде. Без аны ихлас хөрмәт иттек. Ничәмә кроссворд һәм сканвордлар ясагандыр ул?! Санап бетергесездер, мөгаен. Газеталар, журналлар өчен ясаган шушы материаллары бөтен мәдәни өлкәне, сәнгатьне һәм әдәбиятны колачлый белде. Әдипләр турындагы скванвордларын яхшы хәтерлибез. Яхшы эшли иде, чөнки теманы аңлый һәм белә! Татар журналистикасы өчен олы югалту. Урыны оҗмахта булсын!
Фото: «Татар-информ» архивы
«Аның белән авыллар тарихы, сугыш, ачлык, репрессияләргә бәйле дистәгә якын китап чыгардык»
Тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Нурулла Гариф уй-фикерләре белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашты:
Дөньяга, тормышка, милли яшәешкә битараф булмаган дустым Рәис Шаһи бакыйлыкка күчкән. Без аның белән авыллар тарихы, сугыш, ачлык, репрессияләргә бәйле дистәгә якын китап чыгардык. Аның тарафыннан эшләнгән 500гә якын карикатура, портретлар, тарихи рәсемнәр, милли бизәкләрне берәмтекләп туплап, «Коллар көлә белми!» дигән китап-хезмәтен дә мәңгеләштерергә насыйп булды. Хыялда калганнары да бихисап инде… «Кеше китә - җыры кала»... Шулай яшәргә кирәк! Башкача булганда дөньяда яшәүнең мәгънәсе юк. Догада калабыз, – дигән ул.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Рәис Шаһиның туганнары, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз! Урыны җәннәттә булсын!
Фото «Матбугат.ру» телеграм-каналыннан алынды