Дөньяда балаларның тирә-якны яңгыратып, гөр килеп уйнауларыннан да күңелле ни бар микән? Күңелгә җылы бөркелә, яшәешебезнең мәгънәсе, сабыйларыбыз белән тормышның тулы, ямьле булуы турында искәртә аларның көр тавышлары, көндәлек мәшәкатьләребездән югарырак күтәрә. Йомыш белән барган җиремнән, үзем дә сизмәстән, шул сихри тавыш чакырган якка таба атлыйм. Баксаң, мәктәп яны лагерена йөри торган балалар өчен Сабан туе үткәреп яталар икән. Алар исә, гөр килеп дөньяларын онытып, рәхәтләнеп уйныйлар, әбәкләшеп йөгерәләр. Читать дальше...