Добавить новость
smi24.net
Все новости
Июнь
2015

Изге Рамазан ае бара, уразаларыбыз кабул булсын

0

Әлхәмдүлилләһи раббил галәмиин. Вәл гакыйбәтүлил мүттәкыйн. Вәссаләтү вәссәләәмү галә Мүхәммәдин вәгалә әлиһи вә сахбиһи әҗмәгыйн.Барлык мактауларыбыз галәмнәрнең Раббысы булган Аллаhы Тәгаләгә булса иде. Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вәссәламнең рух-шәрифенә дип атап әйткән салават-шәрифләребез булса иде. Һәм дә Адәм галәйһиссәламнән алып, бүгенге көнгә хәтле килеп киткән барлык мөэмин вә мөэминәләрнең дә рух-шәрифләренә дип кылган изге догаларыбыз ирешсә иде.

Кадерле мөселман дин-кардәшләрем, кешеләрнең кылган гамәл вә гыйбадәтләре бертигез түгелдер. Кайбер кешеләр бер үк гыйбадәт өчен төрле микъдарда әҗер вә савап алырга мөмкиннәр. Бу кешенең ихласлылыгы вә тырышлыгы, иманның куәте вә кешенең күңелендә булган нияте белән бәйле сәбәпләр нәтиҗәсендә булырга мөмкин. Бу сәбәпләр нәкъ шулай ук ураза гыйбадәтенә дә кагыла. Ислам галимнәренең берсе булган имам Газзали хәзрәтләре үзенең китабында болай дип яза: «Кайбер кешеләр, – ди, – бары тик корсак белән җенси әгъза уразасы гына тоталар, ә икенче берәүләрнең күз, колак, кул, аяк – гомумән бөтен тәннәре вә җаннары да уразада була. Бу ураза изгеләр уразасы саналыр вә Раббыбызга бик тә кадерле вә сөйкемле ураза булыр. Уразаның бу дәрәҗәсенә берничә шартны төгәл үтәп ирешеп була». 

Иң беренче шарт – ул да булса, күз рузасы. Күз уразасы ул– карашыңны Аллаһ Раббыбыз тыйган бөтен хәрәмнәрдән, мәкруһлардан саклау. Күз алдыңа берәр тыелган әйбер я сурәт очраса, карашыңны төшерү шарт булып торыр. Уразаның асыл максаты да бит кешене хәрәмнәрдән саклау, нәфесне, шәһвәтне сындыру. Нинди мәгънә, нинди файда бар синең ач торуыңнан, әгәр син күз карашыңны хәрәмнәрдән тыймасаң?! Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйтә: «Күз карашы ул – шайтанның агулы укларының берсе», – ди. Иманлы бәндә Аллаһы Тәгалә тыйган хәрәмнәргә караганда, шайтанның агулы бер угы кешенең калебенә килеп кадала да, иманына һәм гыйбадәтенә зәгыйфьлек китерә. Гыйбадәт кылам дип басса, шул хәрәм булган сурәт бу бәндәнең күз алдына килеп баса да, гыйбадәтнең тәмен, иманның ләззәтен бетерә. Уразадан ләззәт алыйм, ахирәттә әҗерем югалмасын дисәң, бигрәк тә ураза вакытында карашыңны Раббыбыз тыйганнардан читкә юнәлт. Мәгәр рамазанда моңа күнексәң, барча вакыт шулай булырсың.

Уразаның икенче шартларыннан берсе – ул да булса тел рузасы. Зур бер галим әйткәнчә, иң зур изгелекләр тел белән эшләнгән кебек, иң зур гөнаһ гамәлләр дә нәкъ менә тел белән эшләнә, ди. Тел сөяксез, армый-талмый, бертуктаусыз сөйли дә сөйли. Әгәр ураза тотучы кеше телен зикер белән  яисә Аллабызның изге Китабын уку белән тәрбияләп тормаса, тел шул ук вакытта гөнаһларга бик тиз кереп китә. Шул сәбәптән безнең телебез ике йозак тешләр вә иреннәр астына бикләнгән дә инде. Пәйгамбәребез (с. г. в.) үзенең хәдисендә әйтә: «Дөрестән дә, бик күпләрнең тоткан уразалары ике әйбер, ягъни ялган белән гайбәт сәбәпле бозылды», – ди. Менә күрәсезме кардәшләрем: ураза тотып та, шул ук вакытта гайбәт сөйләп, кеше алдап булмый икән шул. Шуңа күрә мөселман кеше авызын ачканда, үзенең уразалы икәнен онытмасын, ди.

Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйтә: «Ураза ул – калкан», – ди. Кем дә кем уразалы булса кычкырышмасын, оршышмасын (котырмасын), ди. Әгәр аңа каршы төшүчеләр булса, мин уразалы, мин ураза тотам дип җавап бирсен, дигән. Бу хәдистә дә зур бер гыйбрәт вә олуг бер хикмәт бар. Ураза тотучыга кычкыра  башлаганда, ул кайтарып  кычкырмаса, мин уразада дисә, монда бик зур тәрбия яшерелгәндер. Ураза тотучының катылык белән, кычкыру белән җавап кайтармавы – ул бит көчсезлектән түгел, аның да кычкырырга хәленнән килә, тик ул Раббысыннан куркып, уразамның әҗере кимер, әгәр мин дә кычкыра башласам, уразам бозылыр дип кычкырмый. Бу эштә кычкырган кешегә дә зур бер тәрбия дәресе яшерелгәндер.

Уразаның әҗерен киметмәс өчен өченче шарт – ул да булса колак уразасы булып тора. Бик күпләребез уразада булсак та, мин бит үзем сөйләмим, кеше сөйләгәнне генә тыңлыйм  дип әйтә дә, шуңа шатланып йөри. Тик бер әйберне аңламый: гайбәтләр, сүз йөртүләр тыелган кебек, аларны тыңлавы да хәрәм, бигрәк тә ураза тотучы кешеләргә. Раббыбыз үзенең китабында әйтә: «Ссәммәгунә лил кәзиби әккәлунә лиссухт». Ялган сүзләр тыңлаучы кеше, көне буе ураза тотып та, хәрәм ризык белән авыз ачучы, ифтар кылучы  кебек булыр, ди. Күз алдына китерегез инде: уразаңнан күпме әҗер калыр соң?! Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйтә: «Әгәр син ялган,  я гайбәт сөйләгәнне тыңлап утырып,  шуңа риза булсаң, сөйләүче кеше кебек нәкъ шундый ук гөнаһлы булырсың», – ди. Димәк, син кардәшең хакында гайбәт сөйләүне ишетсәң – туктатырга тырыш, әгәр туктата алмасаң, тыңлама, китеп бар. Әбу Дәрда (р. г.) әйтә: «Кем дә кем үзенең кардәшенең дәрәҗәсен кимсетүдән борылса, Аллабыз ул бәндәнең йөзен Кыямәт көнендә уттан  борыр», – дигән.  Икенче бер сәхабә Җәбир (р. г.) әйтә: «Әгәр син ураза тотсаң, синең телең, күзең, колакларың гайбәттән, ялганнардан имин булсын, алар да уразалы булсын, күршеләреңне газаплаудан саклан, сиңа иминлек килер, уразасыз көнең белән уразалы вакытыңны бер итмә», – ди.

Уразаның әҗерен саклау өчен дүртенче шарт – ул да булса калган бөтен әгъзаларны хәрәмнәрдән, шөбһәле нәрсәләрдән саклау. Нинди файда синең көне буе ураза тотып та, ифтар вакытында шөбһәле булган яки хәрәм ризыклар ашалса, бу – шәһәр җимереп, шул җимерекләрдән бина салу кебектер. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) әйткән: «Ураза тотучылар арасында күпме бәндәләрнең Раббылары каршысында ач торып кибегеп бетүләреннән башка һичбер әҗерләре калмады», – ди. Бу – әлбәттә, гайбәт, ялган сөйләүчеләр, тыңлаучылар, хәрәм белән авыз ачучылар.

Уразаның әҗерен саклый торган бишенче шарт – ул да булса артык күп ашаудан тыелудыр.  Имам  Газзали хәзрәтләре: «Хәләл ризык ул – дәва кебектер, аның әзе файдалы булса, күбе, артыгы – зарардыр», – дигән. Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйткән: «Аллаһы Тәгаләнең иң яратмаганы – адәм баласының тутырылган капчыклар кебек тулы корсагы». Ураза дигән гыйбадәтнең асылы – шайтан юллары булган шәһвәт юлларын ябу, адәм баласының шәһвәтен сындыру. Ә син көне буе ач торып зәгыйфьләнгән тәнеңне яңадан «тутырып»  куйсаң, бөтен шәһвәтең кире уяна да инде. Шуңа күрә ураза тотучы кеше күп ашаудан тыелырга тиеш. Күп ашау уразаны бозмаса да, аның әҗерен киметер.

Уразаның әҗерен саклый торган алтынчы шарт – ул да булса күп йоклаудан саклану. Әгәр ураза тотучы бәндә уразаның бар көнен йокыда үткәрсә, ул уразаның бер авырлыгын да күрмәячәк, авырлыгын күрмәгәч, тәненә бер авырлык та килми, зәгыйфьлек тә килми, бәндәнең калебе, җаны чистармаячак.  Рәсүлебез (с. г. в.) бер хәдисендә болай ди: «Ураза ул – әманәт, шуңа күрә һәр иманлы кеше үз әманәтен сакласын». 

Раббым, барчаларыбызны да корсак вә җенес әгъзасы рузасы тотудан сакласаң  иде. Бөтен тәнебез белән, калебебез белән, җаныбыз белән уразада булып, Аллабызның рәхмәтенә ирешеп, җәннәтләргә керергә насыйп булса иде. Ярабби, Ходаем! 








Ана Каспарян поднимает вопросы Геноцида армян, этнических чисток в Арцахе и роли Израиля в конфликте — в откровенном интервью с Такером Карлсоном. ВИДЕО

Состоялось открытие фотовыставки «Особенная красота»

Аукцион за часть дачи Пугачевой опровергли

В мэрии назвали условия присвоения Элджею звания почётного жителя


UFC Abu Dhabi live blog: Shara Bullet vs. Marc-Andre Barriault

Juventus and Roma weigh up McKennie & Cristante swap

Brit Who Fought Usyk Calls For Daniel Dubois To ‘Leave The Sport’ After Staying Down In Rematch

Stanford dropout Sam Altman says college is ‘not working great’ for most people—and predicts major change in the next 18 years


В мэрии назвали условия присвоения Элджею звания почётного жителя

Российское юр. лицо Microsoft подало заявление о банкротстве

HRlink упростил контроль за сроками подписания кадровых документов

422 л.с., полный привод: этот кроссовер стоит дешевле 3 млн рублей


Brütal Legend is free in honor of Ozzy Osbourne, but only for 666 minutes

Краткая биографическая справка о центральных персонажах Mafia: The Old Country

Quarantine Zone creator reveals 3 reasons the zombie sim went viral on TikTok

Первый трейлер Battlefield 6



Пловец из Москвы погиб во время заплыва на Волге

«Спартак» разгромно проиграл «Балтике» после двух удалений

Ni Mash: пловец из Москвы умер во время заплыва на Волге в Нижнем Новгороде

Пловец из Москвы скончался во время заплыва по Волге в Нижнем Новгороде


«Вышла замуж за миллиард — осталась одна с детьми. Жесткая правда о жизни Зары»

"КИБЕР ПУШКИН": ХОТЬ ДОМ КУЛЬТУРЫ МОЖНО НЕ СНОСИТЬ, НО ПРАВИЛЬНО ДОПОЛНИТЬ И УЛУЧШИТЬ ВСЁ, ЧТО НУЖНО, ОБЯЗАТЕЛЬНО! СЕНСАЦИЯ! Россия, США, Европа могут улучшить отношения и здоровье общества!

В Надеждинском районе Приморского края пять человек пострадали в ДТП

Елена Игоревна Вселенная — писатель, публицист, автор масштабного многотомного проекта «Наследие России»


Крупный пожар разгорелся на складе в Дмитрове

Прогноз погоды на сегодня, 27 июля

Средние ставки аренды выросли в 1,9 раза с пандемии

3 км на открытой воде: пловец умер во время соревнований в Нижнем Новгороде


Александр Бублик посвятил супруге победу на турнире ATP-250 в Кицбюэле

Сидоренко из России одержал победу и стал чемпионом по настольному теннису на Универсиаде.

Медведев победил У Ибина и вышел в четвертьфинал турнира ATP в Вашингтоне

Винус Уильямс получила wild card на турнир категории WTA 1000 в Цинциннати


Пловец из Москвы умер во время соревнований в Нижнем Новгороде

Крупный пожар разгорелся на складе в Дмитрове

X-Waters Volga: на соревнованиях в Нижнем Новгороде умер пловец Дмитрий Ионов

3 км на открытой воде: пловец умер во время соревнований в Нижнем Новгороде


Музыкальные новости

Актер Калягин назвал работу с Высоцким одним из счастливейших периодов жизни

Фестиваль стыда и "эстрадной мафии" под маской молодёжного праздника: устроили на VK Fest очередной шабаш звезд

Будь собой, а не "звездой": "Europarty" от White Queen

Ильназ Бах представил песню, посвященную памяти своего отца


«Спартак» разгромно проиграл «Балтике» после двух удалений

Московская область выиграла первый командный чемпионат России по гольфу

Пловец из Москвы погиб во время заплыва на Волге

Пловец из Москвы скончался во время заплыва по Волге в Нижнем Новгороде


Бывший боец UFC бразилец Баррозу в Мелитополе попросил гражданство России

Группа Аквилон передала государству первые квартиры

Французский суд аннулировал ордер на арест экс-президента Сирии Асада

В Томске смс-рассылка обошлась "Сберу" в 500 тысяч рублей


"КАМАЗ" одержал выездную победу над "Волгой" в матче Первой лиги.

Подмосковные власти ужесточили контроль за платными дорогами

В Подмосковье в аварии погибли два водителя и ребенок.

В центре Москвы крупная авария парализовала движение автомобилей


Путин отметил День ВМФ, поздравив моряков.

Путин объявил о расширении возможностей ядерных подводных сил.

«Личная боль Путина, а им всё равно»: Военный не сдержался после выходки в Москве. Капитан тремя словами подписал себе «приговор»

Путин отметил смелость и героизм морских пехотинцев в бою.


Профессор Баранова рассказала, кому опасен новый штамм коронавируса



Выбрать клинику гнатологии в Москве

Клиника гнатологии в Москве

Выбрать клинику гнатологии в Москве

Профессор Баранова рассказала, кому опасен новый штамм коронавируса


Турция заявила о договоренности по возможной встрече Путина и Зеленского

Почему Израилю можно ВСЁ: Аннексия Палестины и молчание мира


"Локомотив" обыграл "Краснодар" со счетом 2:1 во втором туре РПЛ

Ni Mash: пловец из Москвы умер во время заплыва на Волге в Нижнем Новгороде

«Спартак» разгромно проиграл «Балтике» после двух удалений

Пловец из Москвы скончался во время заплыва по Волге в Нижнем Новгороде



Сергей Собянин. Главное за день

Собянин: Москвичи победили на Международной олимпиаде по биологии в Филиппинах

Сергей Собянин поздравил работников торговли с профессиональным праздником

Собянин рассказал, каким будет новый детский сад в Очаково-Матвеевском


В Крыму потушен лесной пожар на территории три гектара.

"Зеленая партия" в Тюрингии все чаще дистанцируется от политической активности.

Греция обратилась к Евросоюзу с просьбой предоставить шесть самолетов для борьбы с лесными пожарами.

Катар предупредил Европу о возможности прекращения поставок газа.


Средние ставки аренды выросли в 1,9 раза с пандемии

Из крайности в крайность: переменчивая погода придет в Москву в воскресенье

«В августе будет климатическая катастрофа»: синоптики дали новый прогноз на конец лета

3 км на открытой воде: пловец умер во время соревнований в Нижнем Новгороде


70 участников СВО в Архангельске показали мотивацию выше госслужащих — Цыбульский

Настольный термотрансферный принтер штрих-кодов iDPRT iE4P

В музее-заповеднике «Архангельское» пройдут «Jazzовые сезоны»

В Архангельске началось обучение бойцов СВО, сообщил Цыбульский.


Прогноз погоды в Крыму на субботу

"Россия дала мне возможность быть счастливым": Джефф Монсон в Крыму

Прогноз погоды в Крыму на 26 июля

Как пережить аномальную жару в Крыму без вреда для здоровья: пять правил


ИИ в Подмосковье резко снизил количество жалоб на незаконную торговлю

Врач выявил неожиданные факторы, приводящие к проблемам с дыханием

капучины крестоносцы

Российская стрелок завоевала серебряную медаль на чемпионате Европы среди юниоров.














СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *