Добавить новость
smi24.net
Все новости
Июнь
2015

ҖӘМИТ АГА НӘСЫЙХӘТЛӘРЕ

0

Шундый кешеләр була: алар бер генә эшне дә җиңелдән, ягъни өстән-өстән генә үти белми, һәр гамәлен катлауландырып, тырышлык куеп башкара. Шушы гаделлеге аның көндәлек яшәешендә, хезмәтендә, иҗатында, башкаларга мөнәсәбәтендә дә чагыла. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Шамил Бикчурин исемендәге бүләк иясе, язучы Җәмит Рәхимовны якыннан белүчеләр, әдипне нәкъ менә шундый кеше буларак сурәтли. Язучы әсәрләренең нигезендә хыял-фаразлар түгел, ә бәлки  аның  архивларда казынып тапкан  вакыйгаларга нигезләнгән тарихи дөреслек  ятуы да бу сүзләргә дәлил була ала. Җәмит Рәхимовның теләсә нинди жанрдагы иҗатын: очеркмы, хикәяме, романмы ул, кайсын гына алып укысаң да,  аның үтә дә җитди һәм тирән фикерле булуын, авторның үз халкын  ихластан яратуын  тоемламый мөмкин түгел. Әлбәттә, Җәмит аганың язучылык эшенә 30-40 яшьләрендә генә тотынуының да сере шундадыр. Үзе дә кара алтын чыгаручылар төбәгендә - Лениногорски районының Иске Шөгер авылында туып-үскән әдип башта нефтьчеләр арасында кайный, алар тормышын тирәнтен өйрәнә, аннары гына шушы данлы һөнәр ияләре тормышын чагылдырган әсәрләр язарга алына. Язучының каләм очыннан бер-бер артлы “Девон хәбәрчесе”, “Тәвәккәл таш яра”, “Өлешемә тигән көмешем”, “Кыядагы чәчәкләр” кебек әсәрләр туа. Украина якларында йөреп кайтуы исә “Кобзарь – Тукай кунагы” дигән очерклар китабы дөнья күрүгә сәбәпче була. Ә инде язучының “Батырша” романын язу өчен нинди зур  көч куйганын, таудай архив материалларында казынганын аңлау авыр түгел. Истәлек язмаларыннан күренгәнчә, ул үзе дә “Батырша”ны  гомер эше итеп санаган.

Билгеле ки, Лениногорски төбәге кешеләре бу якларны һәр язмасында диярлек данлаган, очеркларында анда яшәүчеләрне зурлаган әдипне ихлас ярату, ихтирам белән искә ала. Керкәле төп гомуми белем бирү мәктәбендә  инде 3 нче тапкыр “Җәмит Рәхимов укулары” фәнни-гамәли конференциясе үткәрелүе дә шушы хакта сөйли. Быел әлеге җыен Бөтенроссиякүләм конференция рәвешен алды.

Мәктәптә укучыларның  йөзендә ясалмалык, тәкәбберлекнең эзе дә юк. Сере тиз ачылды: уку йортында инде 15 ел буена татар халкының бөек мәгърифәтчесе, галим, педагог, тарихчы һәм дин белгече Ризаэддин Фәхретдиннең мирасын, аеруча  әдәп-әхлак темасына язылган хезмәтләрен өйрәнәләр, аны пропагандалау максатында “Балкыш” тапшыруын (җитәкчесе – югары категорияле укытучы, Татарстанның Каюм Насыйри исемендәге бүләк иясе Сөгъдә Ямалтдинова)  алып бара икән. Һәр балада галимнең “Балаларга нәсыйхәт” китабы бар, укучының  иҗади эш дәфтәре булдырылган. Әлбәттә,  бернәрсә дә юктан бар булмый. Мәктәп үзе дә  Р. Фәхретдин киңәше белән  Ситдыйк мулла тарафыннан  ачылган кызлар мәдрәсәсе урынына салынган. Хәзрәтнең оныгы, бөтен барлыгын мәгариф эшенә багышлаган Галия апа Рәхимова - Җәмит абыйның җәмәгате - бүген дә балалар арасында. Аның һәр елны язын Керкәле тавында агачлар утырту кебек гадәте дә күптән инде укучыларга күчкән. Алар быел да бергәләп тау битендә яшь үсентеләргә яңа тормыш бирде.

Мәктәп директоры Әкрам Гыйләҗев искәртеп үткәнчә, узган елгы җыеннан соң уку йортында шактый үзгәрешләр булган: район башкарма комитеты карары белән мәктәпкә Галия һәм Җәмит Рәхимовлар исеме бирелгән. Хәтер мәгарәсенең бер бүлмәсе дә шуларга багышланган. Биредә язучының шәхси әйберләре: иҗатының, эш-гамәлләренең шаһите булган өстәл, язу машинкасы, ручка, сәгать, ваза, китаплары, газета төпләнмәләре кебек ядкәрләр кадерләп саклана.

Керкәле мәктәбе укучыларына Ризаэддин Фәхретдин мирасының шактый өлешен халыкка кайтарган галим Әнвәр Хәйридән дә дәресләр алырга насыйп булган. Мәктәптә Җ.Рәхимов укуларын башлап җибәрүче, оештыручы,  аларның балаларга бик тә кирәкле гамәл икәнен аңлатучы да шушы галим булган. Хәзер инде җыенның үз үзенчәлекләре, йолалары барлыкка килгән.  Ул быел да “Фатиха” сүрәсен уку һәм “Балкыш” тапшыруы белән ачылды.  Аның “Иман иңсен күңелләргә”, “Мәктәп тормышы”, “Әдәби сүз” дигән сәхифәләре  мәктәп тарихына, Җәмит аганың тормыш сәхифәләренә, галимнәребез эшчәнлегенә багышлап үткәрелде.

Тапшыруда бәян ителгәнчә, язучының радиодан поляк композиторы Огиньскийның  сихри полонезын ничек яратып тыңлавы, икенче бервакыт гаиләсен Салих Сәйдәшевның “Совет Армиясе маршын”а игътибар иттерүе улы Наил өчен  олы дәрес була. Шуннан соң үсмер шушы көйләрне уйнарга өйрәнә. Җәмит аганың конференциядә катнашу өчен Санкт-Петербург шәһәреннән махсус кайткан улы Камил милли моңнарыбызга бәйле бер вакыйганы искә төшереп үтте. Наилнең  Огиньскийның полонезын, милли моңнарны  җаннарны иңрәтеп уйнавы бер бәрелешне булдырмый калдырырга да ярдәм итә. Урта мәктәпне уңышлы тәмамлаган Наилне хәрби училищеда укырга күндерәләр. Бер көнне курсантлар зур кораб белән Польшага, практика үтәргә бара. Әмма поляклар россиялеләргә карата һәрвакытта да әйбәт мөнәсәбәттә булмый. Бәрелешеп китү ихтималы да чыга. Шунда Наил кулына баянын алып уйный башлый, поляклар да көйгә, халык моңына тартылып  тынычлана, егетләребез сау-сәламәт кала. Бу вакыйгалар Җәмит Рәхимовның “Иң мөкатдәсе” хикәясендә чагылыш тапкан. Аның төп герое Фаил “Дөньяда милли хистән дә мөкатдәсрәк, милли горурлыктан да бөегрәк мәгърурлык юк!” дигән нәтиҗәгә килә.
 
1990 елда “Әлмәт таңнары” газетасын ачып җибәргән язучы   Әсгать Салах  пленар утырышта бер вакыйганы искә төшерде. Газетаны бар итеп,  шуңа бәйле төрле мәшәкатьләр белән мәш килеп йөргән көннәрендә редакциягә, зур гына төен тотып, Җәмит ага Рәхимов килеп керә. Әдип үзе яшәгән  төбәктәге авыллар тарихын язган икән, әмма аны Лениногорскида басмаганнар. Әсгать Салах, әлбәттә, материалны ышандырып алып кала һәм “Әлмәт таңнары”нда саннан-санга “Туган авылым” дигән очерклар бәйләмен бирәләр. Шунда гаҗәеп хәл була: халык газетага языла башлый, басманың тиражы 7,5 меңгә җитә. Әсгать ага  бер нәрсәгә: язучыга “Батырша” романы өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелми калуына үкенеч белдерде.                  

Урмышлы төп белем бирү мәктәбенең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәгадәт Мифтахова да әдипкә бәйле  хатирәләрне искә төшерде.

Лениногорски районында 1990 елда татар телендә мөстәкыйль “Заман сулышы” газетасы дөнья күрә башлый.

Бу  басмада да беренчеләрдән булып Җәмит ага үз сүзен әйтә, район мәктәпләрендәге укытучылар һәм укучыларны әдәби яктан актив, җәмгыять тормышында кайнап торучылар булып яшәргә, телебездән, мәдәниятебездән аерылмаска  чакыра.  Ул мәктәпләр тормышын җанландырып, әдәби активлыкны көчәйтеп  җибәрүгә бер этәргеч була.

Урмышлы мәктәбендә дә  шушы елларда “Кыңгыраулар” иҗат түгәрәге оеша, укучылар төрле басмаларда иҗатлары белән күренә башлый.

Конференция эше “Җ. Рәхимов – тарихчы”, “Җ. Рәхимовның иҗатын мин ничек күзаллыйм”, “Җ. Рәхимов әсәрләренең тел һәм стиль үзенчәлекләре”,“Җ. Рәхимов – прозаик”, “Җ.Рәхимов  - публицист”, “Җ. Рәхимов иҗатының тәрбияви әһәмияте” кебек секцияләргә бүленеп дәвам итте. Аларның һәркайсы укучылар һәм укытучылар өчен аерым үткәрелде. Мәктәп эскәмиясендә генә белем нигезләрен үзләштерүче бу балаларның язучының әсәрләрен чып-чын фәнни  өйрәнүләрен, фикерләрен  ачык һәм төгәл җиткерүләрен  күреп шатландым. Бу инде конференцияләрдә чыгыш ясап чыныгу алган балалардан киләчәктә галимнәр, тарихчылар, әдипләр үсеп чыгачагына да ышаныч уята. Чөнки Җәмит ага Рәхимов укуларында алган беренче тәҗрибәләр, гыйлем юнәлешләре балаларны гомер буена озата барачак бит.

Сөембикә КАШАПОВА.

.Очрашудан күренеш.








Marins Park Hotel Ростов – это больше, чем просто отель

Клинический психолог Юлия Тарибо: каким типам личностей сложно было вместе

Домашний риф Dhawa Ihuru признан одним из лучших на Мальдивах

В районе Перово идёт набор в ансамбль народных танцев


Trump's cuts force Texas food banks to ration supplies for flood survivors

Dow futures sink as Trump keeps pushing tariffs while White House suggests Powell’s job could be at risk

First confirmed death during Trump ICE raid is a farmworkers at a California cannabis facility

ICE is 'supercharging detention' with 'flagrantly unlawful' policy: lawyers


Туристический спецпроект «Умные путешествия» стартовал в Подмосковье

ГК «АСНА» внедрила систему продвинутой аналитики «Дельта BI»

Беспроводной сканер штрих-кодов Heroje S-H29W

The sun of the North


The Expanse RPG's developers are 'humbled' by comparisons to BioWare's heyday, but don't expect it to be a straight Mass Effect clone: 'We make our story a little bit differently'

I've swapped modern live service games for a browser game that's been running since 2009

Гайд на Fuqiu из Etheria Restart: навыки, PvE-билд, расклад в PvP и дубликаты

MMORPG Lord Nine: Infinite Class выпустят в Юго-Восточной Азии 31 июля



Врач-офтальмолог Элина Санторо: как выбрать идеальные солнцезащитные очки

Пора пригласить певца A.SERGIO для участия в теле- и радиопрограммах, подкастах и шоу!

Росгвардейцы из Чеченской Республики стали победителями и призерами чемпионата Северо-Кавказского округа Росгвардии по комплексному единоборству

Вот билет на контент, на эксплойт билетов нет


«Сила в команде»: судебные приставы Кузбасса приняли участие во всероссийских хоккейных соревнованиях среди силовиков

Врач-офтальмолог Элина Санторо: как выбрать идеальные солнцезащитные очки

Косметолог Наталья Рябинова: в чем разница между эстетическим и медицинским трихологом

Вторичное жилье начало дешеветь


«Ηичeгο οб Apмeнии бeɜ Apмeнии» – Зaпaд οбeщaeт Εpeвaну тο жe, чтο и κοгдa-тο Κиeву

Красные арки, синяя подсветка. В Москве строят новые пешеходные мосты

Замоскворецкая линия метро: отсутствие движения между «Белорусской» и «Театральной»

Татарстан вошел в число лидеров по количеству заявок на конкурс брендов «Знай наших»


Медведев стал обладателем Кубка короля в Испании.

Минниханов о победе Кудерметовой на Уимблдоне: мы гордимся!

Теннистка Кудерметова впервые в карьере выиграла Уимблдон в парном разряде

Кудерметова завоевала свой первый титул Уимблдона в парном разряде.


В Ельце введен режим угрозы атак беспилотников.

В Москве мужчина ограбил магазин на АЗС, угрожая пистолетом

На озере в Красноармейском округе пропала женщина

Экс-жена Сафонова Анастасия требует от вратаря 4 млн рублей судебных издержек


Музыкальные новости

Певица МакSим о зависимости, из-за которой была на дне: «Мне говорили, если ты не пьешь, то ты не артист»

К новой подружке Тимати подбивали клинья Крид и Тарзан

Названы победители конкурса юных вокалистов Елены Образцовой

Певцам. Музыкантам. Артистам.


Вот билет на контент, на эксплойт билетов нет

Росгвардейцы из Чеченской Республики стали победителями и призерами чемпионата Северо-Кавказского округа Росгвардии по комплексному единоборству

Косметолог Наталья Рябинова: в чем разница между эстетическим и медицинским трихологом

Врач-офтальмолог Элина Санторо: как выбрать идеальные солнцезащитные очки


У пятилетнего Макара вторая степень тугоухости

Энергетики смоленского филиала «Россети Центр» провели познавательное мероприятие для детей «Как подружиться с электричеством?»

Правительство РФ спишет задолженность по бюджетным кредитам еще 25 регионам на общую сумму 43 млрд рублей, сообщил премьер-министр Михаил Мишустин на совещании с вице-премьерами

Жители Прикамья активно покупают билеты на транспорт в отделениях Почты России


Вскрытие без последствий – сервис «Спас-замков»

В Москве мужчина ограбил магазин на АЗС, угрожая пистолетом

Мобильный интернет перестанут массово отключать в России

КАМАЗ-4280 начал тестовую эксплуатацию на маршруте в Подмосковье


"Пока Путин не заметит это безобразие": Пономарев резко высказался о легионерах в РПЛ

В РФ раскрыли замысел Трампа после его попыток шантажировать Путина

Путин отметил успех школьников на Международной химической олимпиаде.

Посол Акира Муто: Япония будет приветствовать возможную встречу Путина и Трампа




Врач-офтальмолог Элина Санторо: как выбрать идеальные солнцезащитные очки

Клинический психолог Юлия Тарибо: каким типам личностей сложно было вместе

Врач-трихолог Мадина Осман: как часто можно делать пересадку волос

Травмированного на репетиции в цирке Москвы акробата выписали из больницы


ВСУ атаковали дронами женщин под Сумами: Били за надпись "Мы русские"


Росгвардейцы из Чеченской Республики стали победителями и призерами чемпионата Северо-Кавказского округа Росгвардии по комплексному единоборству

Травмированного на репетиции в цирке Москвы акробата выписали из больницы

«Турбозавры» поучаствовали в Дне московского транспорта

"Пока Путин не заметит это безобразие": Пономарев резко высказался о легионерах в РПЛ


Лукашенко встретился в Минске с делегацией Петербурга для обсуждения сотрудничества

Петербургская делегация провела переговоры с президентом Беларуси в Минске

Лукашенко заявил о необходимости проверки чиновников за манипуляции с ценами.

Лукашенко предложил Петербургу ремонтировать всю белорусскую технику


Сергей Собянин: роботы и электромашины на страже московских улиц

Сергей Собянин: В Москве появятся три новых пешеходных моста к 2027 году


РЭО запускает акселератор для экологических центров на базе Плехановского университета

Позднякова: температура в Москве останется выше климатической нормы

РЭО проведет акселератор для экоцентров на базе Плехановского университета

ГК «АСНА» внедрила систему продвинутой аналитики «Дельта BI»


На озере в Красноармейском округе пропала женщина

«Динамо» ведёт переговоры о переходе Рубенса из «Атлетико Минейро»

В Москве мужчина ограбил магазин на АЗС, угрожая пистолетом

В Подмосковье за один вечер молнии три раза ударили в дома


Фестиваль духовых оркестров пройдет в трех городах Поморья по случаю Дня ВМФ

В городе Барнауле стартовал третий этап смотра-конкурса на звание "Лучшее звено газодымозащитной службы" среди Главных управлений МЧС России

Алтайский край оказался в числе регионов-аутсайдеров по доступности вторичного жилья

Защищённый планшет Saotron RT-W11J на базе ОС Windows10


Крыму и еще 24 регионам России спишут долги на миллиарды рублей

Феодосия получила 150 миллионов на ремонты дворов - где начнут работы

Десятки улиц Симферополя остались без света 14 июля

Симферополь частично остался без света утром 14 июля


Многим рискует: юрист сказал, как сидит «золотой» экс-полковник Захарченко

Экс-жена Сафонова Анастасия требует от вратаря 4 млн рублей судебных издержек

Юрист Хаминский назвал возможных наследников режиссёра Юрия Мороза

Москва прощается с жарой: жителей столицы предупредили о ливнях и грозах














СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *