Масловкалылар елның елында мул уңыш алуга ирешәләр
–Мул иген уңышын үстереп алу өчен хәзер киеренке хезмәт, табигать торышының уңай килүе генә җитми, акча средствосы кертә дә мөһим,–ди «Масловский» хуҗалыгының баш агрономы Рәҗәп Бикчәнтәев.
Соңгы вакытларда һава торышының чамадан тыш коры торуы иген уңышына да тискәре йогынты ясый. Корткыч бөҗәкләр күп үрчиләр. Боларга каршы химик эшкәртүне аз гына тоткарласаң яисә сузсаң ашлыктан бөтенләй колак кагуың ихтимал. Игенчелек тармагында 28 ел тәҗрибә чарлаган агроном,болар хакында биш бармагы кебек белә.
Соңгы вакытларда аңа кыр технологы кебек җаваплы хезмәттән тыш бригадир, хисапчы хезмәтен дә йөкләгәннәр. Хуҗалык иң яхшылардан исәпләнсә дә техника ватылмыйча тормый шул. Ә аңа запас частьләр эзләп шактый күп вакыт үтә. Аннан, хәзер гади генә агрегат бәясе дә «тешләрлек» бит. 3аман кыенлыкларына, табигатьнең кырыс шартларына карамастан, масловкалылар елның елында мул уңыш алуга ирешәләр. Билгеле, монда баш агроном Рәҗәп Бикчәнтәевнең дә хезмәт өлеше зур.
Ул иртә таңнан авыл өстенә караңгылык иңгәнче вакытын кырда үткәрә. Яз башыннан, әнә, туйганчы яңгыр күрмәсәләр дә арышлыры бүген яхшы уңыш вәгъдә итеп утырталар. Арпа, бодай кырлары да матур. Ник бер чүп үләне күренсен! Тәүлекләр буена кырдан кайтмыйча, булсын өченгә тырышканда гына яхшы нәтиҗәгә ирешергә мөмкин шул. Соңгы еллардлагы табигать шартларының көйсезлегенә борчыла төшеп: «2010 елдан башлап биш ел дәвамында корылык була диюләре тәки дөреслеккә туры килә»,– ди Рәҗәп.
Әмма, баш агроном хуҗалыкның 2009 елда арпаның һәр гектарыннан 60 ар центнер уңыш алган вакытларын еш искә алгалый. Алга таба да әлеге рекордлы күрсәткечне узарына өметләнеп яши ул.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.