“Әлмәтнефть” идарәсе коллективы республика лидеры Рөстәм Миңнеханов яклы
13 сентябрьдә без җирле органнарга депутатлар белән бергә Татарстан Президентын да сайлаячакбыз. “Әлмәтнефть” нефть-газ чыгару идарәсе хезмәт коллективы Татарстан Президенты вазифасына республика лидеры Рөстәм Миңнехановның күрсәтелүенә теләктәшлек белдереп митинг уздырды.
Иртәнге сәгать җидедә идарәнең Риза Фәхретдин-Төхфәтуллин урамнары чатындагы эшчеләр вокзалы халык белән тулы иде инде. Үзләренең фикерләрен белдерергә предприятиенең 200 дән артык хезмәткәре җыелган. Аларның кайсы белән генә сөйләшмә, барысы да Президент сайлауларының республика өчен дә, предприятиеләре, шәхсән үзләре өчен дә мөһим булуын, уңышларга Президентның социаль- икътисади стратегиясе нәтиҗәсендә ирешелүен билгеләп үтте.
– Без үзебезне һәрчак алдынгылар итеп тоябыз, башкалар безгә тиңләшергә тырыша дип уйлыйбыз. Шуңа күрә зур әһәмияткә ия әлеге сәяси вакыйгада үз фикеребезне белдерергә тиешбез, – диде митингы ачып, “Әлмәтнефть” идарәсе начальнигы Миргазиян Таҗиев. –Татарстан һәрвакыт төп юнәлешләр, шул исәптән нефть чыгару буенча да әйдәп баручылардан санала. Без моның белән горурланабыз һәм шатланабыз. Рөстәм Нургалиевич – “Татнефть” ААҖ Директорлар советы рәисе дә. Ул нефтьчеләр белән ай саен очраша, хәл-вәзгыятьне һәрдаим белеп тора. Аның җитәкчелегендә битум җитештерү өйрәнелә башланды. Галимнәр, нефтьчеләр алга 2 миллион тонна битум чыгару бурычын куйды. Бу тормышка ашачак, барысы да исәпләнгән. Бүген битум ятмаларында 30 бораулау җайланмасы эшли. “ТАНЕКО” заводы кыска вакыт эчендә бары тик Рөстәм Нургалиевичның тырышлыгы белән сафка бастырылды. Аның ярдәме белән без салым түләүдә ташламага ия булдык, нәтиҗәдә Ромашкино ятмаларына икенче сулыш бирелде. Производство мәсьәләләре дә уңышлы чишелә. Мәсәлән, без бүген чит илдән кертелә торган материалларны алыштыру турында сүз алып барабыз. Рөстәм Миңнеханов бу җәһәттән махсус Директорлар советы утырышы җыйды һәм безнең машина төзүчеләре алдына бурыч куйды. Бүген чит ил җиһазларын алыштырырдай җайланмалар кайта башлады. Президент алга карап эш итә. Ул ун елны гына күздә томый, 2030 елга кадәрге план бар. Бүген без 2025 елга чаклы исәпләнгән юл картасы төзибез. Аңа кадәр күпме нефть чыгарасыбызны, чыгымнарны ничек кыскартырга кирәклекне, ресурслар базасы турында яхшы беләбез. Татарстан халкы кайгырырга тиеш түгел – Президентның кайгыртучанлыгы нәтиҗәсендә бездә нефть озак елларга җитәрлек.
3 нче ЦДНГның нефть һәм газ чыгару операторы Анатолий Леванов идарәдә 33 ел эшли икән инде. Әти-әнисе дә гомере буе биредә хезмәт куйган. Гомуми эш стажлары 100 елдан артып китә. Ул “Әлмәтнефть” идарәсенең даими үсештә булуын, инновацион технологияләр кертелүен искәртте. “Без, нефтьчеләр, үзгәрешләрне тоябыз. Безнең хезмәт хакы башка төбәкләр белән чагыштырганда яхшы. Әлмәтебез матурлана бара, яңа эш урыннары, балалар бакчалары, мәктәпләр, торак йортлар төзелә. Боларның барысы да Президентыбыз Рөстәм Миңнехновның тырышлыгы белән эшләнә. Ул әтиләрчә һәркем өчен кайгырта, бөтен җирдә булырга, сөйләшергә, килешергә, теге яки бу сорауны зуррак урыннарда күтәреп, чишәргә тырыша. Президент нәкъ шундый булырга тиеш. Без, нефтьчеләр, Рөстәм Миңнехановка теләктәшлек белдерәбез һәм сайлауларда аның өчен тавыш бирәчәкбез, башка предприятие хезмәткәрләрен, республика халкын да шулай эшләргә чакырабыз”, – диде ул да.
Митингка яшьләр дә килгән иде. Алар да үзләренең киләчәктә Татарстан Президенты итеп Рөстәм Миңнехановны күрәсе килүләрен җиткерде. Идарәнең яшьләр комитеты рәисе Артур Шакиров билгеләп үткәнчә, предприятиедә эшләүче яшьләргә һөнәри осталыкларын күтәрү, иҗади потенциалларын үстерү, спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылган. Юкка гына “Әлмәтнефть” идарәсен кадрлар әзерләү үзәге димиләр. Белгәнебезчә, республиканың байтак кына абруйлы җитәкчеләре һәм сәясәтчеләре – кайчандыр биредә эшләгән шәхесләр. Яшьләр моны яхшы белә һәм теләктәшлек тоя.
– Ел саен күмәк килешү яңабаштан карала, социаль ипотека буенча бирелә торган торак саны арттырыла, беренчел кирәк-ярак алуга процентсыз займ бирелә, – диде Артур Шакиров. – Республика Президентының тоткан курсы нәтиҗәсендә санап үтелгән казанышларга ирешергә мөмкин булды.. Мин яшь буын исеменнән һәркемне Рөстәм Миңнехановның Президентлыкка күрсәтелүенә теләктәшлек белдерергә чакырам.
“Әлмәтнефть” идарәсе коллективы һәр чыгышны, фикерне алкышлады һәм киләчәктә дә Президент итеп Рөстәм Миңнехановны күрәсе килүләрен белдереп, бердәм булып кулларын күтәрде.
Ирина Апачаева
Автор фотолары
Раиф Сафин, профком рәисе:
– Алда торган сайлаулар республика, безнең шәһәр, нефтьчеләр өчен генә дә түгел, һәр кеше тормышында да мөһим вакыйга. Шуңа күрә без үзебезнең гражданлык позициябезне күрсәтергә тиешбез. Татарстанның гөлбакчага әйләнә баруын һәрберебез күреп тора. Бу, әлбәттә, беренче Президент, аннан эстафетаны кабул итеп алып, бу эшне дәвам итүче Рөстәм Миңнеханов хезмәте нәтиҗәсе. Профсоюз лидеры һәм гади кеше буларак, мине республиканың социаль сәясәттәге казанышлары шатландыра. Бу спорт үсеше, ветераннар турында кайгырту, яшьләр сәясәте, балаларны сәламәтләндерү, лаеклы заманча эш урыннары оештыру да. Искиткеч “ТАНЕКО” заводы, “Аммонний”, “Алабуга”, “Иннополис” төзелде. Рөстәм Нургалиевич җитәкчелегендә башкарылган эшләрне санап бетерү мөмкин түгел. Без Татарстан Президенты вазифасына иң лаеклы кандидат Рөстәм Миңнеханов дип саныйбыз. Аның өчен тавыш бирү – Татарстанның, Әлмәтнең, нефтьчеләрнең матур киләчәге дигән сүз.
Виктор Журавлев, 3 нче ЦДНГ операторы:
- Рөстәм Миңнеханов безнең шәһәр, нефтьчеләр, производство үсеше өчен нык тырыша. Производство үсештә икән, димәк, безнең өебездә, гаиләдә дә тыныч, имин. Бу һәрберебез өчен мөһим.