Добавить новость
smi24.net
Все новости
Июль
2015

Бер маньякны гомерлеккә утыртканнар

0
Тикшерү органнары тарафыннан тупланган дәлилләрне суд,  хөкем карары чыгару өчен җитәрлек, дип тапты. Шулай итеп, 33 яшьлек Алексей Фәләхов РФ Җинаять кодексының 131 нче маддәсе 1 нче бүлеге (көчләү) һәм 105 нче маддәнең 2 нче бүлеге "а", "к" бүлекчәләре (көчләү һәм ике кешене үтерү) буенча гаепле, дип табылды.
Суд һәм тикшерү органнары тарафыннан ачыкланганча, 2011 елның 7 октябрендә Фәләхов "КамАЗ" машинасы белән Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылыннан чыгып барышлый М-7 трассасында моңа кадәр таныш булмаган 51 яшьлек хатын-кызны утырта, илтеп куярга тәкъдим итә. Юлда алар арасында бәхәс чыга һәм ир-ат әлеге хатын-кызны бау белән буып үтерә. Шуннан Фәләхов аның үле гәүдәсен ташлап калдырып, җинаять кылынган урыннан табан ялтырата.
 
2012 елның 19 апрелендә Балык Бистәсе – Анатыш авылы юлында Фәләхов машинасына 29 яшьлек хатын-кызны утырта. Һәм юлда барганда маршруттан тайпылып, рулен Корноухово авылына – кеше аз йөргән урынга таба бора. Шунда ул хатын-кызның башына суга, машинадан сөйрәп төшереп көчли һәм күкрәгенә 5 тапкыр пычак белән чәнчи. Әлеге хатын-кыз урында ук вафат була.
 
 
Җинаятьченең эзенә 2014 елда төшәләр. Моңа кадәр ул инде 8 тапкыр хөкем ителгән була. Аның гаебен хатын-кызларның киемендә калган матдәләргә ДНК-экспертизасы нәтиҗәләре буенча исбатлыйлар.
 
Татарстан Югары суды Алексей Фәләховны махсус режимлы колониягә җибәрү шарты белән гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте.
 
http://intertat.ru/














Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *