Кәҗә асраучыларга дәүләт ярдәм күрсәтәчәк
Менә берничә ел инде республикабыз хөкүмәте сыер асраучы хуҗалыкларга акчалата ярдәм күрсәтә.
Бу күркәм гадәт быел да гамәлдә калды. Республикабыз лидеры авыл җирләрендә сыер асраучы гаиләләргә бер сыерга–өч, ә кәҗә асраучыларга һәр баш өчен берәр мең сум ярдәм күрсәтү турында карар кабул итте. Тик урыннарда сыер, кәҗәнең гомуми саны авыл җирлекләрендәге хуҗалык кенәгәсендә теркәлергә тиеш.
Фото: