Бәхетле әби
Ольга Степановна Баранова Биектауның шушында туган, шушында үскән һәм шушында яшәүчеләреннән берсе.
Ул – хәзерге буыннар башкалардан ишетеп кенә белә торган вакыйгаларның җанлы шаһиты. Авылдагы чиркәүне ничек җимергәннәрен дә, сугыш вакытында безнең территориядә дивизия оештырганнарын да, авылның 30-60 нчы елларда нинди булганын да яхшы хәтерли.
Ольга Степановна 1925 елда тугыз балалы ишле гаиләдә туа. Кызга 8 яшь булганда әнисе үлеп китә. Әтисе икенче тапкыр өйләнә – ике балалы хатынны ала. Бәхеткә, үги әни бик тә мәрхә-мәтле һәм яхшы күңелле булып чыга. Иренең балаларын да үзенекеләр кебек якын итә.
Ольга Баранованың тормышында шундый кызыклы вакыйга булган. Бу турыда ул балаларына да, оныкларына да инде күп сөйләгән. Сугыш башланыр алдыннан ул, гаиләдәге тормышның авырлыгын, кияргә киемнәр дә булмавын тасвирлап, Сталинга ике тапкыр хат язган. Нәтиҗәсенә караганда, хатлар Мәскәүгә барып иреш-кән, чөнки балаларның барысына да өс киемнәре җибәргәннәр.
Бөек Ватан сугышы башланганда Ольга 6 нчы сыйныфны тәмамлаган була. Шуннан соң аңа уку эләкми инде. Яшь кызга Яшел Үзән районында урман эшләрендә, агач әзерләүдә көч түгәргә туры килә. Аннары ул хәрби частьтәге складка урнаша.
Сугыш азагында авылга өч тапкыр яраланган солдат Сергей Баранов кайта. 19 яшендә ул күзсез калса да, үзен инвалид дип санамый, читенсенә. 1946 елда Ольга белән Сергей өйләнешәләр. Аларның өч уллары һәм бер кызлары туа. Ольга Степановнаның ире кыска гомерле булып чыга. Ул хәтта пенсия яшенә дә җитә алмый. Зур ихтыяр көченә ия булган бу хатынның тормышында югалтулар моның белән генә бетми. Кече улы Владимир фаҗигале төстә һәлак була.
Ольга Степановна гомере буена үзенең туган авылында яши. Уллары Николай, Михаил һәм кызлары Антонина, үсеп җитеп, үзләре гаилә корганнар. Хәзер әбинең алты оныгы, алты оныкчыгы бар. Ике килене белән дә дус-тату мөга-мәләдә яшиләр.
– Пенсиямнән дә канәгать, фронтовик толы буларак, миңа квартира биргәннәре өчен дә җитәкчеләргә һәм район башлыгына бик зур рәхмәт. Мин кызым белән киленем тәрбиясендә. Балаларымны, оныкларымны һәм оныкчыкларымны минем турыда шулай кайгыртканнары өчен Ходай сәламәтлектән аермасын! Мин – бәхетле әби, – диде миңа юбиляр.
Шушы көннәрдә Ольга Степановнага 90 яшь тулды. Аны, өенә барып, район һәм Биектау авыл җирлеге җитәкчеләре, шулай ук һәвәскәр артистлар – “Яблоневый ряд” фольклор төркеме котлады. Биектау авыл җирлеге башлыгы Геннадий Беспалов Ольга Степановнаның үз вакытында авыл Советы хезмәткәре саналуын – христианнар зиратындагы тәртип өчен җаваплы булуын да билгеләп үтте. Тыл хезмәтчәне буларак, ул быел “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” дигән медаль белән бүләкләнде.
Тормыш дәвам итә. Аның күпсанлы туганнары, иң якын кешеләре Ольга Степановнага күтәренке күңел һәм нык сәламәтлек телиләр.